Күңелләрнең якты, җылы рәхмәтләре барып җитсен гөл булып…

kNZM3b3FwIEz6XT2-z8H_wBNGQwj-4kzoPUR5Vf1NXuqRH9n1cANKTjPUtdLDHCx4y_Z0x6dtTx6A1HIP5-Ia89921 майда без, изге сәфәргә — Казан-Болгар җиренә баручы авылдашлар, иртәнге сәгать дүрттән торып, мәчет янына җыелдык. Барлыгы 31 кеше идек. Безнең ният Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан уздырылган чараларда катнашу иде.

Шушы төркемне барлап торучы Каюмова Венерага рәхмәтебезне җиткерәсебез килә. Ул бу көнне олыларның күңелен күреп торды. Болытлы, салкын көн булса да, ул сәфәребезне ямьләндерде. Аның йөзе һәрвакыт якты, мөлаем нур сибеп торды. 

Венера! Һәрвакыт шундый шәфкатьле, изге күңелле булып кал. Олыгайган көннәреңдә балаларыңның рәхәтендә яшәргә язсын. Барлык төркем исеменнән сиңа исәнлек телибез, сәламәт булсаң — бар да җайлана. Шулай елмаеп яшә, без сине бик яратабыз.

Яз җилләре искән минутларда,
Көн туганда якты нур булып
Күңелләрнең якты, җылы рәхмәтләре
Барып җитсен сиңа гөл булып.

Көнебез сизелми дә тиз үтеп китте. Кабат очрашулар насыйп булсын. Барыбыз да рәхмәтле булып, изге теләкләрдә калабыз.

25FPJeulmPGIFj5Q26VSE8SP69TbOVEKRAdXnZqm-Joaik8gUi2XwHN0W7b6ol_Dd5XBcwF48fokdsks6I3qiIOz

Фәния ГӘЙФУЛЛИНА

kNZM3b3FwIEz6XT2-z8H_wBNGQwj-4kzoPUR5Vf1NXuqRH9n1cANKTjPUtdLDHCx4y_Z0x6dtTx6A1HIP5-Ia899

Төркем исеменнән рәхмәт җиткерүче Фәния ГӘЙФУЛЛИНА.

Иске Ярмәк авылы, Камышлы районы.

Просмотров: 676

Комментирование запрещено