Җәйге ял — балачак бәйрәме

IMG-2f6517ce6e7bc26f9c23da7306c9f8fb-VХәзерге заман яшьләре уңайлы ял итсеннәр өчен би­хи­сап мөмкинлекләр бул­ды­рылган. Җәйге ял өчен шә­һәребездә андый урыннар ае­руча күп. Күпсанлы парклар, стадионнар, Идел буе… Анда рә­хәтләнеп велосипедта, скейт­та һәм самокатта йөрергә була, кыскасы, саф һавада һәркем күңеленә хуш килерлек ял итү ысулын сайлый ала.

Ә менә «Яктылык» мәктәбе укучылары җәйге ялларын кызыклы гына түгел, файдалы да уздыралар. Чөнки алар ел саен Татарстанда «Заречье» лагере оештырган «Гөлстан», «Дуслык», «Нурлы алан» сменаларында, «Сәләт» форумының «Болгар — Туган тел» аланында ял итәләр. Анда алар татар телен, мәдәниятен тирәнтен өй­рәнәләр, төрле тематик блок­ларга бүленгән мәдәни һәм белем бирү чараларында катнашалар, татар теле мохиты булдыру үзенчәлекләре белән танышалар.

- «Болгар — Туган тел» аланы 2014 елда оештырылган булган. Беренче елларда безнең мәктәп укучылары анда чакырулы кунаклар рәвешендә генә бара ала иделәр. Ә 2016 елдан башлап, анда ел саен 50 — 80 «Яктылык» укучысы ял итә башлады. Быел безнең мәктәпкә, юбилеебыз уңаеннан, Татарстан 100 урын бүләк итте. Татарстан лагерьларында безнең укучылар бушлай ял иткәнне аерым билге­ләп үтү урынлы булыр, дип уйлыйм, — дип сөйли «Яктылык» мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Айназ Фәхертдинов. — Моннан тыш, безнең укучылар Самара өлкәсендә «Арго», «Волгаренок» сәламәтләндерү-белем бирү профильле үзәкләрендә дә сәламәтлекләрен ныгыта­лар. Анда башлыча спорт сөю­че укучыларыбыз бара.

Яшүсмерләрнең  җәйге ялы төрле лагерьларда узуын бик хуплыйм. Тәҗрибәмә таянып шуны әйтә алам: мондый төр ял балаларга киләчәктә һөнәр сайларга, үз алдына максат куя белергә һәм хыялларына ире­шү өстендә эшләргә этәргеч булып тора. Алар әле­гә кадәр таныш булмаган кешеләр белән мөнәсәбәтләр тө­зергә, мөстәкыйль булырга өйрәнәләр, яңа дуслар табалар. Гадәттә, андый ялдан кайтучылар шунда ук кабат бару теләген белдерәләр, — ди әңгәмәдәшем.

- Минем олы кызым Регина Яктылык мәктәбенең 5нче сыйныфын тәмамлады. Ул быел беренче тапкыр «Болгар -Туган тел» сменасында ял итте. Анда беренче көннән үк балалар искиткеч шәп мохитка кереп чумалар. Балаларның буш вакытлары юк та диярлек. Алар, көн буе төрле чараларда катнашып, вакытларын кызыклы да, файдалы да итеп уздыралар. Хәтта телефонны кулга алу теләге дә юк. Күзләре янып тора, йөзләрендә киң елмаю, шаяру-көлү! Гитарага кушылып җырлау-көйләү… Яшүсмерләргә яңа танышулар, дуслар, дусларга әверелгән әй­даманнар белән аралашу яңа дөнья ача.

Ял бик югары дәрәҗәдә оеш­тырылган, дип әйтер идем. Боларның барысы өчен дә яраткан мәктәбебезгә, бала­ла­рыбызга шундый файдалы ял оештыручыларга, җи­тәк­че­ләргә, әйдаманнарга, фото­графларга, видеографларга, пе­шекчеләргә, Татарстанга, го­му­мән, балачак бәйрәменә катна­шы булган һәркемгә дә зур рәх­мәт! — дип бүлеште хис-ки­черешләре белән Гөлназ Сафина. — Кызым лагерьдан кайтып берничә көн торды да, тагын сумкасын җыеп, Биләргә — «Болгар -Туган тел»нең икенче чакырылышына китеп барды.

IMG-35bd5b7b8761ad6af985dc2e570522f4-VIMG-2f6517ce6e7bc26f9c23da7306c9f8fb-V IMG-f0cebd7b7a4183e7cb66476ca53d0740-V

Эльмира СӘЙФУЛЛИНА.

«Бердәмлек».

 

Просмотров: 796

Комментирование запрещено