РФ атказанган укытучысы, халык мәгарифе отличнигы, Тупли авылы мәктәбенең ветеран мөгаллимәсе Зөлфирә Мөстәкыйм кызы ГЫЙМАТДИНОВАга!

SONY DSC

Хөрмәтле Зөлфирә ханым!

Сезне туган көнегез белән кайнар кот­лыйбыз!

Сез Тупли мәктәбендә күп еллар буена математика фәнен укыттыгыз. Авыл халкы алдында абруегыз зур, Сезне хөрмәт итәләр. Сезгә карата эчкерсез, ихтирамлы, рәхмәтле хисләребезне бер нинди дә бүләк алыштыра алмас рәхмәт сүзе аша җиткерәбез, хөрмәтле мөгаллимәбез. Сабырлыгыгыз, зирәклелелегез өчен рәхмәт, мең рәхмәт.

SONY DSCКүңелегездәге яктылык, җылылык һичкайчан сүрелмәсен,  изгелек беркайчан да саекмасын. Кайгы-хәсрәт күрмичә, картаюны сизмичә, яшәү дәрте сүнмичә, шатлыкта яшәгез. Исәнлек-саулык Сезгә, туачак таңнарыгыз һәрвакыт нурлы булсын.

Шәкүровлар гаиләсе.

Просмотров: 1119

Комментирование запрещено