Камилә Вәлиева «Аленький цветочек» спектаклендә төп рольне башкарачак

volgaФигуралы шуу буенча Олимпия чемпионы Камилә Вәлиева Татьяна Навканың «Аленький цветочек» боз спектаклендә төп рольдә чыгыш ясаячак. Шоу 1 июльдән 30 сентябрьгә кадәр Сочида уза. Бу хакта «Р-Спорт» басмасының телеграм-каналы хәбәр итә.

«Шоу «Сочи Парк»та өч ай барачак, спектакльләр күп, Камилә Вәлиева, Алинә Заһитова, Виктория Синицина һәм Никита Кацалапов үзара алмашып чыгыш ясаячак. Камиләнең безнең шоуда катнашуы аның тренерлары белән килештерелгән», — диде Татьяна Навка.

Шунысын да искәртик: Камилә Вәлиева Пекинда узган Олимпия уеннарында фигуралы шуу буенча турнирның команда зачетында алтын медаль яулады. Шәхси зачетта спортчы дүртенче урынга лаек булды.

Камилә Вәлиева Казанда туган һәм биредә фигуралы шуу белән шөгыльләнә башлаган. Алты яшьтә Мәскәүгә күчеп килгән. Хәзер ул Этери Тутберидзе тренерлар төркемен тәкъдим итә.

tatar-inform.tatar

Просмотров: 521

Комментирование запрещено