Камышлы районы администрациясе хезмәткәре Гүзәлия ханым МИНҺАҖЕВАга!

7MD7U8iMCBwХөрмәтле Гүзәлия ханым!

Сезне ихлас күңелдән туган көнегез белән тәбрик итәм. Сез милли рух, милли аң сеңдереп, ике ул үстерәсез. Тормышыгызда тынычлык, бәрәкәт, бәхет теләп калам. Якыннарыгызның хөрмәтен һәм мәхәббәтен һәрвакыт тоеп яшәгез. Эшегездә яңадан-яңа уңышлар насыйп булсын.

origИ.Г.Шәкүров,

өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты.

«Түбәтәй» туклану челтәре җитәкчесе, Камышлы авылы егете Солтан Эдуард улы САФИНга!

5697c001cc94fСолтан әфәнде!

Сезне туган көнегез белән котлап, ныклы тазалык, озын гомер, ак бәхетләр белән мул тормышта яшәвегезне телибез. Барлык ният-максатларыгыз гамәлгә ашсын. Аллаһы Тәгалә җан тынычлыгы, чиксез шатлыклар насыйп итсен.

И.Г.Шәкүров, өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты.

Наилә Ильяс кызы ШӘКҮРОВАга! / Наиле Ильясовне ШАКУРОВОЙ!

52Сөеклебез!

Сине туган көнең белән ихлас күңелдән кайнар котлыйбыз! Шушы шатлыклы, куанычлы көнеңдә сиңа  язның дәртле сулышын, җәйнең сафлыгын, айның серлелеген, йолдызларның гүзәллеген, җан-бәгырьнең түземлеген телибез! Бәхет инешең тулып аксын, көннән-көн артсын, мәхәббәт чишмәң чиста, саф булсын. Йөрәгеңә ил таянырдай көч-куәт өстәлсен. Сөяргә-сөелергә Ходай насыйп итсен, бәхетеңнең якты бизәкләре күңелеңә энҗе-мәрҗән булып ятсын, хыялларың тормышка ашсын, тугры дусларың янәшә булсын!

Самар, Мәскәү, Ульян, Казан шәһәрләрендә яшәүче барча туганнарың исеменнән әти-әниең.

* * *

2009_0Дорогая, милая Наиля!

Поздравляем тебя с с днем рождения! Пусть жизнь будет радужной и светлой, а судьба — счастливой и доброй. Желаем несомненного успеха в любом деле и невероятной бодрости в теле, славного настроения и большого везения.

Родители, самарские, московские, казанские, ульяновские родственники.

 

«Самар татарлары» журналының баш мөхәррире, Региональ Диния нәзарәтенең матбугат сәркатибе Данияр Ирек улы СӘЙФИЕВкә!

212627671Хөрмәтле Данияр әфәнде!

Шушы матур бәйрәмегез уңаеннан җылы, якты те­ләкләр кабул итеп алыгыз.  Киләчәктә дә хезмәтегез дәвамлы булып, мил­ләтебезне, динебезне һәм гореф-гадәтлә­ребезне саклауга багышланган гомерегез озын булсын һәм сәламәтлектә узсын. Тормышыгызда тынычлык, бәрәкәт, бәхет теләп калам. Якыннарыгызның хөрмәтен һәм мәхәббәтен һәрвакыт тоеп яшәгез. Иҗат ялкыныгыз сүнмәсен, сүрелмәсен. Тагын озак еллар халкыбызга тугрылыклы хезмәттә булырга насыйп итсен!

И.Г.Шәкүров, 

өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты.