В Институте истории им. Ш.Марджани АН РТ состоялась презентация книги «Татары и чуваши — ветви одного древа», подготовленной учеными Татарстана и Чувашии.
Директор Института истории Радик Салихов поблагодарил коллег и руководство Чувашской Республики, выразив надежду, что их совместная работа будет продолжительной.
«В основных вопросах, касающихся истории двух народов, наши взгляды совпадают: есть понимание, что татары и чуваши — родственные народы. Сейчас идет новый этап истории, научные исследования тоже должны продолжаться», — сказал Салихов.
Заместитель директора по науке Чувашского государственного института гуманитарных наук Геннадий Николаев поделился деталями подготовки издания, обратив внимание на сложности в изучении исторических связей татар и чувашей.
«Трудно было даже изображение найти для обложки. Сколько ни искали, не нашли фотографию, где вместе запечатлены татары и чуваши. Обнаружили работы одного фотографа, где увидели схожесть, и взяли эти фотографии», — рассказал Геннадий Николаев.
В книге с разных точек зрения рассматриваются взаимоотношения двух народов. В издание включены материалы, созданные представителями разных отраслей науки — филологами, историками, археологами.
«Татары и чуваши — соседи и родственные народы. Переезжая в западносибирские регионы, чуваши старались селиться ближе к татарам. Знали языки друг друга, очень тесно общались. Этот позитивный опыт надо изучать. Очень много связей в истории», — подчеркнул Геннадий Николаев.
***
Тарихчылар сүзләренчә, китапта төрле өлкә белгечләренең фикерләре тупланган.
Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге тарих институтында татар һәм чуваш халыкларының тарихына багышланган яңа китапны тәкъдим иттеләр. «Татарлар һәм чувашлар – бер агачның тармаклары» дип аталган яңа басма Татарстан һәм Чувашия галимнәре белән берлектә эшләнгән.
Тарих институты директоры Радик Салихов Чувашия республикасы җитәкчелегенә һәм тарихчыларына рәхмәт сүзләрен әйтте. Бу өлкәдә уртак эшнең дәвамлы булуын теләде.
«Ике халыкның тарихына кагылышлы төп мәсьәләләрдә безнең карашлар туры килә, татарлар һәм чувашларның тугандаш булуын аңлыйбыз. Хәзер тарихның яңа этабы бара, фәнни яктан өйрәнүләр дә дәвам итәргә тиеш», – диде ул.
Чувашиянең гуманитар фәннәр институтының фән буенча директор урынбасары Геннадий Николаев хәл ителмәгән уртак мәсьәләләрнең күп булуын ассызыклады. Китапны төзегәндә килеп чыккан авырлыклар турында әйтте.
«Хәтта тышлыкка сурәт табу да авыр иде. Күпме эзләсәк тә, татарлар һәм чувашлар бергә булган сурәт таба алмадык. Бер фотографның эшләренә тап булдык, тышлыкка шул сурәтләрне урнаштырдык, фотолар бер-берсенә охшаш», – диде ул.
Тарих институтының бүлек мөдире Радик Салихов сүзләренчә, китапта ике халыкның мөнәсәбәтләре төрле яклап каралган. Анда төрле өлкә белгечләре – филолог, тарихчы, археологларның мәкаләләре кертелгән.
«Татарлар һәм чувашлар күршеләр һәм тугандаш халыклар. Чувашлар Көнбатыш Себергә күченгәндә татарлар янына урнашырга тырышкан. Халыклар бер-берсенең телләрен дә белгән, бик тыгыз аралашканнар. Бу позитив тәҗрибәне өйрәнергә кирәк, әлбәттә. Тарихта бәйләнешләр бик күп», – диде ул.
Просмотров: 731