Сыйныфташлар, кайнар сәлам!

i (1)1959 елда без Елховка районы Тупли авылындагы сигезъеллык мәктәбенә  аяк бастык, биредә үзебезнең ана телендә барлык фәннәрне укыдык. 1967 елда уку йортын тәмамладык, инде 55 ел үтеп тә киткән инде. 

Кайсыбыз кайсы якка китеп,  укуыбызны дәвам иттек, һөнәри белем алдык, Аллаһыга шөкер. Укып бетереп, алган белемнәр белән тормыш иткәндә югалып калмадык. Бик тату идек, әле дә очрашып, хәлләребезне белешеп торабыз.

Ул чорның мәктәп директоры — элемтәче, сугыш ветераны Насыйров Габдулла Нигмәтулла улы. Авылларда балалар күп булу сәбәпле, ике сыйныф идек: “А” һәм “Б”.  Без “А” сыйныфында 22 бала идек, беренче укытучыбыз Гаян апа булды. Бишенче класстан безне ана теле укытучысы Алия апа Шәкүрова җитәкләде. 

Бүгенгесе көндә безнең чор укытучыларыннан Равия апа Насыйрова гына исән. Барысына да Аллаһының рәхмәте яусын, бакыйлыктагыларына догаларыбыз барсын.

Бу язманың сәбәбе шунда: быелгысы елны сыйныфташларыма 70 яшь тә тула,  һәммәсенең юбилейлары. Кемнекедер үткәндер инде,  кемнәрдер каршыларга җыеналардыр. Сыйныфташларымның барсын да тәбриклисем килә. Ә теләр идем корычтай исәнлек, озын гомер, аяз күк йөзе!  Дөньялар тыныч булып, бернинди хәсрәт күрмичә гомер итәргә, кәдерле әби-бабай булырга насыйп итсен.

 

KTqWEY5RwZrrZaPc2A4ona9VIm26wZ0_N3h3MePefgwncng3I40BlnbI5H3VlJdrvdIhkDoCgtJdqosqONFbt0O1 i (1)

 Юбилейларыгыз белән котлап, Иске Ярмәк авылында яшәүче сыйныфташыгыз Сафия РӘХИМОВА (СӨЛӘЙМАНОВА). 

Тупли авылы, Елховка районы — Иске Ярмәк авылы, Камышлы районы.

Просмотров: 1103

Комментирование запрещено