Без газета укучыларыбыз белән даими аралашып торырга тырышабыз. Интернет пәйда булгач, элемтә күбесенчә телефон яки электрон хатлар аша алып барыла. Дөрес, редакциягә килеп, хәлләребезне белешеп, күзгә-күз карашып сөйләшеп утыручы укучыларыбыз да бар, Аллага шөкер. Ә менә олы яшьтәге әбүнәчеләребез янына үзебез барабыз.
Шушы көннәрдә 2022 елның апрелендә 90 яшен тутырган даими укучыбыз Миневәрәкыя апа Шакирова белән очраштык. Газетабызны беренче саныннан башлап алып килүче милләттәшебез Средне-Садовая урамындагы шәхси йортларның берсендә яши. «Бердәмлек» хәбәрчесе килгәндә, хуҗабикә песие белән бергә капка төбендә көтеп торалар иде инде. Аллы-гөлле чәчәкләргә, яшеллеккә күмелеп утырган кечкенә генә өй әкияттәге курчак өен хәтерләтте. Читать полностью →