В гостях у ветерана / Мөнәвәрә апада кунакта

20220614_100432Мунаверя апа Файзуллина – одна из четырех, оставшихся в живых участников Великой Отечественной войны, проживающих сегодня на территории Самарского района. 14 июня 97-летний ветеран встречала гостей – председателя Регионального духовного управления мусульман Самарской области, муфтия Талип-хазрата Яруллина, председателя Самарской Исторической мечети Усмана хаджи Илингина, депутата Самарской городской думы Сергея Рязанова и заместителя главы Самарского внутригородского района Светлану Шабаеву.

Официальным поводом для такого визита послужил праздник День России, однако, по словам Талипа хазрата, главной целью было оказать внимание и поддержку ветерану, выразить слова благодарности за её вклад в Великую Победу и за ее многолетнюю работу, направленную на сохранение здоровья наших земляков.
- В этом доме был и ваш отец, и ваша мама. Я очень рада, что и вы нашли возможность побывать у меня в гостях, — встретила муфтия Мунаверя апа.
Мунаверя Файзуллина родом из Старокулаткинского района Ульяновской области. Ее биография мало чем отличалась от судеб сотен тысяч людей, прошедших горнило репрессий 30-х годов, Великую Отечественную войну, послевоенное восстановление страны. После  того, как в 1935 году в родной деревне, сгорел их дом, родители вместе с детьми перебралась в Куйбышев. В  одну из ночей 1937 года отца увезли и больше его уже никто никогда не видел. Расстреляли. А был Абушахман абы хорошим плотником, строил, в том числе,  и мечети. Видимо, за это и пострадал. В итоге, семья из шести человек без кормильца и без дома – угол, который они снимали, пришлось освободить. Помощи и поддержки ждать было неоткуда. Жили трудно, помогали людям по хозяйству, мыли полы, стирали, убирали, ночуя в сараях и коридорах. В 1940-м году Мунаверя апа окончила школу и поступила на завод связи. Вскоре началась война. В апреле 1942 года без отрыва от производства, окончила курсы медсестёр и стала работать в госпитале. В июне 1943 девчонкой, которой не исполнилось ещё и семнадцати лет, ушла добровольцем на фронт. Была направлена в санчасть во вновь формировавшийся зенитно-артиллерийский полк 1856. С этим полком и прошла по военным дорогам от Волги до Дуная, от Куйбышева до Будапешта. И сегодня, когда по новостям Мунаверя апа смотрит на то, что происходит на Украине, она вспоминает свои фронтовые дороги.  Харьков, Кировоград, Помошная, Первомайск, Николаев…  Даже в страшном сне не могла она представить, что спустя семь десятилетий ей снова придётся вслушиваться в фронтовые сводки с Украины, которую она когда-то освобождала.
После войны Мунаверя Файзуллина вернулась в Куйбышев. Восстанавливали и строили фабрики и заводы, мосты, дороги и дома. А с 1946 года и до самой пенсии она проработала в областной больнице имени Калинина (теперь Середавина). Она – Отличник здравоохранения, обучила работе более 200 медсестёр, награждена многими наградами за боевые и трудовые успехи. Вдвоём с мужем Иниятом Файзуллиным вырастили и воспитали двоих детей. Конечно же, есть и внуки, и правнуки.
В 1965 году Мунаверя апа решила разыскать своих однополчан. Писала в военкоматы и сельсоветы, собирала информацию по крупицам. В том же 1965 году в Куйбышеве состоялась первая встреча, на которую приехало всего 20 человек. В последующем были встречи в Кировограде, Чернигове, Ворошиловограде, Ростове, Харькове, Москве… Всего она сумела разыскать 160 своих однополчан.
Сегодня Мунаверя апа из дома почти не выходит: стало подводить здоровье, да и со слухом есть проблемы. Зато она всегда рады гостям. Не забывают ее администрация Самарского района, депутаты, руководство и коллеги по больнице имени Середавина. Для всех них в доме Файзуллиной всегда найдётся чашечка чая и вкусное угощение.
- Берегите своё здоровье, своих близких и пусть всегда на земле будет мир,  — напутствовала перед уходом своих гостей ветеран войны, знающая истинную цену жизни.  
20220614_10043220220614_100525 20220614_100601 20220614_103556
Региональное духовное управление мусульман Самарской области.
***

Мөнәвәрә Фәйзуллина – Самара шәһәренең Самарский районында яшәүче дүрт сугыш ветеранының берсе. 97 яшьлек апа 14 июньдә кунаклар кабул итте. Аны Россия көне белән  котларга региональ Диния нә­зарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт Яруллин, Тарихи мәчет рәисе Усман Илингин, шәһәр Думасы депутаты Сергей Ря­занов һәм Самарский районы депутаты Светлана Шабаева килгәннәр иде.  Рәсми сәбәбен Россия көне дип атасалар да, дәрәҗәле вәкилләр су­гыш ве­теранына хөрмәт һәм игъ­тибар күрсәтү, Бөек Җиңү­не якынайтуга керткән саллы хез­мәте өчен ихтирам һәм рәх­мәт сүзләре әйтү иде.

- Безнең өйдә Сезнең әтие­гез белән әниегез дә булганы бар. Сезнең дә килүегезгә бик шатмын, — дип каршылады мөфтине Мөнәвәрә апа.

Ул Иске Кулаткы районы, Ис­ке Атлаш авылында туган. Ком­мунистларга үч итеп, кулак­лар авылны яндыргач, гаилә Куй­бышевка, агалары Хәсән Ал­ма­каевларга килеп яши башлый.

- Оборона (хәзерге Алексей Толстой) урамындагы 35 санлы йортка килеп төштек. Барактагы 14 метрлы бүлмәдә Алмакай абый үзе, хатыны һәм өч баласы яши. Безнең белән бергә — сигезәү. Әтиебез Алмакай агаларының улы Мөхәммәт эшли торган 11 санлы төзү трес­тына эшкә урнашып бераз эшләгәч, гаиләбезгә 7 метрлы бүлмә бирелде, — дип искә ала бала чагын.

Мөнәвәрә тугыз яшендә Куй­бышев урамы, 22 адресы буенча урнашкан 26 санлы башлангыч татар мәктәбендә укый башлый, латин графикасы буенча татар телендә укырга һәм язарга өйрәнә.

1937 елның кышында НКВД килеп, әтиләре Әбүшахманны алып китәләр. Мәфтуха ирен эзләп кая гына барса да, кире боралар, “передача”ларын да алмыйлар. Тик 1956 елда гына Әбушаһман Әхсәнов гаепсезгә кулга алынган булган, дигән кәгазь килә. Шунда аның 1938 елда ук атып үтерелгәнлеге дә билгеле була. 

29 яшеннән тол калган Мәф­туха тормыш арбасына үзе җигелә. Дөрес, Хәсән ага Алмакаев ярдәм итеп то­ра, ятим балаларны калдырмый. Мөнәвәрә 14 яшендә гос­питальгә савыт-саба, идән-тә­рәзәләр юучы булып эшкә урнаша. Яһүд милләтендәге гос­питаль җитәкчесе аңа: “Кызым, укыйсың киләме?” — дип сорый беркөнне. “Минме? — дип кыз бу апага өмет тулы күзләрен күтәрә. — Тик мин русча белмим бит”. “Өйрәнерсең”, — дип, табибә кызны Пирогов исемендәге хастаханә каршындагы курсларга укырга җибәрә. Мөнәвәрә көндез эшли, кичен укый, ә ял көннәрендә әнисенә идән юарга, Маһирә апасының баласын карарга булыша. Курслар тәмамланганда 1942 ел була инде. Шәфкать туташы булып эшли дә башламаган 16 яшьлек кызга повестка китереп бирәләр: “Өч көн эчендә военкоматка килеп учетка басарга!” — диелгән була анда

Укулар тәмамлангач, хатын-кызлардан гына торган 1856 санлы зенит-артиллерия полкын туплап, фронтка озаталар. Аларның полкы II Украина фронтына эләгә. Кызның сугыш юлы Украинаның Кировоград, Первомайск, Одесса, Горловка, Николаев шәһәрләре тирәсендә башлана. “Иң куркыныч тө­шем­дә дә шушы шәһәрләр ти­рә­сендә сугышлар кабатланыр, ә мин яңалыкларны телевизордан карап белермен, дип беркайчан да уйламаган идем”, — дип сөйли Мөнәвәрә апа.

Җиңү көнен ул Будапештта каршы ала.  Куйбышевка җиңү белән кайткан шәфкать туташын Калинин хастаханәсенә эшкә алалар. Бераздан ул якташы фронтовик Иннәтулла Фәйзуллинга кияүгә чыга, ике балалары туа. Һәр елны, Җиңү көне якынлашкан көннәрдә, Куйбышев урамы, 26 санлы йорттан корреспондентлар, мәктәп балалары, китапханәчеләр өзелми. Чөнки Мөнәвәрә апа го­мере буе бик актив кеше. Ул 1965 елда, беренчеләрдән булып, бөтен Россиягә сибелеп яшәүче сугышчан иптәшләрен Куйбышев парадына җыя. Шуннан соң аларның даими очрашулары төрле шәһәрләрдә уз­дырыла башлый.

Мөнәвәрә Фәйзуллина – Сә­ламәтлек саклау отличнигы, күпсанлы орден-медальләр белән бүләкләнгән сугыш һәм хезмәт ветераны.

Кызганычка, вакыт үзенекен итә. Иннәтулла абый вафат булганнан соң Мөнәвәрә апа оныгы белән яши, күптән инде урамга чыгып йөрми. Аның каравы — кунакларга гел шат. Аны Самарский районы администрациясе дә, Середавин (элек­кеге Калинин) хастаханәсе хезмәткәрләре дә онытмыйлар, Тарихи мәчеткә йөрүчеләр дә гел хәлен белеп торалар. Кунакка килүчеләр өчен Мөнәвәрә апаның хуш исле чәе һәрвакыт әзер булыр.

- Үзегезнең һәм якын кеше­ләрегезнең исәнлеген саклагыз. Дөньялар тыныч булсын иде, — дип озатып калды безне Мөнәвәрә Әбүшахмановна.

 

Данияр СӘЙФИЕВ.

«Бердәмлек». 

 

Просмотров: 697

Комментирование запрещено