Быел Казан Сабантуе темасы ана образына багышлана

cef95bad2e7e879e427b2a707cf21357Татарстан башкаласында узачак Сабантуйның лейтмотивы — ана образы. Шәһәрдә төп бәйрәмнәр Казан ипподромында ат чабышларыннан башланачак. Бу хакта мэриядә узган эшлекле дүшәмбедә Казанның Мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов хәбәр итте.

17 июньдә үк Сабантуйның традицион йоласы — бүләкләр җыю булачак. Җигүле атлар Казан Кремленнән, Опера һәм балет театрыннан, «Туган авылым» комплексыннан, шулай ук Иске Татар бистәсендәге мәйданчыктан кузгала. Финал ноктасы Камал театры янындагы мәйдан булачак, анда тамашачыларны фольклор коллективлары катнашында концерт программасы көтә.

«Төп бәйрәм ярышларның иң кызыклы төрләренең берсе — ат чабышларыннан башлана. Казан ипподромында чара шимбә көнне, 18 июньдә уза», — дип сөйләде Абзалов.

Аның сүзләренчә, бәйрәм 19 июньдә берьюлы өч мәйданчыкта: Тынычлык һәм Дәрвишләр бистәләре каенлыкларында, шулай ук Аккош күле янындагы урман паркында була.

«Быелгы ел бәйрәменең лейтмотивы нигезендә, борын — борыннан безнең һәм ата-бабаларыбызның туендыручы символы булган әниләр образы тора», — дип тәмамлады сүзен Азат Абзалов.

tatar-inform.tatar

Просмотров: 582

Комментирование запрещено