Кайгы уртаклашу

IMG_3282-Бүген Красный Яр районы Ялтай бистәсе мәчетенең элеккеге имамы — 83 яшьлек Сабирҗан ага МӘХМҮТОВ бакыйлыкка күчте. Без аны бик вакытсыз арабыздан киткән Cамар өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте, өлкә милли-мәдәни автономиясе мөдире Фәрхәт Сабирҗан улы Мәхмүтовның әтисе буларак та беләбез. 

Мәрхүм 4 июньдә 8.00 сәгатьтә Кызыл Яр районының Ялтай авылында җирләнәчәк. Җеназа намазы йортында (Полевая урамы, 1-2) укылачак. 

Туганнарының, якыннарының кайгысын уртаклашабыз. Мәрхүмнең урыны оҗмахта, рухы шат булсын! Иннәлилләһи вә иннә иләйһи раҗигун!

Ильяс Шәкүров, Самар өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты.


КОНТЕКСТ:

Мәхмүтовлар халыкның хөрмәтен, балаларының мәхәббәтен тоеп яшиләр

Просмотров: 1219

4 комментариев

  1. Куршебез Сабиржан эбзи урынын жэннэт турендэ булсын. Миннегел апага, балаларына Раббым сабырлык бирсен. Амин.

  2. Урыны жэннэттэ булсын Сабиржан абыйнын.!

  3. Кайгыгызны уртаклашабыз! Урыннары жэннят турендя булсын. Яхшы кеше иде, Сабиржан эбзи!. Калганнарга исянлек саулык.

  4. Урыны ожмахта булсын Сабиржан абыйнын