Авылым кызы

i (1)Авылым Ярмәкнең кешеләре
Бигрәк якын күңелемә.
Барысы да ачык, сәлам бирә,
Сөйләшеп дәрт алам йөрәгемә.

Юкәле тау янында, ямьле яр буйларында
Тора Хәлил абый корган матур бер өй.
Моңлы итеп сандугач сайрый
Шушы җиргә ямен биреп.
Ярмәк кызы Бадия апа җәен кайта
Бу йортка җылы өләшеп. 

Бар да — тәртип, йорт-каралты
Җиренә җиткерелгән, өйдә музей ясалган.
Өлгерә Бадия апай бар җиргә дә,
Күңеле аның шулай яралган.

Менә шундый Бадияләр белән
Авылым горур бүген дөньяда.
Нәсел шәҗәрәсен ясаганнар белән
Музей-өйләр торсын мәңгегә.

Матур итеп яши апа, балкый,
Авылыбызга ямь биреп,
Без дә шулай яшик әле
Җир-анага баш иеп.
Халыкның нәселен, үткәнен,
Аның күңел хәзинәләрен
Өйрәнгәндә генә,
Ватаныбызны ярату хисләре
Тәрбияләп була.
Тәрбиянең нигезе гаиләдә, әти-әни,
Әби-бабай катнашында салына.
Кеше үзе турында киләчәк буынга
Якты истәлек калдырырга тырыша.
Бадия апа үз тырышлыгы белән
Безгә шуны күрсәтә.

Иске Ярмәк авылындагы Озерная урамы, 2 адресы буенча урнашкан кечкенә генә, пөхтә, матур йортка күз төшә. Балаларын сагынып көтүче әниләр һәм әбиләр карап тора сыман ул йорт тәрәзәләреннән.

Матурлыкны оештырып, туплап, һәрчак яңартып торучы анда — Бадия апа Йосупова. Һәр ел яздан көзгә кадәр Баулыдан туган йортына — әтисе Мусин Хәлил абый корган өйгә кайтып тора ул.

Музей-йорт — һәр кешегә дә тарихны барларга яхшы җирлек. Бу — Бадия апай хезмәте, ул шушы авылыбызда туып-үсә. Балачагы, яшьлеге тегермәнле, арбалы, чаналы елларда калган.

Социаль реабилитация бүлегенә йөрүчеләр, унлап хатын-кыз, бардык экскурсиягә бу йортка.

Бадия апабыз капка төбеннән үк каршы алды. Йортка үттек. Биредә матур, чиста өй алды күренде. Кечкенә генә веранда чигешләре белән күзне җәлеп итте. Сакланып калынган таш подвалда җәйге кухня булдырылган.

Керәбез ишек алдына, идәннәрдә — тукыган паласлар. Хуҗалык җиһазларына күз төште: күмер үтүге, гөбе, чуеннар, керосин лампалары — барысы да матур гына тезелеп тора. Безнең чор белмәгән җиһазлар да урын алган. Тәрәзәдә — үткән заман челтәре.

Өйгә керү белән әби-бабаларыбыз яшәгән заманда пәйда булдык. Түр якта — тимер түшәк, матур бизәкләр белән чигелгән япма ябылган, мендәрләр зәвыклы челтәр белән капланган.

Түшәк янында бишек эленгән, хуҗабикә апабыз сүзе буенча, ул шунда үскән икән. Бишекнең дә чаршавы бар. Диварларда — матур чигешләр, идәндә — киндер палас, чормада өстә — яңа мендәрләр.

Диварда шулай ук ир-ат костюмы, киндер ыштан, камзол түбәтәй һәм кыек якалы ак күлмәк эленеп тора. Аның янында хатын-кыз костюмы, бала итәкле, чигүле күлмәк, камзол, калфак. Болар — Бадия апаның әти-әнисе киемнәре.

Ерак түгел кечкенә өстәл, анда Бадия апайның әтисе Хәлил абый медальләре, сугыштан язган хатлары, курсант вакытында язган язмалары, колхоз һәм авыл советы председателе булган чактагы документлары. Барысы да барлап файлларга, папкаларга җыелган.

Күп кенә фотолар диварларга эленгән, өстәлгә куелган. Магнитофон кабызып җибәргәч, еллар аша ерып килеп чыккан кебек Хәлил абый башкаруында мөнәҗәт яңгырый, тетрәндерә. Аерым коллекция иске акчаларга багышланган.

Икенче бүлмәдә түшәк, борынгы шкаф, чигүле сөлгеләр. Диварда — йөз елдан да артык тарихы булган сәгать, бабасыннан калган истәлек.  Мәктәп формасы, пионер галстугы, алъяпкыч, значоклар җыентыгы үзенә бер экспонат булып тора: октябрят, комсомол значогы да сакланган.

Үзенә бер матурлык өсти милли татар сәхнә костюмнары. Бадия апа да, аның ире дә сәнгать кешеләре булулары күренеп тора. Озак еллар алар клубларда, мәдәни чараларда актив катнашып торганнар.

Өстәлдә китаплар, альбомнар, мәктәп истәлеге булып калган көндәлекләр (дневниклар), дәфтәрләр, фоторәсемнәрдән классташлар очрашуына ясаган коллаж да диккатьне алып тора.

Зингер тегү машинасы тәрәз төбенә урнашкан, идәндә — паласлар, совет чорындагы тузан суырткыч. Шкаф өстендә — музыкаль уен кораллары: гармуны, скрипкасы, мандолина.

Барлык әйбердән дә вакыт дулкыннары сирпелеп тора. Музей-йорт крестьян тормышын хәтерләтә.

Борынгы заманнардан ук татар халкында ата-баба нәселен белү изге бурыч булып саналган. Буыннар бәйләнеше, шәҗәрә… Бадия апайның да нәсел шәҗәрәсе бар. Ул аны киләсе буынга дип ясаган.

Бүгенге чорда әхлаклы, изге урыннарга хөрмәт белән караучы, халыкка хезмәт итәргә әзер булган, әдәпле шәхес тәрбиялим дисәң, балага кечкенәдән үк туган төбәге, нәселе тарихын өйрәтүдән башларга кирәктер. Менә шушы зур эшне Бадия апай бик уңышлы алып бара, дип саныйбыз.

Бадия апабыз! Үз нәселең белән, туган җирең белән горурлану хисләре күңелегезне җылытып торсын!

i (1)i (2) i (3) i (4) i

 
Нурия ГАФУРОВА.
 
Иске Ярмәк авылы, Камышлы районы.

КОНТЕКСТ:

 

 

Просмотров: 855

Комментирование запрещено