Тегүче дә, чигүче дә, аш-су остасы да…

Мадина ГалиуллинаӘниебез Мәдинә Галимул­ла кызы Галиуллина 1932 елның ямьле июлендә Камышлы районының Яңа Ярмәк авылында дөньяга аваз салган. Бала чагы ачлык, сугыш елларына туры килгәнлектән, бик күп яшьтәшләре кебек үк, бары тик 4 сыйныф белем ала алган.

Үсеп буйга җиткәч, эш эз­ләп, Свердловск шәһәренә китеп урнаша. Әмма, мәхәббәт дигән нәрсә үзенекен итә – булачак әтиебез, Мөхтәбәр атлы Иске Ярмәк егете аны үз авылына алып кайтып, никах укыталар һәм матур гына тормыш корып җибәрәләр.

Башта абыем Ильяс, аннан мин – бик тә чая кыз Җәмилә, аннан Гамилә, Илдар, Илһамия туганбыз. Шулай итеп, әни бе­лән әтиебезнең биш шатлыгы булып, бишек җырларын тың­лап, гөрләшеп, матур гына үс­тек.

Абыем белән мине, элек балалар йорты булып торган бинада оештырылган балалар бак­часына йөрттеләр. Ул вакытта кибетләрдә кием-салым булмаганлыктан, безгә күлмәк, ыштаннарны әни үзе тегеп ки­дерә иде. Без фабрикада тегелгәннән дә матуррак кос­тюмнар киеп үстек. Алланың рәхмәте яусын әниебезгә. Бәй­рәмнәргә кияр өчен акбүз кофточка һәм күлмәк тегеп, аны чигешләр белән бизи иде. Тәр­биячеләрнең киемнәремне әй­ләндереп-әйләндереп карап сокланганнары бүгенгедәй хә­теремдә. Күлмәгемә — матур кыр чәчәкләре, ә кофтама күбәләкләр чигелгән иде. Рәсемнәрне әни үзе төшерә иде. Ул киемнәрем хәзер Камышлы мәктәбе музеенда сак­ланалар. Әниебез үзе белән эшләүче кызларны, апаларны да чигү серләренә өйрәтте, рәсемнәрне дә үзе төшереп бирә иде. Элек өйләрне дә чик­кән тәрәзә пәрдәләре, ашъ­яу­лыклар, чыбылдыклар белән бизиләр иде бит. Кияүгә чыкканда киленнең сандыгы чиккән сөлгеләр һәм мендәр тышлары белән тулы була иде.

Биш баласын да курчак кебек киендерде әниебез. Әби белән икәүләшеп, төннәр буе йон эрләп, жылы оекбашлар, бияләйләр бәйли иделәр. Әние­без искиткеч уңган иде: аягы белән бишек тибрәтсә, куллары белән мамык шәлләр бәйли иде. Аларны саткач, акча да була…

Савымчыларның фермага сәгать иртәнге дүрттән торып киткәннәрен һәркем белә. Әниебез дә, иртәнге савымнан кайтып, мичкә ягып тәмле каз коймаклары, бөкри, бәлеш кебек тәм-томнар пешереп өл­гертә иде. Безне йокыдан шу­ларның хуш исләре борынны кытыклап уятканы хәзер дә исемдә.

Әниемә ияреп мин дә фер­мага бара идем. Аның ип­тәш­ләре күбесе мәрхүмнәр инде. Бәйрәмнәрдә алар концертларда да катнашалар иде. Фәния апа Гайфуллина белән Динә апаның моңлы тавышыннан туң йөрәкләр эреп китә, савым сыерлар күбрәк сөт бирә иде.

Бераздан безнең Иске Яр­мәк авылында колхоз мәк, чө­гендер, бәрәңге, суган үс­те­рә башлады. Аларны карап үстерү өчен һәрбер йортка берәр кишәрлек җир бүлеп би­релә. Әнинең олы кызы булган миңа ул утаулар берүземә генә эләкте дисәм дә була. Әниебез гомере буе колхозда, авыр эшләрдә эшләде. Хәзер ул — «Труженик тыла».

Без үскәндә өйләр бү­рә­нәдән төзелә иде. Әниләр, елына ике тапкыр өмә ясап, мунчала белән ышкып-ышкып һәр почмагын юалар иде. Урамда баганаларда утлар да юк иде әле, фонарь тотып бер-берсенә өмәгә барып ярдәмләшәләр иде. Кайчан йоклаганнар да, кайчан ял иткәннәр диген.

…Кемдер бәхеткә чумып яши, кемдер ачысына да, тө­чесенә дә түзә. Безнең әнигә дә күпкә чыдарга туры килде. Тешен кысып түзде, ләкин безне ятим итмәде. Аерылмады, канатын каермады. Әтиебез Мөх­тәбәр 2005 елдан бирле бакыйлыкта инде, урыны оҗмахта булсын. Энем Илдар аңардан алдарак — февральдә, ә Ильяс абыем 2021 елның декабрендә үлеп киттеләр. Биш баладан өчәү генә калдык хәзер.

Әниебезнең аяклары авырта, йөри алмый. Шулай да тик утырмый. Шелек чыбыгын пычак белән каезлап крючок ясады да оныкларына, балаларына, дусларына кыска носкилар бәйләп бүләк итә. Бүгенге көндә ул 8 оныгының, алты оныкчыгының уңышларына куанып яши.

Кадерле әниебез, сине барлык кызларың, кияүләрең, оныкларың, оныкчыкларың исе­мен­нән 90 яшьлек олы юбилеең белән ихлас күңелдән котлыйбыз.Тыныч матур дөньяда тагын да шулай исән-сау булып яшәргә насыйп булсын. Кайгы- хәсрәт җилләре читләп узсын иде.

Барлык балаларың исеменнән кызың Җәмилә Минегалимова.

Камышлы авылы..

«Бердәмлек».

Просмотров: 781

Комментирование запрещено