«Сәләт»кә кабаттан килгән баланың татар телен өйрәнү дәрәҗәсен тикшерүне кертергә телиләр

0db652976bea36a2d77ff2a590df27dcТатар телен начар белгән яки белмәгән бала икенче тапкыр «Сәләт» лагеренә эләгү өчен телне белү дәрәҗәсе артуны күрсәтергә тиеш була.

Татар телен белмәгән яки начар белгән бала «Сәләт» форумына кабаттан килгән очракта, аның татар телен өйрәнү дәрәҗәсен тикшерү системасын кертергә уйлыйлар. Бу хакта Татарстанның яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов әйтте. 

«Сәләт»кә икенче, өченче, дүртенче тапкырлар килүче кешеләрнең татар телен белү дәрәҗәсе үсәргә тиеш. Ул күрсәткечне тикшерүнең системасын булдыру безнең бурыч булып тора. Мәсәлән, кемдер килде, аңа ошаган, ди. Икенче тапкыр килергә тели икән, ел дәвамында татар телен өйрәнү дәрәҗәсе үсүен күрсәт», – дип сөйләде министр. 

Аның фикеренчә, тел белемен тикшерү үзара сөйләшү форматында булырга мөмкин

«Аны уйлап бетерергә кирәк. Ул тест формасында гына булырга тиеш түгел. Чыннан да объектив булсын иде. Ул күрсәткечне кертүдән балалар саны кимемәс дип уйлыйм», – диде ул.

tatar-inform.tatar

Просмотров: 489

Комментирование запрещено