Гүзәл Уразова: Балаларыбыз лагерьларда гына түгел, тормышта да татар телендә аралашса иде

48820e432ad587e2c23f6c296d90377d«Ана телен онытмыйча, гореф-гадәтләрне саклап, телне балаларыбызга калдырырга язсын», — диде җырчы.

Татарстанның халык артисты Гүзәл Уразова Казанның «Заречье» лагеры базасында «Дуслык» һәм «Гөлстан» тел сменалары ачылышында катнашты. Балаларга ул татар телен лагерьда гына түгел, тормышта да кулланырга кирәклеген әйтте.

«Бер очрашу – үзе бер гомер, диләр. Сез барыгыз да төрле төбәкләрдән, шәһәр-авыллардан килгән. Сез монда җыелып, татар телендә – туган телебездә сөйләшеп, аралашып, дуслашып каласыз. Дуслыгыгыз гомерлеккә булсын. Ана телен онытмыйча, дуслыгыгыз нык булып, шушы лагерьда гына түгел, тормышыбызда да үзебезнең телдә аралашсак иде. Гореф-гадәтләрне саклап, телне балаларыбызга калдыра алсак иде», — диде җырчы лагерь ачылышында.

Гүзәл Уразова фикеренчә, телне белү укытучыларның теләге теләк булып кына калмасын, тормышка да ашсын иде.

«Туган телебез яшәсен өчен без ел саен монда җыелабыз. «Дуслык» лагерын бик яратам. Кызым Эллари да бик яратып калган иде, ләкин ул инде үсте. Шуңа күрә быел кечкенә балаларыбыз килде, бик ошаттылар. Баштан бер атнага гына дип килгәннәр иде. Лагерь тупсасыннан кергәч: «Әни без ике атнага калсак ярыймы?» – дип сорадылар. Лагерьны оештыруда көч салган һәр җитәкчегә рәхмәтемне әйтәсем килә», — диде халык артисты.

Гүзәл Уразова лагерьга килгән барлык балаларга исәнлек-саулык, уңышлар теләде. «Бишле билгеләрен генә алыгыз, әти-әниләрегезнең горурлыгы булыгыз. Кайда гына йөрсәгез дә, юлларыгыз ачык булсын», — дигән теләген җиткерде ул һәм балаларга «Ромашкалар», «Красивая, хороший» җырларын бүләк итте.

tatar-inform.tatar

Просмотров: 545

Комментирование запрещено