Тимур Сулейманов: Форум «Биляр» можно назвать самым большим палаточным лагерем в России / Тимур Сөләйманов: «Сәләт»нең Биләр форумын Россиядәге иң зур чатырлы алан дип әйтеп була

31588f646537f9917c030199f0ae422aФорум «Биляр» молодежной организации «Сэлэт» — самый большой палаточный лагерь в России. Детский лагерь такого формата организует только Татарстан, рассказал на пресс-конференции в «Татар-информе» министр по делам молодежи РТ Тимур Сулейманов

По словам министра, опытом татарстанцев интересуются их федеральные коллеги, которые решили направить в Биляр группу из 300 человек.

«Форуму придает дополнительный вес историческая ценность места его проведения. В то же время он предлагает сильную образовательную программу. Кроме того, дети здесь находят себе друзей. Мы хотим, чтобы одаренные и стремящиеся к знаниям дети познакомились, подружились. Четвертая цель форума — татарский язык. Миссия организации „Сэлэт” — создание татароязычной среды», — рассказал Сулейманов.

Директор молодежного центра «Сэлэт» Айгуль Габдрахманова напомнила, что при проведении форума уделяется большое внимание соблюдению правил безопасности.

«Мы подчиняемся правилам Министерства внутренних дел, Министерства по чрезвычайным ситуациям, Роспотребнадзора, с ними работаем. Родителям нет оснований беспокоиться. Они всегда могут связаться в вожатыми. Также уделяем внимание психологическому здоровью ребенка», — пояснила она.

С 26 июня по 8 августа в Билярском историко-археологическом музее-заповеднике на территории Алексеевского района РТ пройдет XI Международный молодежный образовательный форум «Сэлэт». Будут организованы шесть профильных смен, в ходе которых ведущие эксперты, ученые, деятели культуры и искусства Татарстана и России проведут мастер-классы, лаборатории и тематические площадки.

Первая смена «һөнәрләр Биләр форум» окажется посвящена навыкам, которые обеспечивают эффективность профессиональной самореализации. Она стартует 26 июня. Творческая смена «Иҗат Биләр форум» будет работать с 3 по 8 июля. Третья смена — социальных навыков («Социаль күнекмәләр Биләр форум») запланирована на 11–16 июля. Смена информационных технологий «Мәгълүмати технологияләр Биләр форум» пройдет 28 июля — 1 августа. Лидерский форум состоится с 4 по 8 августа. Через проект «Җанлы Сәләт» («Живой Сэлэт») с работой смен можно будет знакомиться онлайн в официальных аккаунтах организации во «ВКонтакте» и на YouTube.

tatar-inform.ru

***

26 июньнән 8 августка кадәр Татарстанның биләр тарихи-археологик музей тыюлыгында XI Халыкара «Сәләт» яшьләр уку-укыту форумы узачак

Татарстанның яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов сүзләренчә Биләрдә уза торган «Сәләт» форумы Россиядәге иң зур чатырлы алан булып тора.

«Балалар өчен мондый форматтагы зур аланны Татарстан гына оештырды. Шуңа күрә федераль хезмәттәшләребез дә безнең тәҗрибә белән кызыксына. Алар аланга өч йөз кешелек төркем җибәрә», – дип сөйләде ул «Татар-информ» агентлыгында узган очрашуда. 

Аның сүзләренчә, форум күпкырлы мәгънәгә ия. «Беренчедән, ул урынның тарихи кыйммәте белән бәйле. Икенчедән, уку-укыту программасы да бик көчле. Өченчесе – яңа дуслар. Кемдер үзенә чын дусны таба, бездә андый мисаллар бик күп. Безнең максат – сәләтле һәм белемгә омтылган балаларны таныштыру. Дүртенчесе – татар теле. «Сәләт»нең миссиясе – татар теле өчен мохит булдыру», – диде ул. 

«Сәләт» яшьләр үзәге директоры Айгөл Габдрахманова форумда куркынычсызлык таләпләренә зур игътибар бирелүне искәртте.

«Без бөтен катнашучыларның сәламәтлеге өчен җаваплы. Без Эчке эшләр министрлыгы, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, Роспотребнадзорның таләпләренә буйсынабыз, алар белән эшлибез. Әти-әниләргә курку өчен урын юк. Алар һәрвакыт әйдаманнар белән элемтәгә керә ала. Шулай ук баланың психологик сәламәтлегенә дә игътибар бирәбез», – диде ул. 

Аның сүзләренчә, быел форумда катнашучылар өчен Биләр шәһәрчегенә һәм изге чишмәгә экскурсияләр каралган. 

26 июньнән 8 августка кадәр Татарстанның Биләр тарихи-археологик музей тыюлыгында XI Халыкара «Сәләт» яшьләр уку-укыту форумы узачак. Форум кысаларында алты смена үтәчәк. Форумга ул юнәлешләрдә профессионал булган укытучылар чакырылган. 

Беренче смена – Һөнәрләр Биләр форум 26 июньдә ачыла. Иҗади смена – Иҗат Биләр форум 3-8 июль көннәрендә узачак. Өченче смена – Социаль күнекмәләр Биләр форум 11-16 июль көннәрендә булыр дип көтелә. Мәгълүмати технологияләр Биләр форум сменасы 28 июль-1 августта узачак. Лидерлык буенча форум 4-8 августта була.

«Җанлы Сәләт» проекты аша сменаларны форумның «Вконтакте» һәм You Tube рәсми аккаунтларыннан онлайн карап булачак.

tatar-inform.tatar

Просмотров: 567

Комментирование запрещено