Туганнары Хәния Фәрхигә куелган һәйкәлне тәнкыйтьләмәүне сорый

news_37054Хәния Фәрхинең сеңлесе Фирүзә Ибәтуллина җырчыга туган ягында – Башкортстанның Югары Тәтешле авылында куелган һәйкәлне тәнкыйтьләмәүне сорады.

«Мин һәйкәлне бик яратып кабул иттем. Начар комментарийлар мине бик борчый, үзәгем өзелә. Кешенең күрмәгән килеш нидер язып ятуына бик ачуым килә», — диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Күренекле татар җырчысы Хәния Фәрхигә һәйкәл аның туган көнендә — 30 августта ачылды. Шул ук көнне җырчы истәлегенә «Онытылыр димә…» бәйгесенең финалы узды.  

Һәйкәлнең авторлары – Уфа скульпторлары аталы-уллы Халит һәм Тимур Галиуллиннар. Халит Галиуллин Уфада күп кенә арт-объектлар авторы буларак билгеле. Тәтешле халкы аны Яңавылда туып-үскән күренекле опера җырчысы Радик Гәрәевка һәйкәл ясаучы буларак та белә.  

Социаль челтәрләрдә һәйкәл турында тәнкыйть фикерләре дә байтак булды. Фирүзә Ибәтуллина әйтүенчә, халык һәйкәлне яратып кабул иткән, аның яныннан кеше өзелми.  

Ноябрь аенда Югары Тәтешледә Хәния Фәрхи музее ачылды. Ул Тәтешле Туган як музееның бер экспозиция залын тәшкил итә. Фирүзә Ибәтуллина хәзер шушы музейда экскурсовод булып эшли.  

«Халык музейга да күп килә. «Музее да Хәния кебек нурлы булган», диләр. «Монда Хания апаның матрулыгы, ихласлыгы күчкән», диләр. Балаларга кадәр елап чыгып китә», — ди. 

matbugat.ru

Просмотров: 584

Комментирование запрещено