Яңа Мансур Сабан туе ярыш-уеннарга бай

мансур 5Узган атна шимбәсендә Похвистнево районының Яңа Мансур авылында да Сабан туе гөрләде. Һава торышы салкынчарак булса да, бәйрәм зур әзерлек белән бик күңелле үтте. Ерак араларны якын итеп авылга кунаклар килде, шә-һәрләрдә яшәүче балалар һәм оныклар кайтты. Бу көнне олысы-кечесе, төрле елларда мәктәпне тәмамлаган сыйныфташлар, спорт сөючеләр һәм моң-җырга гашыйк кешеләр бер мәйданга жыелдылар.

Бәйрәм, һәрвакыттагыча, матур сүзләр, шигырь-җырлар белән башланып китте. Похвистнево районы башлыгы Юрий Рябов халыкны милли бәйрәм белән котлады һәм алдынгыларга бүләкләр, акчалата премияләр, Мактау һәм Рәхмәт хатлары тапшырды. Яңа Мансур халкына аерым рәхмәтен белдереп: “Төрле өлкә программаларында катнашып, авылыгызны төзекләндерәсез, афәрин!” — диде.

Авыл җирлеге башлыгы Илмир Гыйззәтуллин да авылдашларына Мактау грамоталары өләште. Фермерлар Ринат Сәгыйров һәм Асия Шәй¬хетдинова тырыш хез¬мәткәрләренә премияләр һәм Рәхмәт хатлары тапшырганнан соң яңа, матур сәхнәдән Мансур авылы, Похвистнево Мә¬дәният сарае һәм Камышлы районы сәнгать осталары башкаруында моңлы да, дәртле дә җырлар агыла башлады. Бигрәк тә Зөлфия Арсланова башкаруындагы җырлар күңелемә ятты. Казан артистларын эзләп йөрисе дә юк, үзебезнекеләр дә бик шәп булдыра икән.

Менә олы яшьтәге агаларыбыз Илдар Фәйрушин һәм Айрат Миназиев көрәш бәйгесен башлап җибәрделәр. Башта мәйданга яшүсмер балалар чыкты. Кунаклар арасыннан чыгып көрәшүчеләр дә булды. Абсолют батыр исеменә шушы авыл баһадиры Илдар Фәттахов лаек булды. Шуны да әйтеп үтәргә кирәк: сигез көрәшченең берсе дә бүләксез калмады.

Шуннан соң иганәче Рамил Гыйззәтуллин абыйсы Хәбибулла Гыйззәтуллин истәлегенә тагын бер көрәш бәйгесе игълан итте. Анда дүрт көрәшче катнашты һәм җиңүче булып Салават Шириязданов танылды.

Ат чабышларында ике кеше ярышты: Камышлыдан – Шах Әхмәтов һәм яңамансурлы Кыям Садриев. Аларның ике¬сенә дә унар мең сум акча тапшырылды.

Гер күтәрүдә 18 яшькә кадәр категориядә — Иске Ярмәк егете Илнар Насыйров, олыраклар арасыннан Иске Похвистневодан килгән авылдашлары Шамил Шакиров җиңделәр.

Яшүсмер балалар капчык киеп йөгерделәр, чүлмәк ваттылар, күзләрен бәйләп кайчы белән үзләренә бүләкләр кисеп алдылар. Баһадирдай ирләрнең, баганага атланып, капчык белән сугышуын карап тору да бик кызык тамаша икән. Ә аучы чаңгылары киеп үлән баскан болында ярышу тагын да күңеллерәк. Бүләк өчен түгел, кызык өчен уйнала торган бу ярышта искеярмәкле Наил Минһаҗев җиңеп чыкты. Икенче урынны — мансурлы Равил Шәмсетдинов, өченче урынны ми¬нем тормыш иптәшем Ис¬кән¬дәр Минегалимов алдылар.

Яңа Мансур авылы Сабан туе гел шулай, гадәти булмаган ярыш-уеннарга бай. Быел, мәсәлән, Айрат Миназиев Яр Чаллыдан ала җиңел арба алып кайткан. Шуңа берәрсен утыртып, вакытка чабыш оештырдылар. Беренче урынны алучыга шушы арба тапшырылды да инде. Халык бу тамашадан да эче катып көлде.

Элек-электән татар хатын-кызлары көянтә-чиләк белән су ташуда ярышкан. Суын түкми-чәчми беренче булып килүчегә бүләк тапшырылган. Бу гореф-гадәт әле дә яшәп килә. Җәе бик кызу булып, коеларда су бетеп торган чакларда хәзерге хатын-кызларга да көянтәләп су ташырга туры килә. Шулай эшләгәндә аркаларыбыз языла, муеннарыбызга массаж була, гәүдәләребез тураеп китә кебек.

Ә хәзерге ярышларны ка¬рап-карап тордым да элек¬кечә җитез итеп су ташучылар юк инде, дигән нәтиҗәгә килдем. Ярыш игълан ителгәч, кайберәүләренең чиләкләре ычкынып төшеп калды, икенчеләренең сулары түгелде. Ярышта ирләр дә катнашты, җиңүчеләр дә булды.

Әлбәттә, Сабан туе милли ризыкларга да бай иде. Тәм-томнар, шашлык-пылау пешерүчеләр кунакларны сыйлый тордылар. Төркем-төркем җыелып, күрешү бәхетенә сөенеп торучылар арасында да көлешү-шатланышу тавышлары гына түгел, җыр-бию дә булды. Икенче елга да шулай дөньялар имин, үзебез сау-сәламәт булып, шундый күңелле очрашулар насыйп итсен иде.

мансурмансур 5 мансур 4 мансур 3 мансур 2 мансур 1

Җәмилә МИНЕГАЛИМОВА.

Камышлы — Яңа Мансур - Камышлы.

«Бердәмлек».

Просмотров: 675

Комментирование запрещено