Казан иң кунакчыл 5 шәһәр исемлегенә керде

Безымянный.png000Казан Россиянең иң кунакчыл шәһәрләре рейтингында бишенче урынны алды. Әлеге исемлекне SuperJob Россиядә яшәүчеләрнең фикерләре буенча төзелгән. Компания тикшеренүләренең шундый нәтиҗәләрен бастырып чыгарды.

Россиянең төрле шәһәрләрендә яшәүчеләрдән алар яшәгән шәһәрдә туристлар агымының артуына мөнәсәбәтләрен сорашканнар. Казанда яшәүче җавап бирүчеләрнең 53 проценты уңай җавап биргән, Чиләбедә дә шундый ук нәтиҗә.

Иң югары күрсәткеч Волгоградта яшәүчеләрнеке (60 процент).

«Мәскәүлеләрнең 37 проценты һәм Петербурглыларның 46 проценты башкалага туристларның күбрәк килүе турында хыяллана. Алар фикеренчә, икътисади тотрыксызлык шартларында бу эш урыннарын саклап калырга һәм яңа урыннар булдырырга ярдәм итәчәк, шулай ук инвестицияләр җәлеп ителәчәк», — дип яза тикшеренүләрне оештыручылар.

Татарстан башкаласында сораштыруда катнашучыларның 22 проценты туристлар агымы артуга каршы булуларын белдергән.

tatar-inform.tatar

Просмотров: 494

Комментирование запрещено