




Мөнәвәрә Фәйзуллина – Самара шәһәренең Самарский районында яшәүче дүрт сугыш ветеранының берсе. 97 яшьлек апа 14 июньдә кунаклар кабул итте. Аны Россия көне белән котларга региональ Диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт Яруллин, Тарихи мәчет рәисе Усман Илингин, шәһәр Думасы депутаты Сергей Рязанов һәм Самарский районы депутаты Светлана Шабаева килгәннәр иде. Рәсми сәбәбен Россия көне дип атасалар да, дәрәҗәле вәкилләр сугыш ветеранына хөрмәт һәм игътибар күрсәтү, Бөек Җиңүне якынайтуга керткән саллы хезмәте өчен ихтирам һәм рәхмәт сүзләре әйтү иде.
- Безнең өйдә Сезнең әтиегез белән әниегез дә булганы бар. Сезнең дә килүегезгә бик шатмын, — дип каршылады мөфтине Мөнәвәрә апа.
Ул Иске Кулаткы районы, Иске Атлаш авылында туган. Коммунистларга үч итеп, кулаклар авылны яндыргач, гаилә Куйбышевка, агалары Хәсән Алмакаевларга килеп яши башлый.
- Оборона (хәзерге Алексей Толстой) урамындагы 35 санлы йортка килеп төштек. Барактагы 14 метрлы бүлмәдә Алмакай абый үзе, хатыны һәм өч баласы яши. Безнең белән бергә — сигезәү. Әтиебез Алмакай агаларының улы Мөхәммәт эшли торган 11 санлы төзү трестына эшкә урнашып бераз эшләгәч, гаиләбезгә 7 метрлы бүлмә бирелде, — дип искә ала бала чагын.
Мөнәвәрә тугыз яшендә Куйбышев урамы, 22 адресы буенча урнашкан 26 санлы башлангыч татар мәктәбендә укый башлый, латин графикасы буенча татар телендә укырга һәм язарга өйрәнә.
1937 елның кышында НКВД килеп, әтиләре Әбүшахманны алып китәләр. Мәфтуха ирен эзләп кая гына барса да, кире боралар, “передача”ларын да алмыйлар. Тик 1956 елда гына Әбушаһман Әхсәнов гаепсезгә кулга алынган булган, дигән кәгазь килә. Шунда аның 1938 елда ук атып үтерелгәнлеге дә билгеле була.
29 яшеннән тол калган Мәфтуха тормыш арбасына үзе җигелә. Дөрес, Хәсән ага Алмакаев ярдәм итеп тора, ятим балаларны калдырмый. Мөнәвәрә 14 яшендә госпитальгә савыт-саба, идән-тәрәзәләр юучы булып эшкә урнаша. Яһүд милләтендәге госпиталь җитәкчесе аңа: “Кызым, укыйсың киләме?” — дип сорый беркөнне. “Минме? — дип кыз бу апага өмет тулы күзләрен күтәрә. — Тик мин русча белмим бит”. “Өйрәнерсең”, — дип, табибә кызны Пирогов исемендәге хастаханә каршындагы курсларга укырга җибәрә. Мөнәвәрә көндез эшли, кичен укый, ә ял көннәрендә әнисенә идән юарга, Маһирә апасының баласын карарга булыша. Курслар тәмамланганда 1942 ел була инде. Шәфкать туташы булып эшли дә башламаган 16 яшьлек кызга повестка китереп бирәләр: “Өч көн эчендә военкоматка килеп учетка басарга!” — диелгән була анда
Укулар тәмамлангач, хатын-кызлардан гына торган 1856 санлы зенит-артиллерия полкын туплап, фронтка озаталар. Аларның полкы II Украина фронтына эләгә. Кызның сугыш юлы Украинаның Кировоград, Первомайск, Одесса, Горловка, Николаев шәһәрләре тирәсендә башлана. “Иң куркыныч төшемдә дә шушы шәһәрләр тирәсендә сугышлар кабатланыр, ә мин яңалыкларны телевизордан карап белермен, дип беркайчан да уйламаган идем”, — дип сөйли Мөнәвәрә апа.
Җиңү көнен ул Будапештта каршы ала. Куйбышевка җиңү белән кайткан шәфкать туташын Калинин хастаханәсенә эшкә алалар. Бераздан ул якташы фронтовик Иннәтулла Фәйзуллинга кияүгә чыга, ике балалары туа. Һәр елны, Җиңү көне якынлашкан көннәрдә, Куйбышев урамы, 26 санлы йорттан корреспондентлар, мәктәп балалары, китапханәчеләр өзелми. Чөнки Мөнәвәрә апа гомере буе бик актив кеше. Ул 1965 елда, беренчеләрдән булып, бөтен Россиягә сибелеп яшәүче сугышчан иптәшләрен Куйбышев парадына җыя. Шуннан соң аларның даими очрашулары төрле шәһәрләрдә уздырыла башлый.
Мөнәвәрә Фәйзуллина – Сәламәтлек саклау отличнигы, күпсанлы орден-медальләр белән бүләкләнгән сугыш һәм хезмәт ветераны.
Кызганычка, вакыт үзенекен итә. Иннәтулла абый вафат булганнан соң Мөнәвәрә апа оныгы белән яши, күптән инде урамга чыгып йөрми. Аның каравы — кунакларга гел шат. Аны Самарский районы администрациясе дә, Середавин (элеккеге Калинин) хастаханәсе хезмәткәрләре дә онытмыйлар, Тарихи мәчеткә йөрүчеләр дә гел хәлен белеп торалар. Кунакка килүчеләр өчен Мөнәвәрә апаның хуш исле чәе һәрвакыт әзер булыр.
- Үзегезнең һәм якын кешеләрегезнең исәнлеген саклагыз. Дөньялар тыныч булсын иде, — дип озатып калды безне Мөнәвәрә Әбүшахмановна.
Данияр СӘЙФИЕВ.
«Бердәмлек».
Просмотров: 602