Керсез җаннар һәм изге ниятләр

DSC_0997-scaledБыел Идел буе Болгарстаны ислам динен рәсми рәвештә кабул итүнең 1100 еллыгын билгеләп үтәбез. Шул уңайдан региональ Диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт Яруллин белән әңгәмә корып, Самара өлкәсендә дин торышы һәм башка конфессияләр белән мөгамәләләр турында сөйләштек.

– Талип хәзрәт, Болгар җиренә ислам динен Мөхәммәд пәйгамбәрнең өч сәхабәсе алып килү турындагы риваятьнең яшерен мәгънәсе Сезгә билгелеме? Ислам динендә идеаллар бармы?

– Илебез мөселманнарын быел истәлекле вакыйга көтә: без Идел буе Болгарстаны тарафыннан рәсми рәвештә ислам динен кабул ителүнең 1100 еллыгын билгеләп үтәбез. Бу борынгы бабаларыбызны дога белән искә алу өчен бик яхшы сәбәп. Алар беркем тарафыннан да тагып бирелмәгән ислам динен үз ихтыярлары белән, чын күңелдән кабул иткәннәр, Идел буенда тиңе булмаган шәһәрләр төзеп, кәсепчелек белән көн күргәннәр. Шуны да әйтеп үтәргә кирәк: аңа кадәр дә Идел буенда ислам динен тотучылар күп булган. Хәзерге татарларның ата-бабалары әле 922 елга кадәр үк ислам дине кануннары буенча яшәгәннәр. Ә Ибн Фадлан җитәкчелегендә Багдадтан килгән илчеләр ислам динен рәсми рәвештә кабул итү процедурасын үткәргәннәр, халыкны дөрес итеп намаз укырга өйрәткәннәр, дини гореф-гадәтләр белән таныштырганнар.

Белгәнебезчә, ислам динен Гарәбстан халкы да бертавыштан һәм берьюлы кабул итмәгән. Идел буена да ул йөз елдан соң, хәлиф әл-Мөхтәдир чорында гына килеп җиткән. Татар историяграфиясенең иң мөһим хезмәте булып саналган «Таварихи Булгари» язмасыннан күренгәнчә, борынгы болгарлар җиренә ислам дине Айдар хан (VIII гасыр – 865 ел — Идел буе Болгарының дүртенче хәкиме, Тукый илтәбәр улы) чорында килеп җиткән. Аны Абдаррахман ибн Зубейр, Хантал ибн Раби һәм Зубейр ибн Джа’да атлы сәхабәләр таратканнар. Алар Айдар ханның авыру кызын тылсымлы рәвештә савыктырганнан соң, хан үзе дә, якыннары да ислам динен кабул итәләр. Әлбәттә, бу риваять кенә. Ләкин татар халкы гасырлар буе аңа чын күңеленнән ышанып килгән. Ә Болгарда сәхабәләргә һәйкәл дә куелгач, риваять хәзерге заман халкы арасында да киң таралган.

Ислам дине идеалларына килгәндә, монда фәлсәфә корып утырырга урын бар, әлбәттә. Ләкин мин кыскача әйтермен: ислам дине кешенең эчке дөньясын үзгәртү көченә ия. Ул шәхеснең холык-фигылен, әдәп-әхлагын үзгәртеп корырга ярдәм итә. Керсез җанлы һәм изге нияттә булу – Аллаһыга табынып яшәүнең яртысы дигән сүз. Дингә бөтен күңелең белән ышанасың, башкаларга яхшылык итәргә тырышасың, ә моның өчен Аллаһыдан берни дә өмет итмисең икән – шул идеал буладыр инде ул һәм һәр кеше дә шундый булу өчен үз-үзе өстендә армый-талмый эшләргә тиеш. Мөселман кешесенең уй-фикерләре, ниятләре саф һәм керсез, ә рухи үсеше югары булырга тиеш.

– Үткән май аенда Сез Казанда татар руханилары җыенында катнашкан идегез. Анда Россиянең 72 регионыннан 1100 дин эшлеклесе чакырылган. Мондый чараларның асылы нидә? Әлеге очрашуларның җәмгыятебезне үзгәртеп коруда роле зурмы?

– Казанда мондый очрашулар 11 ел буе үткәрелеп килә инде. Мөселман руханилары танышу, тәҗрибә уртаклашу, ниндидер катлаулы мәсьәләләрне бергәләшеп хәл итү өчен җыелалар. Кызганычка, әйдәп баручы дин вәкилләренең даими очрашып тору урыннары күп түгел. Советлар Союзы таркалу белән мөселман лидерлары тормышында да үзгәрешләр күп булды. Мәсәлән, Диния нәзарәте берничәгә таркалды. Вакыт узу белән аларның кайберләре юкка чыкты, икенчеләре, киресенчә, үсеш алды. Һәрберсе үз тормышы белән яши, үз чараларын, очрашуларын, форумнарын уздырып тора. Ә Казанда, тарихи ватаныбыз башкаласында җыелганда, без төрле җирләргә сибелеп яшәүче татар халкын берләштерү һәм ислам дине темаларына сөйләшәбез. Заманында татарның танылган акыл иясе Шиһабетдин Мәрҗани динебез исламны саклау өчен татар милләтенең кием-салымы, гореф-гадәтләре, туган теле кебек милли маркерлардан кулланырга кирәк, дип белдергән булган. Бу сүзләр бүген аеруча актуаль. Дин тыелган заманнарда нәкъ менә шул миллилек динне саклап калырга ярдәм иткән, яралгы формасында гына булса да, дин дәресләре укытылып килгән. Ата-бабаларыбыз, бәлки, ислам диненең нечкәлекләрен әйбәтләп белмәгәннәрдер дә, ләкин алар динебезне милли гореф-гадәт итеп саклап кала алганнар. Безнең бурычыбыз – аны тирәнтен өйрәнү, үстерү һәм башкаларның аңына да илтеп җиткерү. Аллага шөкер, бүген без мәчетләр корабыз, халыкны вәгазьли һәм укыта алабыз. Димәк, илдә дин иреге бар.

– Сез кемнәрне чын мөселман кешесе дип саныйсыз? Россиянең иң күпконфессиональ регионы булган Самара өлкәсендә үзләрен чын мөселман кешесе дип санаучылар күпме?

– Безнең регион Европа һәм Азия чигендә урнашкан. Шуңа күрә биредә бик күп милләтләр һәм диннәр вәкилләре яши. Әлбәттә, христиан һәм ислам дине иң күп санлы. Шулай ук иудейлар һәм католиклар да байтак. Аллага шөкер, барысы белән дә дус яшибез.

Ислам динен күбесенчә татарлар, казахлар, башкортлар, Урта Азия һәм Кавказ халыклары тота. Мигрантлар күбәйгән саен, мәчетләр дә тула бара. Ә мәчеттә барысы да бертигез. Бүгенгә 250 меңләп кешене ислам динен тота дип әйтә алам. Ә кайсысы – чын мөселман, кайсысының иманы камил түгел – әйтеп булмый. Аллаһы Тәгаләгә ышанган, кулы һәм теле чиста булып, башкаларга начарлыклар кылмаган кешеләр мөселманнар булып санала.

– Самара өлкәсендә яшәүчеләргә башка милләт һәм дин вәкилләре нинди дә булса йогынты ясыймы?

– Башка дин һәм милләт вәкилләре белән бер шәһәр һәм авылда яшәү бер-беребезнең культурасын баета, дип әйтер идем. Бүгенге көндә тиңе булмаган гореф-гадәтләребезне саклап һәм үстереп яшәү мөмкинлеге бар. Самара өлкәсендә эшләп килүче Халыклар дуслыгы йорты да бу юнәлештә зур ярдәм күрсәтә. Анда берничә дистә оешмалар теркәлгән. Алар үзләренең гореф-гадәтләрен һәм мәдәниятләрен пропагандалау белән шөгыльләнәләр, ә зур бәйрәмнәренә башка милләт кешеләрен дә дәшәләр, кунакка йөрешәләр, төрле чаралар оештыру эшләрендә катнашалар. Төрле милләтләр мәдәнияте дингә йогынты ясыймы дигән сорауга мин болай җавап бирер идем: “Динле мәдәният, мәдәнияттәге дин кебек үк, тыгыз укмашкан”.

– Бүгенге җәмгыятьтә диннәргә бик аз урын бирелә, диләр. Бу барлык диннәргә дә кагыла, һәм ислам дине дә бу кагыйдәдән чыгарма түгел. Дөньяда һәм, аерым алынган Самара өлкәсендә, дингә караш ниндирәк дип уйлыйсыз?

– Советлар Союзы таркалгач, дингә тартылучылар саны бермә-бер артып киткән иде. Ләкин хәзерге вакытта дин хөкүмәт сәясәтенә йогынты ясый алмый. Аның каравы, җәмгыять тә хөкүмәттән аерыла алмый. Димәк, җәмгыять аша, хөкүмәт эшләренә нинди дә булса йогынты ясап була.

Шуны да әйтеп үтәргә кирәк: хәзерге заман кешеләре акыл белән фикер йөртәләр һәм традицион диннәргә йөз тоталар. Минем фикеремчә, традицион диннәр Россия халкын берләштерүче көч була алалар. Чөнки Авраамның дин кануннары башкаларныкы белән бик охшаш – барысы да яхшылыкка өндиләр. Шул кануннар буенча яшәсәк, илебездә иҗади җәмгыять төзеп булыр иде. Моның өстендә эшләргә генә кирәк. Бигрәк тә атеизм арбасына утырып, билгесез юл белән киткән динсезләргә игътибарны арттырсак иде.

– Хәзерге заман мәгърифәтенә нинди бәя бирә аласыз? Ислам дине моның өчен нинди чаралар куллана?

– Кызганычка, без бүген әхлаксызлык чәчәк атуын күрәбез. Элек нинди дә булса цензура бар иде әле. Яхшымы ул, начармы, анысы икенче мәсьәлә. Ләкин кешене әдәп һәм әхлак кысаларында тота иде әле ул. Хөкүмәт тә халыктан тәртип таләп итә иде. Бүген исә дөнья ничек бара, шулай бара. Яшьләрне бу гамьсезлектән коткарасы, күңелләренә яхшылык, тәрбия орлыклары саласы, туры юлны күрсәтәсе бар. Һәм бу дини конфессияләрнең төп эше, дип саныйм. Ныгып бетмәгән җаннарны яхшылык ягына аудару өчен көрәш кырыс булыр, дип уйлыйм. Бу җиңүне яулап алырга кирәк. Шуның өчен Диния нәзарәте каршында балалар өчен якшәмбе мәктәпләре ачабыз, каникуллар вакытында җәйге ял лагерьлары оештырыла, ислам дине нигезләре буенча курслар, яшьләр өчен форумнар оештырылып тора. Динне тирәнрәк өйрәнергә теләүчеләр өчен мәдрәсәләр бар. Якын планнарыбызда – балалар өчен Дини мәгариф үзәге ачу. Аның лицензиясе дә бар инде.

– Җәмәгатьчелекне дин юлына бастыруда руханиларның роле зурмы?

– Беренче чиратта, имамнарның вәгазьләре үтемле булырга тиеш. Имам турыга аудиториягә мөрәҗәгать иткәндә аны, әлбәттә, игътибар белән тыңлыйлар. Икенче юл – яшьләр белән эшләү. Самара шәһәренең мәгариф департаменты белән мөфтият арасында килешү төзелгән. Без төрле массакүләм чараларда, “түгәрәк өсләл”ләрдә, семинарларда катнашабыз, массакүләм матбугат чаралары белән тыгыз элемтәләр булдырабыз, хастаханәләр, балалар йортлары, хәрби частьләр һәм төрмәләр белән элемтә тотабыз. Безнең фикеребезчә, кайчандыр туры юлдан тайпылып зинданга эләгүчеләр иреккә кеше сыйфатында чыгарга тиешләр. Шулай ук мәчетнең сайты да эшләп тора, кем кызыксына – кереп карасын.

– Ә хөкүмәт дини оешмалар белән нинди мөнәсәбәттә? Хакимияттән нәрсә көтәсез?

– Чиркәү-мәчетләр хөкүмәттән аерылган булуга карамастан, алар безнең эшчәнлек белән кызыксынмыйлар дип әйтеп булмый. Без хөкүмәт белән тыгыз элемтәдә эшлибез. Өлкә һәм шәһәр администрацияләре каршында махсус бүлекләр дин оешмалары һәм милли оешмалар эшен алып баруда катнашалар. Барыбыз өчен дә иң мөһим бурычларның берсе – экстремизмга каршы аяусыз көрәш алып бару. Без аның кайдан һәм ничек килеп чыкканлыгын белергә тиешбез. Минемчә, экстремистлар ислам диненең асылын белмичә эш итәләр. Җәмгыятьнең төрле катламнарга бүленгән булуы, хөкүмәт органнарының игътибары җитмәү дә аларның тегермәненә су сала. Бу проблемаларны без бергәләшеп чишәргә тиешбез.

Көнбатыш илләрдәге «родитель-1» һәм «родитель-2» төшенчәләрен дә тамырыннан алып ташларга һәм моңа каршы нык торырга кирәк.

– Дини мәгърифәтчелек программасы буенча нәрсәләр укыталар? Самара өлкәсендә дини уку йортлары бармы, булмаса, кайда барып укырга була?

– Безнең өлкәдә барлыгы ике мәдрәсә: “Самараның – “Нур” һәм Гали авылының “Гали” мәдрәсәләре. Моннан тыш, һәр мәчеттә дә курслар эшләп тора, имамнар йә үзләре, йә мөгаллим яллап, ислам дине нигезләре укыталар. Югары белем алырга теләүчеләр Татарстанның Ислам университетына кереп укый алалар.

– Самарада татар мәктәбе дә бар бит? Бүгенге көндә өлкәдә татар теле буенча тирән белем алып буламы?

– Әйе, “Яктылык” мәктәбебез бар һәм без аның белән бик тә горурланабыз. Анда атнасына ике – өч дәрес татар теле керә. Ләкин моның белән генә татар телен тирәнтен өйрәнеп булмый. Кызганычка, кайбер авыл мәктәпләрендә ата-аналар, үзләре гариза язып, балаларына татар телен укытмауны соралалар. Бик кызганыч. Шулай итеп, балалар татар телен ипилек-тозлык кына беләләр. Димәк, алардан шигыйрьләр һәм язучылар, журналистлар һәм татар теле укытучылары да чыкмаячак. Димәк, балалары да татар телендә бер кәлимә сүз дә әйтә алмаслар, дип уйлыйм. Менә шушы хәлне икенче якка борып җибәрү буенча безгә әле тагын бик күп эшләргә туры киләчәк.

Данияр СӘЙФИЕВ.

«Бердәмлек».

Просмотров: 848

Один комментарий