Гагарин кубогы Самарада кунакта

S6Tqf1K6kdvP42WExsA6B2p_CtWnoxg3VKx3zzvMpDxAFaioipG2jmkILgLaI-rlSBF9W4OOY5LSFN0ZXOB1BHclСамараны бөтен дөньяга таныткан талантлы спортчы якташларыбыз йолдызлыгында тагын бер яңа йолдыз кабынды. Ул – Мәскәүнең ЦСКА хоккей клубы составында уйнаучы, 2021 — 2022 ел сезонында Континенталь хоккей лигасы җиңүчесе Таһир МИНГАЧЕВ. 30 апрельдә аның командасы, “Металлург” клубын җиңеп, икенче тапкыр Юрий Гагарин исемендәге кубок иясе булды. КХЛ чемпионатында ЦСКА составында яшь хоккейчы инде икенче сезон чыгыш ясый. Ул һөҗүмче позициясендә 63 номер астында уйный.

13 майда ЦСКА клубы һөҗүмчесе әлеге “трофейны” туган шәһәренә алып кайтты. “Яктылык” мәктәбендә укыган егет эшлекле сәфәрен яраткан мәктәбеннән башлады. Таһир белән очрашуга мәктәп укучылары һәм хезмәткәрләре генә түгел, хоккей җанатарлары һәм аның белән бергә укыган сыйныфташлары да килгәннәр иде. Шыплап тулган актлар залыннан якташыбызга сораулар явып кына торды. Кунакларны уңышка ирешү серләре, хоккей спортының үзенчәлекләре, егетнең киләчәккә планнары кызыксындырды.

- Хоккей белән мин 4 яшемнән шөгыльләнә башладым. 16 ел дәвамында бу спортка килүемә бер дә үкенмәдем, уңышсызлыклар мине чигендермәде, алга атларга, тагын да күбрәк эшләргә этәргеч булдылар. Уңышның төп сере – тырышлыкта. Тырышыгыз, үз-үзегезгә ышаныгыз. Дөресен генә әйткәндә, кайчан да булса Гагарин кубогын отармын дип уйламаган идем. Күргәнегезчә, барысы да мөмкин! — дип сөйләде Таһир. — Хоккейдан тыш мин һөнәри белем алуымны да дәвам итәм. “Яктылык”та 9 сыйныфны тәмамлаганнан соң мин Самараның Энергетика көллиятендә укыдым. Хәзерге вакытта Самараның Техник университетында белем алу¬ымны дәвам итәм. Вакыттан дөрес файдаланганда, барысына да өлгереп була, — дип аңлатты спортчы.

Укытучылар Таһирның мәктәптә укыган чакларын искә алдылар. Барысы да аның тырыш, ярдәмчел, сүзендә торучан, максатчан егет булуы турында сөйләделәр. География укытучысы Рәсимә Алюшева: “Таһир белән дә, абыйсы Альмир белән дә разведкага барыр идем. Чөнки алар ышанычлы, көчле рухлы, тапкыр егетләр”, — дип билгеләп үтте. Таһирның беренче укытучысы Рәмзия Зарипова һәм озайтылган көн группасы җитәкчесе Фәүзия Дәүләтбаева хәтерендә дә ул искиткеч актив, үткен, көләч йөзле, аралашучан малай булып калган.

- Башлангыч сыйныфларда мин Таһир белән бер парта артында утырдым, — дип сөйли Ләйсән Мөхетдинова. — Ул бик шаян иде, бөтенесе белән дә уртак тел таба белде. Кайвакыт, өй эшләрен эшләргә өлгермәгән чакта, мин аңа булыша идем. Укудан буш вакытын тулысынча спортка багышласа да, беркайчан да зарланмады, укуы аксамады. Дәрескә нык әзер булмаса да, аптырап калмый иде, икеледән аны тапкырлыгы, зирәклеге коткарып кала иде, — дип елмая Таһирның сыйныфташы. — Гомумән, ул һәрьяклап талантлы кеше. Иван Бунинның “Гайавата И Мэджекивис” поэмасын яттан сөйләп, бөтенебезне таң калдырганы әле дә исемдә. Ул аны шулкадәр оста итеп сөйләде ки, аның чыгышын карарга башка укытучылар да җыелганын бик яхшы хәтерлим, — дип искә ала Ләйсән.

Очрашуга Таһир әтисе Равил, абыйсы Альмир һәм энесе Алмаз белән килгән иде. Альмир – футбол, ә Алмаз хоккей белән шөгыльләнәләр икән.
— Шундый зур уңышларга ирешсен өчен баланы ничек тәрбияләргә? — дип сорадым Равил абыйдан. — Улыгызның арыган, спортны ташларга ниятләгән чаклары да булгандыр, бәлки?

- Төрле чаклар булды. Баланы тәрбияләү турында озак сөйләргә була. Әмма, минемчә, иң мөһиме – балага кычкырып, аны һәрдаим әрләп тору бер дә кирәкле нәрсә түгел. Сабыең белән уртак тел таба белергә, ышанычлы дус була белергә кирәк. Ата-ана сабырлыгы балага үрнәк булырга тиеш. Үз үрнәгеңдә тәрбияләү — иң нәтиҗәлесе, — ди өч малай атасы. — Улларымның тәртипле, эшчән, максатчан булып үсүләрендә “Яктылык” мәктәбенең роле дә бик зур. Мондагы дустанә мөнәсәбәт, укытучыларның игътибары, өйдәгечә җылы атмосфера балалар өчен бик мөһим. Форсаттан файдаланып, моның өчен мәктәп директорына һәм барлык укытучыларга олы рәхмәтләремне җиткерәм, — ди Равил әфәнде.

Таһирның уңышлы булып үсүендә тагын бер мөһим нәрсә турында мәктәпнең хуҗалык бүлеге мөдире Надежда Юрьевна болай сөйләде:
— Бу уңышлы хоккейчының әнисе Альмира һәйкәл куярлык кеше. Ул һәр көнне диярлек, Таһирның хоккей формасы, тимераяклары, клюшкасы тутырылган күтәргесез авыр сумкасын иңенә асып килеп, улын каршы ала да шәһәрнең икенче башына тренировкага илтә иде. Аннары үз эшенә кайта. Кичен малайны спорт мәктәбеннән алып өйгә кайталар. Нинди генә һава торышы булса да, тренировкаларны калдырмыйлар иде. Бу картинаны мин 1 сыйныфтан башлап, Таһир 9 сыйныфны тәмамлаганчыга кадәр күзәттем. Ана кешенең йөзендә беркайчан да арыганлык, канәгатьсезлек күрмәдем. Ул һәрвакыт ачык йөзле, улы белән бик йомшак сөйләшә иде. Һәм менә, бу ана хезмәте, ана назы, ана җылысының нәтиҗәсе бүген каршыбызда басып тора.

Очрашуга килгән кунаклар арасында хоккейчы майкасы кигән бәләкәй генә малай да бар иде. Кечкенә спортчы Рөстәм Ярмөхәммәтов быел “Яктылык” мәктәбенең 1 сыйныфына укырга керә. Ул да, Таһир кебек үк, хоккей белән шул ук спорт мәктәбендә шөгыльләнә икән. Мәктәп директоры Радик Газизов искәртеп үтүенчә, кечкенә Рөстәм Таһирның юлын кабатлау турында хыяллана. Киләчәктә аны да шундый ук зур уңышлар көтә, дип ышанасы килә.

Эльмира СӘЙФУЛЛИНА.

«Бердәмлек».

Просмотров: 914

Комментирование запрещено