Бәйрәмле халык — бай халык

DSCF554411 июньдә Камышлы райо­ны үзәгендә Сабан туе гөрләп узды. Авылга керә торган ас­фальтның уң ягындагы ма­тур акланда үткәрелгән бәй­рәм театраль тамашадан баш­ла­нып китсә, сул яктагы иппо­дромда ат ярышлары кыза торды.

Ат чабышлары – Сабан туеның күркәм бизәге

Алып баручының: «Атлар ки­лә!.. Атлар!..» — дип кычкыруы булды, халык кубарылып шул якка йөгерде…

Сабан туена кадәр, тоташ яңгырлар булуга карамас­тан, чабыш юлын, мәйданны әзерләү буенча бик күп эшләр башкарылган: мәйдан киң, туфрагы җиңел. Күренеп тора, ат чабышларын оештырган Камышлы район администрациясе дә, юл эксплуатациясе хезмәткәрләре дә зур көч куй­ганнар. Ә менә атлар быел,  башка елларга караганда, азрак иде, чөнки бу көнне башка төбәкләрдә дә Сабан туйлары үткәрелде. 

Атлар, нәселләренә карап, 1200 яисә 2400 метр  дис­танцияләрдә узыштылар.  Ярыш башыннан ахырына кадәр мәйдан гөрләп торды, җанатарларның «Афәрин!», «Булдырасыз!» дип көч биреп торуы узышчыларга дәрт өстәде. Беренче узыш, га­дәт­тәгечә, “Бригадирлар чабышы”. Ан­да беренче булып Са­ра кушаматлы атта Илдар Әх­мәт­җанов (Камышлы) килде. Икенче урын Марта белән Әбүзәр Хәбибуллинга (Камышлы) бирелде, өченче булып Наташа белән Марат Хәйруллин (Иске Ярмәк) финиш сызыгын узды. Аларга Сабан туеның кунагы дәүләт Думасы депутаты Виктор Казаков акчалата бүләкләр тапшырды.

Икенче узышта юртак (рысаки) атлар 2400 метрга чаптылар. Беренче булып 9 яшьлек Паневежис кушаматлы атта Гали авылы егете Рәүф Латыйпов килде. Бүләкләрне Сабан туе кунагы — губерна Думасы депутаты Виктор Кузнецов тапшырды. Өченче узышта җирле атлар арасында финиш сызыгын Орликта Камышлы егете Вячеслав Полянский беренче булып узды. Наташага атланган Илдар Әхмәтҗанов — икенче, Серая Соня кушаматлы атта Камышлы егете Рамин Мамедов өченче урынны алды.

10 яшьлек Азан кушаматлы чиста канлы атта Гали авылы егете Җәгъфәр Латыйпов беренче урынга лаек булды. Җиңүчеләрне губерна Дума­сы депутаты Владимир Субботин бүләкләде.

Сабан туе кунакларының кайсы белән генә сөйләшмә, бер­авыздан ат чабышларының югары дәрәҗәдә узуын бил­геләп үттеләр. Шәхсән үзем алты яшьлек Фист кушаматлы ат өчен җан атарга әзерләнеп тордым. Ләкин ул ярышта юк иде. Хуҗасын – искеярмәкле Фәрит Гайфуллинны күреп сораша торгач, ул күзләрен аска төбәп: “Сатып җибәрдем шул. Бүген атым Питрәчтә чаба. Төне буе йокламадым. Ничек чабар дип кайгырам. Фист белән көненә өчәр Сабан туенда чапкан чакларым булды. Беренче, икенче урыннарга чыгып, күп призлар алдык. Төш вакытында хәбәр көтәм яңа хуҗасыннан”, — диде Фәрит көрсенеп. Бу материалны язган арада Питрәчтән хәбәр дә килеп өлгерде: яраткан Фистыбыз 1600 метрга чабып, беренче булып килгән икән! Аның яңа хуҗасы 25 меңлек сертификат һәм кубок белән бүләкләнгән. Соңрак тагын хәбәр иттеләр: Арчада да сигез ат арасында икенче урын алган. Шундый атның безнең районнан китүе бик кызганыч.

 

Төрле милләт халыклары Камышлыда дус яши

Камышлы районы башлыгы Рафаэль Баһаутдинов Сабан туеның мәртәбәле кунакларын  аш-су күргәзмәләрен карап чыгарга гына түгел, дегустация ясарга да чакырды.

Беренче павильонда яңа­усманлылар чуваш халык ашларын әзерләгәннәр, камышлылылар азәрбайҗан халык ашлары белән кунакларны сый­лады. Байтуган, Балык­лы, Ярмәк, Иске Усман авылла­рында яшәүче хуҗабикәләр үзбәк, татар, рус халык ашлары күргәзмәсен оештырганнар. Эшмәкәр Рутик Алекян әрмән халык ашларын тәкъдим итте. Бу күргәзмәләрдә ни генә юк! Хәтта аш исемнәре дә истә калмый — өстәлләр сыгылып тора!   Арырак район оешмалары оештырган күргәзмәләр урнаштырылган. “Камышлы — Сәиф Сараиның туган ягы”, “Сәләй Вагыйзов — әлифба авторы”, “СССР чоры” (оештыручы Сө­ләй­ман Шатдинов), балалар өчен кечкенә технопарк, Остазлар шәһәрчеге” (Алек­сандр Бу­зеров, Шенталы районы), “Татар­ларның өй күренеше”, та­тар орнаменты белән кулдан ясаган бижутерия (Эльвира Каюмова, Иске Ярмәк) күр­гәз­мәләрен халык бик яратып карады. “Илһам”, “Яңгырдан соң очрашу”, “Емеляда кунакта” һәм башка фотозоналар янында халык мәш килеп фотога төште. СП “Йолдызнамә” струк­тур бү­лекчәсе һәм Камыш­лы гомум белем бирү мәк­тәбе осталары балалар өчен үткәргән мастер-класслар да бик күңелле итеп оештырылган иде.

 

Мәйдан түрендә – хезмәтбатырлары

Сабан туе аланында ике мәйдан. Беренчесендә — театраль тамаша. Халыклар дус­лыгы, илебез тарихын су­рәт­ләгән күренешләр, Россия көненә багышланган ком­по­зицияләр үрелеп ба­ра. Район Мәдәният бүлеге хезмәт­кәр­ләре, “Ак каен” татар халык ансамбле, “Шевле” чуваш халык ансамбле, “Россиянка”, “Чишмә”, “Серпантин”, “Конфетти” төркемнәре, “Елмаю”, “Ак каен” балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр, структур бү­лек­чәнең спортчылары — барлыгы 245 кеше чыгыш ясады.

Менә Сабан туе әләмен кү­тәрергә дә вакыт җитте. Быел мактаулы бурычны фермер  ху­җалыгы башлыгы Ольга Гаврилова һәм “Раздольное” авыл хуҗалыгы предприятиесе механизаторы Руслан Ангалышев үтәгәннән соң бәйрәмне алып баручы Светлана Хәлимова һәм Ленар Абсаттаров барчасын да Сабантуй сәхнәсе янына чакырып сәламләделәр, кунаклар белән таныштырдылар һәм Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның Сабантуй уңаеннан җибәргән котлау хатын укыдылар.

Мәйданга район башлыгы Рафаэль Баһаутдинов чыкты, район халкын, килгән кунакларны Сабан туе бәйрәме һәм Россия көне белән котлап:

- Хөрмәтле Камышлы районы халкы, бәйрәмебез кунаклары, милләттәшләр! Ихлас күңелдән Сабан туе белән тәбрик итәм! Безнең халкыбыз өчен бу бәйрәм олы мәгънәгә ия. Ул язгы кыр эшләре тәмам­лануын билгеләп кенә калмый, татарларның хезмәт сө­ю­чәнлеген, кунакчыллыгын, күңел киңлеген һәм игенче хезмәтенә чиксез хөрмәтен ча­гылдыра.  Барчагызга да исән­лек, озын гомер, хезмәт уңыш­лары, гаилә иминлеге телим, — дип сөйләде.

Икмәк булса, җыр да бу­ла, диләр. Беренче чиратта, мәйданга авыл хуҗалыгы алдын­гыларын чакырдылар.  Менә алар, безнең батырлар: Камышлы район администрациясенең Мактау грамотасына авыл ху­җалыгында алдынгы техно­ло­гия­ләрне гамәлгә кертеп, бөр­текле, кузаклы һәм майлы культуралар җитештергән өчен ООО СХП «Раздольное» директоры Фаил Шәймарданов, күпьеллык намуслы хезмәте һәм иң югары күрсәткечләре өчен «Раздольное» механизаторлары Руслан Ангалышев,  Радмир Ангалышев, Илфат Гайнетдинов, склад мөдире Рим Харразов, ИП “Ф.С.Салахова” хуҗалыгы механизаторлары Радмил Гайсин, Әсфән Шәй­марданов, Ра­ил Габдрахманов, ИП “Р.Р.Шарафутдинов” хуҗалыгы терлекчесе Алмаз На­сыйров, ИП “С.М.Заляев” хуҗалыгы механизаторы Эльмир Гусаинов, техник җи­һаз­ларны модернизацияләү өчен ООО «Агровек» җитәкчесе Алек­сандр Зиньков, элек файдаланыштан чыккан җирләрне тиз арада әйләнешкә керткән ООО «СамараСпецТранс» җи­тәкчесе — Валентин Зуденков бүләкләнделәр.

Дәүләт Думасы депутаты Виктор Казаков күпьеллык намуслы хезмәте өчен фермер хуҗалыгы җитәкчеләре Ольга Гавриловага, Салават Җәләевка Рәхмәт хатлары тапшырды. Губерна Ду­ма­сының бюджет, салымнар һәм инвестиция сәясәте комитеты рәисе Виктор Кузнецов “Зерно Жизни” җәмгыяте директоры Николай Зыковны — губернаторның Мактау грамотасы белән, КФХ җитәкчеләре Раил Шәрә­фетдиновны, Альмир Нигъ­мә­туллинны, Руслан Галиевны, Рубин Хәмзинны губерна Думасының җиденче созыв депутатлары исеменнән Рәхмәт хатлары белән бүләкләде.

 

Мәйданнан халык өзелмәде

Хезмәт сөючән һәм кунакчыл безнең төбәк халкы. Сабан туе бәйрәмен күтәренке күңел белән, моңлы-дәртле җыр-биюләр, ярышлар, батыр­ларның кызу көрәшләре бе­лән, игенче хезмәтенә чиксез хөрмәт күрсәтеп үткәрә.

Сабантуй булгач, милли уен­нарсыз, күңел ачуларсыз бу­­ламыни ул? Алып баручылар уеннар башлануын игълан итүгә, бала-чага да, өлкәннәр дә мәйданга ашыкты. Кемдер авызына кашыкка йомырка салып йөгерә, икенчеләре аркан тартыша яисә чүлмәк вата. Капчык киеп сикерүче бала-чага, пар чиләкләр күтәреп су ташучы хатын-кызлар – бар җирдә дә күтәренке кәеф, бәйрәм рухы хөкем сөрә.

– Сабан туен ел да көтеп алам. Быел да бәйрәм шәп булды. Ярышларда дәртләнеп катнашам. 23 секунд эчендә баганага менеп төшеп, бүләк алдым, — дип сөйли Иске Похвистневодан килгән Шамил Шакиров. Аның баганага менеп төшүен күргән халык ах итте!

Баганага менүчеләр арасында Гали авылы егете Мид­хәт Муратовка да бәхет елмайды. Ул икенче результат күрсәтеп бүләк алды. Өченче, дүртенче урыннарга үзебезнең район егетләре Илнар Сафин һәм Рәмис Гыйниятуллин лаек булдылар. 

Гер күтәрүчеләр дә күп иде. 24 килограммлы герне  күтәргән шул ук Шамил Шакиров беренче урынга чыкты, икенче урын Дәүләткол егете Марат Шәвәлиевка насыйп булды, Балыклы авылы егете Альмир Нигъмәтуллин өченче урынны яулады. Кызлар арасыннан 16 килограммлы герне күтәрүдә беренче урынга Кләүле станциясеннән Диана Лебедева чыкты, икенче урында — Камышлы авылыннан Алсу Гөбәйдуллина, өченче урында — Исаклы авылыннан Наталья Бурмистрова.

- Искиткеч күңелле бу Сабантуй! Бәйрәм югары дәрә­җәдә оештырылган. Шәhәр Сабан туйларын да уздырды дисәм, ялгыш булмас. Анда ыгы-зыгы, ә монда искиткеч матур, һавасы саф, мәйдан киң, иркен. Камышлы якларының табигате искиткеч икән! Рәхәт­ләнеп ял иттек, — дип бәйрәм турында уй-фикерләре белән бүлеште Бөгелмәдән килгән Рамилә ханым.

 

Кем ул, милли көрәш батыры?

Ә бу вакытта мәйданда та­тар көрәше кызып бара ин­де. Бәйге ике келәмдә – яшүсмерләр һәм өлкәннәр ка­те­горияләренә бүленеп алып барылды. Камышлы Сабан туена байтак кына батырлар көч сынашырга килгәннәр. Арада күп еллар бил алышып, үз җирлеген таныткан, дан тоткан егетләр дә бар. Призлар фонды да кызыктыргыч, пылесослар, печән чапкычлар, хәтта төзү инструментлары да бар.

Көрәш бәйгесен балалар башлап җибәрделәр. Туу елларына карап, беренчелекне Мансур Турсунов (Самара), Әмир Абросимов (Камышлы), Илдан Гыйлаҗев (Яңа Усман), Дамир Галиуллин (Камышлы) алдылар.

Аннан олы буын батырлары мәйданга чыкты. Берничә сәгать бил алышканнан соң, ниһаять, батырлар билгеле булды. Өлкәннәр арасында 85 килограммнан өстәге авырлыкта беренчелекне Илдус Нуретдинов (Иске Усман), икенче урынны Руслан Латыйпов (Камышлы), өченче урынны Марсель Йосыпов (Яңа Усман) биләделәр. 85 килограммга ка­дәр үлчәмдә призлы урыннарны камышлылылар Кәрим Рузмәтов, Илвир Әхмәтов, Ришат Сәгыйдуллин яуладылар. Кунаклар арасыннан: Кәрим Рузмәтов — беренче, Илдар Фәттахов (Яңа Мансур авылы) — икенче, Рөс­тәм Махянов (Самара) — өченче урыннарны алдылар.

Сабан туеның иң мөһим һәм кызыклы өлешен күрер өчен келәм янына халык җыелды. Абсолют батыр исемен алу өчен ике баһадир – күп еллар Сабан туйларының абсолют батыры булган Илдус Нуретдинов (рәсемдә) һәм аның укучысы Кәрим Рузмәтов чыктылар. Көндәшләр икесе дә Камышлы җирлегеннән. Беренче раунд башлануын аңлатып сыбызгы тавышы яңгырагач та Илдус Нуретдинов бер бал алды. Калган вакытта көчләр йә бер якка, йә икенче якка күчте – берсенең дә баш бирәсе килмәде. Икенче раундта батырларның бил­ләренә сөлге бәйләделәр.

Соңгы  секундлар… Ике пәһ­леванның һәрбер хәрәкәтен йөзләгән кеше тын да алмый күзәтә. Остаз шомарак, ләкин Кәрим яшьрәк. Баш батыр булып кем калыр? Соңгы секундларда бөтен көчен җыеп, остаз укучысын аркасына салды. Шулай итеп, быелгы көрәштә дә Илдус абсолют батыр исемен яулады. 

Сабан туеның кульминациясе узды инде, ә халык мәй­даннан таралышырга ашыкмый әле. Шашлык, пылау сатыла торган акланда умарта күче диярсең. Бар җирдә дә күңел күтәренкелеге, дуслар һәм ту­ганнарның сагынышып очрашулары, җыр һәм көлешү тавышлары хөкем сөрә.

Бер сүз белән әйткәндә, кү­ңелле, җырлы-биюле, ярышлы Сабан туе үзенең бәхетле һәм кызыклы мизгелләре, җылы оч­рашулары белән хәтеребездә калсын, яңа җиңүләргә һәм казанышларга рухландырсын!

DSCF5585DSCF5544 DSCF5640 DSCF5654 DSCF5732 DSCF5733 DSCF5831

Фәния КӘРИМОВА.

«Бердәмлек». 

Просмотров: 899

Комментирование запрещено