Сеңелемә

am2mDwCp5qgl-xpDimdblXSK_fkzyJF33IS-xUa2Kfni2V4dgol79xgtS5sRk6JtchR6ha_MF2KTbB0IRSKqBudQИсеңдәме, сеңлем,
бишектәге чакта
Минем көйгә йоклап
киткәнең?
Су буенда бәбкәләр саклап,
Уйный-йөгерә бергә үскәнне?

Бәрәңгеләр утап, көтү көтеп,
Печән җыеп үтте җәйләрең.
Бер тик тора белми эшли
идең,
Горурлыгы булып әткәйнең.

Туган йорттан иртә китеп
бардың,
Язмыш җилләренә кушылып.
Киң күңелле, саф йөрәкле
идең,
Аккошлардай зифа
буйларың.

Бәхеткәйләр генә юлдаш
булсын
Туган җиркәйләрдән
читләрдә,
Түземлекләр бирсен,
бәгърем, сиңа,
Туганнарың искә төшкәндә.

Өзелеп көтәм сине,
сеңелкәем,
Тәрәзәдән алмыйм күземне…
Сагыныплар беттем, кайчан
күрермен дип,
Төннәр буе йоммыйм
күземне…

Тәслимә МОСТАФИНА.

Самара шәһәре.

«Бердәмлек».

Просмотров: 672

Комментирование запрещено