Җәүдәт ХӨСНУЛЛА сүзләре, Рәмил МОРАТША көе
Шәһәр чаклы Денис авылы,
Күп аның урамнары,
Көне-төне тырышып эшли
Татарның уңганнары.
Кушымта:
Мин ышанам, син яшәрсең,
Киләчәгең бар синең.
Син бит үзеңне яраткан
Уллар-кызлар үстердең.
Авылыбызда ике мәчет,
Айлы манаралары.
Ислам динен хөрмәт итә
Мөслим-мөселманнары.
Динмөхәммәт авылыбыз
Өч йөз яшен тутыра,
Бөтен якташларын җыеп,
Сабан туе уздыра.
«Бердәмлек».
Просмотров: 877