Шатлык та, көенеч тә уртак: Башкортстан һәм Татарстан депутатлары туган телләрне саклау мәсьәләләре турында фикер алышты

e0298094-0ae3-4e35-82c2-64a996815df1-1-1024x683Бәйрәм ашы – кара-каршы. Узган ел Актанышта Башкортстан һәм Татарстан депутатлары туган телләрне саклау һәм үстерү мәсьәләләре турында фикер алышкан иде. Бу юлы Нефтекама шәһәрендә Татарстан Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты һәм Башкортстан Дәүләт Җыелышы – Корылтаеның Мәгариф, мәдәният, яшьләр сәясәте һәм спорт буенча комитетының уртак күчмә утырышы булды. Ике күрше алга таба нәрсәләргә игътибар бирергә җыена?

«Татарлар – кардәшләр». Әле сишәмбе көнне генә Казанга килгәч, Президент Рөстәм Миңнеханов белән очрашуда Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров әнә шулай диде. Казан Кремлендә ике республика арасындагы чикнең урнашу урынын билгеләү турындагы килешү имзаланды. Хезмәттәшлекне тагын үстерү өчен тормышка ашырыласы чаралар турында да килештеләр.

Дуслык белән көчле без

Актаныштан Нефтекама шәһәре ерак түгел. Агыйдел елгасын кичүгә без башкорт тирмәсенә килеп чыктык. Монда ут күршеләребез курай уйнап, җырлап-биеп, ипи-тоз, якты йөз белән каршы алды. Башкорт йортында тугандаш халыкның борынгыдан килгән шөгыльләре, яшәү рәвеше белән таныштык. Тирене дә оста иләгәннәр, мәргәннәре белән дә аерылып торганнар. Бу көнне Нефтекама шәһәрендәге ял паркында «Милли калейдоскоп» бәйрәме дә үтте. Монда да төрле милләтләр үз гореф-гадәтләрен тәкъдим итте. Башкортстанда 160тан артык милләт вәкиле яши.

– Һәрбер очрашу ике якны да баета. Кыйммәтен әйтеп бетереп булмый. Бик кирәк эш бу. Ике арадагы дуслыкны тагын да ныгыта. Очрашкан саен – мәдәният булсынмы, мәгарифме, телне, гореф-гадәтләрне саклап калунымы… – барысын да уртага салып сөйләшәбез, – диде Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин. – Милли мәдәниятләрне һәм гореф-гадәтләрне, туган телләрне саклап калу буенча үзара мөнәсәбәтләрне көйләү мәсьәләләре парламент эшчәнлегенең көн тәртибеннән беркайчан да төшми, чөнки күпмилләтле җәмгыятьнең иҗади үсеше нигезе булып тора.

Фәрит Мөхәммәтшин белдергәнчә, соңгы елларда ике республиканың товар әйләнеше күләме дә шактый арткан. Бу ныклы икътисади, мәдәни, рухи һәм гуманитар бәйләнешләр урнашуын тагын бер кат дәлилли.

Башкортстан Дәүләт Җыелышы – Корылтае Рәисе Константин Толкачев яшереп тормады: күршеләре арасыннан иң якын күргәне Татарстан икән.

– Безне, барыннан да элек, уртак тарих, охшаш мәдәният һәм дуслык берләштерә. Иҗтимагый мөнәсәбәтләр өлкәсе бар. Гуманитар дәрәҗәдә хезмәттәшлек мөһим. Без вакуумда түгел, ә иҗтимагый мохиттә яшибез һәм без милләтләр арасында уңайлы мөнәсәбәтләр урнаштырырга тиеш. Республиканың закон чыгару органының барлык профильле комитетларын уртак эшкә җәлеп итәргә, шул рәвешле көн тәртибенә чыгарыла торган мәсьәләләрне киңәйтергә кирәк, – диде Константин Толкачев.

Утырышта Башкортстан һәм Татарстан халыкларының гореф-гадәтләрен, милли мәдәниятләрен саклау һәм үстерү буенча закон чыгару дәрәҗәсендә тәҗрибә алмашуны активлаштырырга дигән тәкъдим булды. Федераль дәрәҗәдәге закон чыгару мәйданчыкларында ике республика депутатлары болай да бер-берсен хуплый. Россия Дәүләт Думасына кертелгән «Россия Федерациясенең матди булмаган этнокультура байлыгы турында» федераль закон проектын әзерләүдә Башкортстан, Татарстан парламентарийлары актив катнашкан.

Телне беләләрме?

Башкортстан мәктәпләрендә туган телләргә карата мөнәсәбәт нинди? Әти-әниләр моңа ни дәрәҗәдә игътибар бирә икән?

Гомумән алганда, республикадагы вазгыятьне түбәндәге саннардан да чамалап була. Туган тел итеп русчаны – 345509, башкортчаны – 105035, татарчаны – 46541, маричаны  – 3314, чуашчаны – 3061, удмуртчаны 901 укучы сайлаган. Шулай ук алман, мордва, украин, белорус телләрен сайлаучылар да бар.

Башкорстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Әлфия Галиева әйтүенчә, соңгы елларда республикада күп телләрдә белем бирүче дүрт мәктәп ачылган.

– Туган телләрдән имтихан бирү мөмкинлеге булмау безне дә борчый. Шулай да быел шунысы сөендерә: беренче тапкыр 9 нчы сыйныф укучылары туган телдән сынау тапшырды. Анда 5400 бала катнашты. Россия Мәгърифәт министрлыгы безне ишетеп, киләчәктә туган телләрдән БДИ тапшыру мөмкинлеге тудырыр дип ышанабыз. Бездә туган телдән бәйгеләрдә җиңгән, призер булган балаларга укырга кергәндә, өстәмә баллар бирелә. Бу төрле вузда төрлечә, 2дән 10 баллга кадәр, – ди Әлфия Галиева. – Бездә дә күптелле мәктәпләр проекты бар. 2019 елда икәү ачылса, бүген 4әү эшли. Анда татар телен дә өйрәнәләр.

Татарстан кунаклары барып күргән Нефтекама гимназиясендә 1200 бала укый. Уку йорты директоры әйтүенчә, укырга теләүчеләр елдан-ел арта бара. Монда әти-әниләрнең 76 проценты башкортчаны туган тел буларак сайлаган. Туган тел атнага өч тапкыр укытыла икән.

Үз казаныбызда гына кайнамыйбыз

Милли белем бирү системасы турында Башкортстан Дәүләт Җыелышы – Корылтаеның Мәгариф, мәдәният, яшьләр сәясәте һәм спорт буенча комитеты рәисе урынбасары, элеккеге мәгариф министры Әлфис Гаязовның фикерен белештек.

– Милли мәдәният, телләрне үстерү буенча җитди проблемалар чыгып тора. Шуңа күрә хәл итү юлларын бергәләп эзләү бик файдалы. Элек күп вакытта һәркем үз казанында кайнаса, хәзер алай түгел, – диде ул. – Соңгы вакытта без гуманитар өлкә белән мавыгып киттек. Нинди генә мәктәпкә барма, анда 3–4 тел өйрәнәбез, дип мактанган чаклар бар иде. Хәзер милли техник инженер кадрларның кирәклеге турында уйлый башладык. Нефть, газ чыгару яки башка өлкәләрдә дә үзебезнең кешеләр кирәк бит. Милли кадрлар әзерләүгә игътибар кирәк. Кызганыч, әле аңа барып җитмәдек. Физик төшенчәләрне мәктәптә туган телдә өйрәнеп, алга таба дәвам итмәсәк, нәтиҗәсе булмаячак. Унбердән соң онытырга ярамый. Әгәр шул ук башкорт, татар телеме, дөнья системасында үз урынын таба алса һәм ул телдә фәнни дәрәҗәдә сөйләшү булса, укыту файда бирәчәк

Депутат соңгы вакытта әти-әниләрнең туган телне сайлауга бик риза булмавын әйтте. Бу бар җирдә шулай. «Гаиләдә туган телдә сөйләшмичә, башка телдә аралашу дөрес түгел. Шуңа күрә туган телне белүчеләрнең санын арттырырга кирәк. Шулай булганда, укытучыларга да һәм туган телгә дә ихтирам артачак», – ди ул.

Әлфис Гаязов та киләчәктә туган телләрдән имтихан булыр дип өметләнә. «Ун ел элек бердәм дәүләт имтиханы тәҗрибә формасында узганда бездә төбәк формасы бар иде. Туган телләрдән сынау бирү мөмкинлеге дигән сүз бу. Бүген Россия Болонья процессыннан чыгарга җыена. Бу имтиханнар системасын үзгәртүгә дә китерәчәк», – дип өметләнә депутат.

Татар-башкортлар дус яшибез дигән сүзләрне аз ишетмәдек утырышта. Татарстан Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов та мондый очрашулар ешрак узарга тиеш дип саный. Бер-беребезне яхшырак белү Башкортстанның да, Татарстанның да үсешенә этәргеч булачак, ди ул.

Нефтекамадагы очрашу фикерләр әйтү, тәкъдимнәр җиткерү, өмет өләшү белән чикләнмәде. Биредә Актаныш районы күрше республиканың Нефтекама каласы һәм Краснокама районы белән килешү төзеде.

vatantat.ru

Просмотров: 506

Комментирование запрещено