Болгарда «1100 еллык форумы» узачак: яшьләр мөселман стартапларын башлап җибәрергә өйрәнәчәк

news_370202022 елның 23-31 июлендә Болгарда Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы кысаларында Бөтенроссия мөселман яшьләре форумы узачак. «1100-еллык форумы»нда катнашу өчен 18-30 яшьлек мөселманнар һәм мөслимәләр чакырыла.

Мөселманнарның бер атнага исәпләнгән күчмә җыены палаткалар шәһәрчегендә узачак һәм Россия өммәте файдасына социаль проектлар булдыру һәм аларны гамәлгә ашыру өчен мөмкинлекләр тудыру мәйданы булачак.

Форумның максаты – Россия мөселман җәмәгатьчелеге тормышындагы төрле мәсьәләләрне хәл итүгә кагылышлы социаль стартапларны оештырырга өйрәтү: ул халыкка дини белем бирү дә, хәйрия проектларын үстерү дә, хәләл юнәлешне киңәйтү дә булырга мөмкин һ.б. Форум белем алу, тәҗрибә һәм идеяләр белән уртаклашу, танышу өчен файдалы шартлар һәм мөмкинлекләр тудырачак. Җыен кысаларында беренче тапкыр, фикерле һәм битараф булмаган мөселман яшьләрен коммерцияле булмаган секторда берләштерү һәм аларга үз-үзләрен “табарга” булышу нисбәтеннән, махсус мәйданчык эшләячәк. Шулай итеп, форумны оештыручылар өммәткә файда китерә алырлык социаль башлангычларны ниятләп йөргән һәм актив мөселман яшьләре җәмәгатьчелеген булдыруны максат итеп куя.

Форумда катнашу өчен социаль проект булу шарт: ул идея рәвешендә яки грант алырлык әзер проект булырга мөмкин. Социаль проект дип билгеле бер төркемнең социаль проблемаларын хәл итүгә юнәлтелгән проект санала. Аның тагын бер үзенчәлеге — социаль проектның хезмәтләреннән бушлай файдалана алу.

Форум программасында шулай ук дини һәм тарихи юнәлештә белем эстәү, шәхси социаль проектларны эшләтеп җибәрүдә ярдәм итү өчен лекцияләр, тренинглар, мастер-класслар һәм практикумнар, TED һәм диспутлар, квестлар, кинозал һәм китап клубы, походлар һәм экскурсияләр каралган. Форумга гаризалар 2022 елның 10 июленә кадәр кабул ителәчәк. 

matbugat.ru

Просмотров: 1073

Комментирование запрещено