Пионерлар иленә сәяхәт

MtTc9J210XIvYiGg9A5lHkoMtGeZCoMxT3_7qqUOGe-mT-l0aka-h_Ta-n2BxNMmMpdal5dueL0ZCcHuKjDxA6T419 майда Советлар Союзының пионер оешмасына 100 ел тулып узды. Ул берничә буын совет кешеләренең балачагын бәхетле итеп, күңелләренә кереп калды. 70 ел буе Советлар Союзы балалары “Будь готов!” девизы астында яшәде, һәм бу авазга һәрвакыт “Всегда готов!” дигән җавап яңгырады. Ул чор барабан тавышлары, кызыл байраклар һәм галстуклар, пионер стройлары һәм макулатура җыю, походлар һәм тимурчылар хәрәкәте белән истә калган. Пионерлар башкарган эшләрне санап бетерерлек тә түгел! Пионериянең йөз еллыгы уңаеннан үткән тормышыбызга әйләнеп карарга, укучыларымны әти-әниләренең яшьлеге белән таныштырып үтәргә булдым.

19 майда Камышлы районы, Иске Ярмәк авылы мәктәбенең 6 “А” сыйныфы укучылары экскурс-дәрескә җыелдылар. Ә алдан, эзләнүчеләр буларак, әти-әниләренең генә түгел, күрше-күләннәренең дә пионер яшьлегендә төшкән фотографияләрен җыйдылар.

Дөрес, акциябезгә битараф калган ата-аналар да булмады түгел. Кызганыч. Ә мин бит ата-аналар җыелышында һәрвакыт тәрбия гаиләдән башлана, дип әйтеп киләм.
Ә менә Әлсинә Хәнәфиева, Данил Әхмәдуллин һәм аларның әти-әниләре, һәрвакыттагыча, шундук җиң сызганып эшкә керештеләр. Моның өчен аларга бик тә рәхмәтлемен. Аларга карап башкалар да тартылдылар. Музыка дәресендә укучылар, мәктәбебезнең му-зыка җитәкчесе Гөлия Гыйниятуллинаның дәртле баянына кушылып, “Взвейтесь кострами” дип аталган пионер җырын өйрәнделәр. Бу җырны бала чагында пионер булган кешеләр әле дә бик яхшы хәтерлиләрдер. Аннары экскурс-дәрес башланды.

Балалар пионерлар турында бик күп кызыклы мәгълүмат тупладылар: барабан, быргы тавышларын ишеттеләр, Володя Дубинин, Марат Казей, Зина Портнова исемендәге октябрят һәм пионер отрядлары аләмнәре, яшь гвардияче Ульяна Громова исемендәге дружина байрагы белән таныштылар. Сугыш вакытында Краснодондагы яшерен комсомол оешмасы әгъзасы Ульяна Громова батырларча һәлак булганнан соң аңа Советлар Союзы Герое исеме бирелгән. Нәкъ шушы комсомол кызның исеме белән Иске Ярмәк мәктәбенең пионер оешмасы аталган.

Бәхәссез, укучыларым элек тә мәктәп музеенда быргы, барабан һәм байрак күргән булганнар. Ләкин анда бу әйберләрне экспонат итеп кабул итсәләр, хәзер ил тарихының бер өлешенә әверелделәр.
Тимурчылар хәрәкәте турында сөйләшкәндә язучы Аркадий Гайдарның “Тимур һәм аның командасы” китабына да, шул ук исемдәге кинофильмга да тукталып үттек. Сүз уңаеннан, бу кино Куйбышевның (хәзерге Самара) Барбошин полянасы дигән бик матур урында төшерелгән булган. Шунысы кызыклы: ахырда укучылар пионерларны волонтерлар дип атадылар. Һәм бу чагыштыруда хаклык бар, дип уйлыйм.

Кызыклы дәресебез сизелмичә дә үтеп китте. Нәрсәсе куандырды – өйләренә кайткач, балаларга ата-аналары да үзләренең балачагы, пионер лагерьлары, кызыклы хәлләр турында сөйләп, дәресебезне дәвамлы иткәннәр.

Әлеге дәреснең уңышлы булуын күреп, 10нчы сыйныфта да экскурс-дәрес үткәрергә булдым. Бусы инде бөтенләй башка дәрес булды, олылар өчен дип әйтимме? Яшүсмерләрнең күзләрендә пионерлар тормышына, тарихына карата аек караш сизелде, чөнки алар якын туганнарының кызыклы балачагына кагылып уздылар һәм гаҗәпләнү хисләре кичерделәр. Аларга безнең яшьлегебез максатлы, кызыклы һәм гаҗәеп булып тоелды.

Ник соң без балаларыбызга үзебезнең ялкынлы яшьлегебез турында сөйләмибез? Нигә альбомнарыбызны ачып күрсәтмибез, аларда да шундый якты хисләр, омтылышлар һәм хыяллар тудырмыйбыз, гаилә гореф-гадәтләре белән таныштырмыйбыз? Әйе-әйе, бу турыда укучыларым үзләре әйтте. Бәлки безгә кабат: “Пионерлар! Киләчәк буын кешеләренең уй-фикерләре һәм рухи байлыгы өчен көрәшкә әзер булыгыз!” — дип оран салырга вакыт җиткәндер? Хәтерлисезме пионерлар ничек җавап бирергә тиеш?!

Лилия СӘЛАХОВА.

Иске Ярмәк авылы мәктәбе. Камышлы районы.

«Бердәмлек».

Просмотров: 578

Комментирование запрещено