Авыл фельдшеры

ИсмаиловаКүп вакытта авыл кешесе­нең шәһәр поликлиникалары буенча йөрергә мөмкинлеге юк. Район Үзәк хастаханәсенә дә тиз генә барып җитәр өчен башта машина эзләргә туры килә. Шуңа күрә, көн булсынмы, төнме, беренче чиратта авыл фельдшерын чакырталар. Күп очракта авыруның хәле медицина хез­мәткәренең тәҗрибәсенә, бе­леменә һәм, әл­бәттә инде, үз өстенә җавап­лылык алырга әзер булуына бәйле була. Фельд­шер һөнәре киңкырлы бит ул.

Әлбәттә, сәламәтлек сак­лау хезмәткәре үз карамагындагы бөтен кешеләргә дә игътибарлы булырга тиеш. Ул авылдашларына диспансеризация үтәргә кирәклеген исләренә тө­шереп тора, авыруы озакка су­зылганнарны хастаханәләргә салып дәвалауда булыша, санаторийларга юллама алуда да аның ярдәменнән башка булмый…

Елховка районы, Губан Күл авылы фельдшер-акушер пунк­ты җитәкчесе Рәйсә Тимергали кызы Исмаилова да шундый миһербанлы зат. Ул 27 ел буе авыл халкына медицина ярдәме күрсәтеп тора. Ә хезмәт стажы аннан да күбрәк.

Тумышы буенча ул Таҗик­станнан. Бала чагыннан табиб булырга теләп, Коканд мед­училищесын тәмамлаганнан соң район хастаханәсенең ашыгыч ярдәм күрсәтү бүлегендә эшли башлый, кияүгә чыгып, балалары тугач, туган авылындагы балалар хастаханәсенә кү­чә, бер ук вакытта балалар бакчасында да шәфкать туташы вазифасын башкара. Ул елларны Рәйсә апа бик җылы хисләр белән искә ала. «Табошар бис­тәсендә яшәүче ата-аналар да, хастаханә хезмәткәрләре дә мине хөрмәт итеп, эшемне хуп­лап торалар иде», — дип сөйли.

1994 елда, Советлар Союзы таркалгач, Исмаиловлар гаиләсе Елховка районы, Губан Күл авылына килеп урнаша һәм Рәйсә Тимергалиевна, тагын 27 ел буе фельдшер булып эшләп, 50 еллык стаж белән пенсиягә чыга.

Шушы гомерендә Рәйсә Тимергали кызына күпне күрергә туры килгән. Караңгы көзге карлы-яңгырлы төннәрдә, фонарик тотып, авыл  тыкрык­лары буйлап йөрергә җиңел түгел. Ләкин профессиональ горурлык чигенергә ирек бирми. Бернигә дә карамастан, ул ашыгыч ярдәм машинасыннан алда килеп җитеп, беренче ярдәмне күрсәтә. Авыруның сәламәтлеге, ә кайчакта гомере дә аның кулларында булуын ул бик яхшы аңлый. Күпьеллык гадәт буенча, авыл халкы хәзер дә аңа шалтыратып киңәшәләр, ә кайчакта ярдәм итәргә дә туры килә.

Менә шундый аяусыз хез­мәте өчен Рәйсә Исмаилова күп тапкырлар Рәхмәт хатлары һәм Мактау грамоталары белән бүләкләнгән. Авыл халкының хөрмәте, тануы, яхшы сүзләре дә аның йөрәген җылытып тора.

Татьяна СЕВАСТЬЯНОВА.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1081

5 комментариев

  1. Гельгеня Салахутдинова Сайфуллова в пишет:

    Рэйсэ апа, исэн булыгыэ, котлыйбыз, рэхаткэ кумелеп яшэгез. Рэхмэт сезгэ бик зур

  2. Рəйсə апа супер молодец так держать, многих лет вам и низкий поклон.

  3. Исяннек телибез Ряйся апа сезгя

  4. Поздравляем

  5. АЛЛА БИРДЕ БЕЗНЕН АВЫЛГА РЭЙСА АПАНЫ ЯРДЭМЛЕ ЛЮБОЙ ВАКЫТТА КИЛЭ ЯРДЭМЭ ХОДАЙ ИСЭННЕГЕН БИРСЕН УЗЕНЭ