Мастер декоративно-прикладного искусства Самарской области Г.Насырова провела его на высочайшем уровне с углубленным экскурсом в историю этого популярного элемента женского национального костюма.
Съёмочная группа ТВ «Губерния», журналист Татьяна Пецина снимали репортаж, который выйдет в ближайшие дни, о чем мы сообщим дополнительно.
В мероприятии приняли активное участие главные редакторы газеты «Бердэмлек» Эльмира Шавалеева и сайта «Дуслык» Айгуль Минастинова, также являющаяся куратором «Ак калфак».
Также были приглашены заместитель председателя организации, руководитель направления «Национальная кухня» Галия Аюпова, представитель самарского отделения Ильхамия Каримова, проживающая в посёлке Венера Похвистневского района.
В атмосфере непринуждённой дружеской беседы на многие актуальные темы, с исполнением народных песен, пролетело почти 3 часа.
По понятным всем причинам пандемийного характера, работа организации на протяжении почти 2 лет велась удалённо, все присутствующие отметили своё желание к проведению активных мероприятий в ближайшее время.
Галия Аюпова вышла с предложением проведения мастер-класса по национальной кухне, что было горячо всеми поддержано.
Благодарим Гульнару Насырову за её инициативу и мастерство, надеемся на дальнейшие интересные встречи и желаем процветания «Золотой иголочке».
Айсылу АБДЕЕВА.
***
Декоратив-гамәли сәнгать остасы Гөлнара Насыйрованың “Алтын энә” остаханәсендә татар хатын-кызларының бизәнү әйбере булып саналган, шул ук вакытта күз тиюдән дә, суыктан да саклаган изү тегү буенча мастер-класс уздырылды. Чарага Самараның “Губерния” телевидениесе операторы һәм журналист Татьяна Пецина да килгәннәр иде. Бу чара “Алтын энә” милли күлмәк тегү остаханәсенең 12 еллыгына багышланды.
Журналист Татьяна Пецина һәм оператор өстәлдә җәеп салынган лента-тукымаларны, сәдәф-төймәләрне, тырышып-тырышып кулдан тегеп утырган хатын-кызларны видеога төшереп кенә калмадылар, һәрберсенең остабикә-хуҗабикәгә карата фикерләрен дә сораштырдылар. Гөлнара Насыйрова турында катнашучылар бик күп яхшы фикерләр әйттеләр. Бер сүз белән әйткәндә, кулларыннан гөлләр түгелә, осталыгы да, зәвыгы да бар, татар халкының гореф-гадәтләрен саклауга да зур өлеш кертә. Шул ук вакытта хәзерге заман киемнәрен миллиләштереп, һәр көн киеп йөрерлек костюмнар да эшләп чыгара, — дип, камерага сөйләделәр милли оешмаларның иң актив әгъзалары – Самараның “Ак калфак” оешмасы директоры һәм “Дуслык” иҗади-иҗтимагый оешмасы сайтын алып баручы Айгөл Минастинова, әлеге оешманың җитәкчесе урынбасары Галия Әюпова, әгъзалары Айсылу Әбдиева һәм Илһамия Кәримова һәм мин, бөтен милли эшләргә тыкшынып йөрүче Эльмира Шәвәлиева гына, изү тегүдә катнаштык. Ә хатын-кызлар җыелган җирдә, үзегез дә аңлыйсыздыр, куллар эшли тора, ә телдән тәмле сүз, моңлы җыр төшми. Изү тегү – бер нужа булса, бизәү эше иң четереклесе. Шул бер үк материалдан, бер төрле диярлек тасмалардан һәм төймәләрдән биш төрле изү килеп чыкты һәм мактанышу, чагыштыру башланды. Һәркем үз эшен яхшы дип бәяләсә дә, беренче урын Айгөл Минастиновага тәтеде. Талантлы кеше бөтен нәрсәдә дә талантлы, дип юкка гына әйтмиләр. Ике ел элек иң чибәр Самара кызлары арасында иң-иң чибәре дип табылган Айгөл әле үҗәтле кул эшләре остасы да, уңган һәм булган хуҗабикә дә, сәләтле язучы да булып чыкты. Шундый яшьләребез булганда, милли эшләребезне дә ышанычлы кулларга калдырабыз икән, дип шатланып, изү тегү буенча беренчелекне аңа тапшырдык.
Эльмира ШӘВӘЛИЕВА.
«Бердәмлек».
Просмотров: 712