Хәния Фәрхигә һәйкәл куялар

news_36968Халкыбызның яраткан җырчысы Хәния Фәрхинең вакытсыз арабыздан китүенә быел биш ел тула. Менә биш ел инде халкыбыз аның туган көнен — 30 майны сагышта үткәрә. Әмма җыр яратучылар, Хәнияне сагынучылар аны онытмый.

Ике елга бер тапкыр Башкортстанның Тәтешле районы Югары Тәтешле авылында «Онытылыр димә» исемле фестиваль- бәйге уздырыла. Быел аның икенче турына Хәния Фәрхи иҗатына гашыйк 33 кеше үткән. Анда Татарстан данын Чаллы кызы Гүзәл Хәкимуллина белән Мөслим кызы Эльза Хисамиева яклый.  

Хәния ханымның гаиләсе, туганнары тырышлыгы белән Тәтешледә Хәния Фәрхинең тормышына һәм иҗатына багышланган, экспонатларга бай, музей эшли. Аңа халык эзен суытмый.  

Тиздән Югары Тәтешленең үзәгендә яраткан җырчыбызга һәйкәл дә куелачак. Аны урнаштыру, янын төзекләндерү эшләрен 30 майга тәмамларга җыеналар. Һәйкәлне ачу тантанасы 30 майда 15 сәгатьтә була. Шул ук көнне «Онытылыр димә» фестиваленең быелгы җиңүчеләрен игълан итәчәкләр. 30, 31 майда Тәтешледә һәм Бардада искә алу концертлары уза. Җырчының исемен мәңгеләштерү буенча эш дәвам итәчәк. Алар турында соңрак хәбәр итәрбез. Безне күзәтеп барыгыз. 

matbugat.ru

Просмотров: 590

Комментирование запрещено