Православные и мусульманские эксперты обсудят совместные вопросы развития теологического образования в России / Православ һәм мөселман экспертлары Россиядә теологик белем бирүне үстерүнең уртак мәсьәләләре турында фикер алышачак

DSC_004109 июня 2022 года в Казани пройдет Всероссийский научно-методический обучающий семинар «Реализация основных образовательных программ высшего образования в соответствии с новыми требованиями законодательства Российской Федерации в сфере образования». Организаторами мероприятия выступают Совет по исламскому образованию РФ, Российский исламский институт, Ассоциация образовательных организаций «Научно-образовательная теологическая ассоциация» (НОТА), Фонд поддержки исламской культуры, науки и образования.

Семинар объединит экспертов православной и исламской теологии на единой федеральной площадке, что позволит в рамках межконфессионального диалога совместно решать насущные проблемы и вопросы развития теологического образования.

В пленарном заседании семинара, которое пройдет 9 июня, примут участие Председатель экспертного совета ВАК по теологии, проректор по научной работе Общецерковной аспирантуры и докторантуры Шмонин Д. В.; ректор РИИ и КИУ, председатель Совета по исламскому образованию России, заместитель муфтия РТ Мухаметшин Р. М.; начальник управления по взаимодействию с религиозными объединениями Департамента Президента Республики Татарстан по вопросам внутренней политики Дирзизов А. Р.; представители Духовного управления мусульман РТ; руководители и сотрудники Казанской православной духовной семинарии руководители и представители вузов России, реализующих направление «теология» и др..

В обучении участников семинара задействовано более 20 аккредитованных экспертов Рособрнадзора, деканы, руководители образовательных программ по теологии вузов и духовных школ, заведующие кафедрами теологии, специалисты профильных ведомств.

10 июня семинар продолжится в рабочем порядке. В ходе семинара будут рассмотрены вопросы изменений в законодательстве, регламентирующего образовательную деятельность образовательных организаций; методических и нормативных документов, касающихся сферы подготовки специалистов высшего образования; порядка составления учебных планов; правил ведения документации по учебной работе; методов и способов использования образовательных технологий, в том числе дистанционных.

Отметим, что ежегодный Всероссийский научно-методический обучающий семинар пройдет в седьмой раз, и во второй раз — в Казани.

Пленарное заседание семинара состоится 09 июня 2022 года в отеле «Корстон», по адресу: г. Казань, ул. Николая Ершова, 1А (Зал «Лермонтов»). Начало – 09:30.

Аккредитация СМИ открыта до 18:00 08 июня. Желающих принять участие просим написать на электронный адрес press-slujbariu@mail.ru, указав ФИО корреспондента и название СМИ.

Тел. для связи: +79274166010 (Ильдар Тазиев, рук. Пресс-службы РИИ).

dumrt.ru

***

2022 нче елның 9 нчы июнендә Казанда «Россия Федерациясенең мәгариф өлкәсенә караган законнарының яңа таләпләре нигезендә югары белем бирү буенча төп белем бирү программаларын гамәлгә ашыру» дигән Бөтенроссия фәнни-методик семинары узачак. Чараны Россия Федерациясе Ислам мәгарифе советы, Россия ислам институты, «Фәнни-белем бирү теология ассоциациясе» мәгариф оешмалары ассоциациясе (НОТА), Ислам мәдәниятенә, фәненә һәм мәгарифенә ярдәм итү фонды оештыра.

Семинар православие һәм ислам теологиясе экспертларын бердәм федераль мәйданчыкта берләштерәчәк, бу динара диалог кысаларында теологик белем бирүнең көнүзәк проблемаларын һәм мәсьәләләрен бергәләп хәл итәргә мөмкинлек бирәчәк.

9 июньдә узачак семинарның пленар утырышында теология буенча Югары аттестация комиссиясенең Эксперт советы рәисе, Гомумчиркәү аспирантурасы һәм докторантурасының фәнни эшләр буенча проректор Шмонин Д. В.; РИУ һәм КИУ ректоры, Россия Ислам мәгарифе советы рәисе, мөфти урынбасары  Мөхәммәтшин Р. М.; Эчке сәясәт мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Президенты Департаментының дини берләшмәләр белән хезмәттәшлек идарәсе башлыгы Дирзизов А. Р.; ТР мөселманнары Диния нәзарәте вәкилләре; Казан православие дини семинариясе җитәкчеләре һәм вәкилләре, Россиянең «теология» юнәлешен гамәлгә ашыручы югары уку йортлары җитәкчеләре һәм вәкилләре катнашачак.

Семинарда катнашучыларга белем бирүдә Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең 20дән артык аккредитацияләнгән эксперты, деканнар, югары уку йортлары һәм дини мәктәпләр теологиясе буенча белем бирү программалары җитәкчеләре, теология кафедралары мөдирләре, шушы юнәлештә эшләүче оешмалар белгечләре җәлеп ителде.

10 июньдә семинар үз эшен дәвам итәчәк. Семинар барышында мәгариф оешмаларының белем бирү эшчәнлеген регламентлаучы законнарга үзгәрешләр кертү, югары белемле белгечләрне әзерләү өлкәсенә кагылышлы методик һәм норматив документлар; уку планнарын төзү тәртибе; уку эшләре буенча документларны тутыру кагыйдәләре; белем бирү технологияләрен, шул исәптән дистанцион технологияләрне куллану алымнары һәм ысулларына кагылышлы мәсьәләләр каралачак.

Ел саен үткәрелә торган Бөтенроссия фәнни-методик укыту семинары, җиденче тапкыр оештырылып, Казанда икенче тапкыр узачак.

Семинарның пленар утырышы 2022 елның 9 июнендә «Корстон» кунакханәсендә түбәндәге адрес буенча узачак: Казан шәһәре, Николай Ершов ур., 1А («Лермонтов» залы). Башлану вакыты -09:30.

Массакүләм мәгълүмат чараларын аккредитацияләү 8 июньгә кичке сәгать алтыга кадәр (18:00) дәвам итә. Чарада катнашырга теләүчеләрнең фамилиясен, исемен һәм әтисенең исемен, массакүләм мәгълүмат чарасы атамасы турындагы мәгълүматны press-slujbariu@mail.ru электрон почтасына юллавы сорала.

Элемтә өчен телефон: +79274166010 (Илдар Таҗиев, РИИ матбугат хезмәте җитәкчесе).

dumrt.ru

Просмотров: 521

Комментирование запрещено