Яшьләр һәм эшкуарлар берләшә

СОВЕТ20 июньдә Самараның Җә­мигъ мәчетендә, өлкә татар автономиясе рәисе Ән­вәр Гор­ланов рәислегендә, ре­гио­наль Диния нәзарәте кар­шындагы Иҗтимагый совет утырышы үткәрелде. Аның эшендә региональ Диния нә­зарәте рәисе, мөфти Талип хәз­рәт Яруллин, милли-мәдәни татар оешмалары вәкилләре, эшкуарлар һәм актив яшьләр катнашты.

Көн кадагында – элек ре­гио­наль Диния нәзарәте план­лаштырган эшләрне тормышка ашыру: Тарихи мәчетне төзекләндерүне тәмамлау, “Балалар өчен дини мәгърифәт үзәге” ачу һәм башка мәсьә­ләләр.

Шушы көннәрдә Корбан гае­тенә әзерлек бара, дип бил­геләп үтте Талип хәзрәт. Бы­ел гает 9 июльгә туры килә һәм 13 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Традицион чаралардан тыш, 17 июльгә “Чайка” чаңгы базасында балалар өчен Корбан гаете уздыру каралган. Мөфти бу чараны уздыруда эшкуарлар һәм яшьләр ярдәм итәр, дигән ышаныч белдерде.

Тарихи мәчетне рекон­струкцияләү турында Тари­хи мәчет Советы рәисе Усман хаҗи Илингин сөйләде. Соң­гы елларда бик күп эшләр баш­карылган: фундаменты ныгытылган, инженер ком­му­ни­ка­цияләре алыштырылган, һава алышыну, янгын кисәтү системалары булдырылган, эчке һәм тышкы бизәлеше буенча да эшләр тәмамланып килә. Мәчетнең тарихи бинасына өс­тәп тагын ике катлы бина корылган һәм манара куелган, цоколь этажында инженер корылмалары һәм кирәк-ярак сак­лау өчен бүлмәләр булдырылган. Көзгә таба бөтен эшләр дә тәмамланырга һәм яңартылган Тарихи мәчетебезне ачу тантанасы булырга тиеш. Шуның өчен йорт фасадларын, склад бинасын, бәдрәфләрне яңартырга, койма-сукмакларны яңартырга һәм тирә-ягын куак-чәчәкләр белән бизәргә ки­рәк булачак. Усман хаҗи реконструкция эшләрен вакытында тәмамлау өчен активрак булырга өндәде. Ачу тантанасы ва­кытына Тарихи мәчетебез ялтырап торырга тиеш.

Утырышта “Балалар өчен дини мәгърифәт үзәге” өс­тә­мә белем бирү үзәген ачу мәсьә­ләсе дә күтәрелде. Мо­ның өчен кирәк булган лицензия әле 2019 елда ук би­релгән булган. Ләкин, пандемия һәм методик күрсәтмәләр үзенчәлекләре аркасында, ачыла алмыйча торган. Фонд директоры Руслан Мостафин сүзләренә караганда, Мәгариф үзәге эшчәнлеге­нә акча юнәтү, материаль-техник база булдыру мәсьәләләре әле­гә чишелешен көтә. Өлкә хөкүмәте укытучыларның хез­мәт хакын түләп торуны үз өс­тенә алырга риза булса, башка чыгымнар ре­гио­наль Диния нәзарәте өстенә төшә. Шуңа күрә бу эштә эшкуарлар ярдәме һәм тәҗрибәле педагогларның методик эшләнмәләре кирәк булачак.

Утырыш ахырында Дини мәгариф үзәген ачуны тизләтү буенча абруйлы комиссия булдырылды.

Данияр СӘЙФИЕВ, ре­гио­наль Диния нәзарәте пресс-секретаре.

«Бердәмлек».

Просмотров: 963

Комментирование запрещено