Миһербанлылыкка ял юк

соц работники

Руфилә Батыршина (сулдан уңга), Наилә Фәзуллина, Алсу Ба­­һаутдинова, Гөлназ Нураева, Наилә Бәдекшанова, Гөлчәчәк Латыйпова һәм Гөлсылу Манашева

8 июнь — социаль хезмәт­кәрләр көне алдыннан бу өл­кәдә эшләүче тырыш һәм олы җанлы хезмәткәрләребезне һө­нәри бәйрәмнәре белән кот­лый­быз һәм хөрмәтебезне бел­де­рергә ашыгабыз.

Безнең Гали авылында барлыгы 8 социаль хезмәткәр эш­ли: Фәүзия Алтынбаева, Наилә Фәзуллина, Наилә Бә­дек­ша­но­ва, Гөлназ Нураева, Алсу Ба­­һаутдинова, Гөлсылу Манашева, Гөлчәчәк Латыйпова һәм Руфилә Батыршина. Наилә апа Бәдекшанова белән Фәүзия апа Алтынбаева, инде лаеклы ялда булсалар да, авыру һәм олы яшьтәге кешеләргә ярдәм күрсәтүдән туктамыйлар, үзләренә йөкләнгән вазифаларны җиренә җиткереп башкарып киләләр.

Социаль бүлектә эшләүче башка хезмәткәрләребез дә ял көне яисә бәйрәм дип тормыйлар, хәле авыр булган тәр­бияләнүчеләре яныннан узып барганда булса да кереп, хәлләрен белеп чыгалар, нәрсә кирәк булса, шундук эшләп тә куялар. Ә эш көнендә аеруча тырышып өй­ләрен җыештыралар, ашарга пе­шерәләр, кибеткә йөгерә­ләр. Олыларның сүзләренә караганда, алар бигрәк тә тәр­биячеләренең ягымлы сүзен кө­тәләр. Авыл хәлләрен алар аша гына беләләр бит.

Социаль хезмәткәрләр кө­не безнең гаилә өчен аеруча мөһим бәйрәм. Чөнки инә­кәебез Әминә Хәмидуллина Похвистнево районының Социаль хезмәт күрсәтү үзәгенә нигез салган Хәмидуллиннар династиясеннән. Ул — хезмәт ветераны. Гомер буе колхозда, аннан соң тагын ун ел Социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә эшләп, лаеклы ялга чыкты. Олы апам Җәмилә дә 9 ел гомерен авыруларны һәм олы яшьтәге кешеләрне карауга багышлады. Кызганыч, ул арабыздан бик иртә китте. Ә Хәмидуллиннар династиясен  Җәмилә апамның кызы Лилия Шенталы районының Денис авылында дәвам итә. Яңа Мансур авылында яшәүче Алсу апам да аның коллегасы. Ул 17 ел буе авылдашларына ярдәм итте, хәзер пенсиядә инде. Гаиләбездә иң зур социаль хезмәт стажы иясе — Наилә апабыз. Аның бу оешмада эшләвенә инде 30 ел тула.

Хәмидуллиннар династиясе «Минем гаиләм — минем байлыгым» район фестивалендә «Хезмәт династияләре» номи­нациясендә җиңү яулады, җаваплылык һәм күпьеллык хез­­мәтләре өчен район башлыгы һәм Гали җирлеге башлыгы тарафыннан күп тапкырлар Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.

Социаль хезмәт күрсәтү өл­кәсендә эшләүче алтын куллы, киң күңелле хез­мәт­кәр­ләр­нең барысына да исән­лек-саулык, бәхет-шат­лык­лар телим!

соц работники

Руфилә Батыршина (сулдан уңга), Наилә Фәзуллина, Алсу Ба­­һаутдинова, Гөлназ Нураева, Наилә Бәдекшанова, Гөлчәчәк Латыйпова һәм Гөлсылу Манашева

Раилә АСЫЛГӘРӘЕВА.

Гали авылы, Похвистнево районы.

«Бердәмлек».

 

 

Просмотров: 942

Один комментарий

  1. Огромное спасибо вам за ваш труд!