Сезнең  батырлыклар мәңге онытылмас…

222

Мәгъдән абый Кәбиров.

Сугыш… Бу   сүзләрдә мәңге  юылмас  күңел  яралары, ватылган-җимерелгән  кеше  язмышлары, өзелгән  гомер, чәчәк   аталмаган  мәхәббәт, ятимлек дисеңме, ачлык-ялангачлык күренеп  тора.

Сугыш… Бу  сүзне ишетүгә йөрәгебез  дерт итеп,  сискәнеп  китә. 1418  көн  дәвамында күпме кеше гомере фашист пулясыннан киселгән…

Безнең Яңа Ярмәк авылында җиңү  алып килгән ветераннарыбызның  берсе дә юк  инде.  Бүгенге язмам герое — Бөек Ватан сугышы  мәшхәрендә исән  калып, гомер буе  хезмәт итеп яшәгән  хезмәт  һәм сугыш  ветераны Мәгъдән  абый  Кәбиров. 

Мәгъдән абый 1925 елда Зәки  абый белән Мәгъмурә апай гаиләсендә дөньяга  килә. Белемгә  омтылса да,  укырга  туры  килми,  4 сыйныфны  гына тәмамлый. Бик яшьли әтисе белән  бергә  колхоз  эшенә тотына. Әнисе дөнья куйганда аңа бары тик 12 яшь  кенә була.  Ничек инде  эшләмисең, яшисе  дә яшисе бит әле.

Сугыш  башланганда аңа  16  яшь була. Апалары белән игенчелектә дә, терлекчелектә дә  эшли. Көннәр  төннәргә  ялганалар.

1943 елның мартында егеткә  18 яшь  тула һәм аны  армиягә  алалар,   шуннан  сугышка да китә.
Кораллы  көчләр сафына   алына   һәм   Ватанны фашист  илбасарларыннан  саклый  башлый.  Озак та  үтми  Мәгъдән  абыйны  санитар  итеп билгелиләр. Ул 1945 елның  5  маена  кадәр  1926нчы санитар танк бригадысы составында  хезмәт  итә. 1943  елның   2  мартында  каты яраланып,  госпитальдә ятып  чыга  һәм  яңадан  сугышка  китә.

Сугыштан  соң  туган  авылына — Яңа Ярмәккә  кайта, ләкин күкрәге  тулы медальләр  белән  бизәлгән  фронтовикны   авылда  җиңел  тормыш  көтеп  тормый. Ул  җиң  сызганып  балтачы  булып  эшли  башлый.

Батыр, таза, үрнәк  егетне  кем  генә  яратмасын икән. Юк  шул,  егетнең  күзе  акыллы, зифа буйлы, тыйнак  кызга  төшә. Ул  Ркыя  апай  була.

Ркыя апабыз  7 сыйныфны  бишлегә генә  укып  чыга, ләкин Гариф  абзыйларның  кызны  укытырлык   мөмкинчелекләре  булмый  шул. Ркыя апа колхозга хисапчы   булып  урнаша. Ул  эшен  бик  тә  ярата, тырышып  эшли, аңламаганнарын  сорый.

Яшьләр  дуслашып  йөриләр, дуслыклары  мәхәббәткә  әверелә. Шулай  итеп 1948 елның 3 июлендә  никахлар  укытып, советка  барып  язылып,  бергә  яши башлыйлар.  Уйланалар, киңәшәләр  дә  1950 елны  Төрекмәнстандагы Небит-Дагка  эшкә  китәләр. 

Барып  урнашу  белән  яшьләргә баракта торыр  урын  бирәләр. Мәгъдән  абый столяр  һәм  балтачы булып  урнаша. Пенсия  яшенә  кадәр бер  урында эшли.  Шөгылен бик ярата.

Гаиләләрен тулыландырып, кадерледән  кадерле булып мәхәббәт  җимешләре дөньяга  аваз  салалар. Гөлҗиһан  апа — 1951 елда, Наил — 1954  елда, Әлфия — 1960  елда. Еллар авыр  дип  тормаганнар, нәсел агачын  дәвам  иттереп акыллы, тәүфыйклы, мәрхәмәтле  балалар  устергәннәр. 

Тора-бара  үз  почмакларын  булдырып,  барактан   фатирга күченәләр. Ркыя  апа ательега  эшкә  урнаша, шунда  укып   тегүче була, тора-бара  ябучы (закройщица)  булып  эшли  ул. Балалар  зур  уку йортларында белем алалар.

Ркыя  апа, Мәгъдән абый  күпме юллар  үткәннәр, күпме  сөенечләр  кичергәннәр, күпме  утлар  йотканнар. Ничек  кенә  булса да,  гаилә  учагын  сүндермичә  яши  белгәннәр. Бер-берсенә  кирәк, терәк  булып, шатлыгын да, газабын  да  уртаклашып, җан җылысын  тоеп, гомер  кичергәннәр.

Пенсия   яшенә  җиткәч,  1987 елны Тольяттидан  йортлар  алып, бирегә күченәләр. Анда да  кул  кушырып  утырмыйлар. Мәгъдән абый балтачы  булып, Ркыя  апа  төгүче  булып  эшлиләр.  Икесе  дә  — хезмәт ветераннары, стажлары  — 45  елдан  артык. 

Кызларының тормышлары  җитеш,   Аллаһыга  шөкер. Артык уңганнар-булганнар. Инде  оныкларының  да  игелекләрен  күреп, булганына  шөкер  итеп,  гомер  кичерәләр. Йорт-җирләре  матур, сокланып  туймассың.

Ркыя  апага  килгәндә, ул инде  күптән  җир куенына  кереп ятты. Ә  Мәгъдән абый  90  яшенә  кадәр ялгыз яшәде. 9нчы  май  саен  кызлары һәм  оныклары Мәгъдән  абыйны  зурлап, табыннар  корып, чәйләр  эчеп,  җырлашып-елашып,  бүгенге  матур  тормышка  куанып,  Ходайга  тапшырып, Җиңү  көнен бәйрәм итеп яшәделәр.

Хәзер  инде  Мәгъдән  абый да  юк. Искә  алуларым  барысына  да  дога  булып  барсын, урыннары  оҗмах  түрләрендә  булсын, Ходаем. Балалары, оныклары  киләчәктә  дә  исәнлектә, матур гомер  кичерсеннәр иде. 

Дөньялар  тыныч  булып,  шөкер  кылып яшәргә насыйп  ит, Аллаһы Тәгалә.  Һәммәбезгә  дә.

222

Мәгъдән абый.

333

Мәгъдән абый, Ркыя апай кызлары, оныклары белән.

333333

Мәгъдән абый, Ркыя апай оныклары белән.

555

Ветераннар арасында.

8888

Җиңү бәйрәмендә.

Рузалия ГАФУРОВА.

Яңа Ярмәк авылы, Камышлы районы.

Просмотров: 836

Комментирование запрещено