«Балаларыбыз кече яшьтән үк татар телендә сөйләшә белергә, шагыйрь-язучыларыбызны, нәсел-буыныбыз һәм халкыбызның тарихын белеп үсәргә тиеш», — диде җырчы.
Аның әйтүенчә, татар телен һәм мең гасырлык тарихы булган мәдәниятен саклау проблемасы беркайчан да бетмәячәк. «Чөнки без күпмилләтле илдә яшибез. Бу, беренче чиратта, ата-аналардан торачак. Телне гаилә эчендә генә саклый алабыз: ата-аналар өйдә балалары белән татар телендә сөйләшә, татар теле дәресләре белән шөгыльләнә икән, аның нәтиҗәсе дә була. Мәсәлән, минем балам Мәскәүдә Татар мәдәни үзәгенә йөри, татар балалары белән аралаша», — диде ул.
«Телебезне, мәдәниятебезне, гореф-гадәтләрне саклау, аларны буыннан-буынга тапшыру турындагы мәсьәләләр күтәрелер дип өметләнәм. Калифорния, Франция, Төркия һ.б. илләрдән татарлар килер дип ышанам. Бөтендөнья татар конгрессы – татарлар өчен бик кирәкле оешма, һәм ул эшен дөрес юнәлештә алып бара», — диде опера җырчысы.
Альбина Шаһиморатова Бөтендөнья татар конгрессының VIII съездын Җир шарында яшәүче барлык татарлар өчен зур вакыйга булуын искәртте.
«Съездга бик күп милләттәшләребез киләчәк. Яңа очрашулар, танышулар көтәм. Милли Шурага да яңа әгъзалар сайланачак. Бу яңа идея, караш, тәкъдимнәр кабул ителүгә этәргеч булыр, чит илдә яшәүче татарлар белән элемтәләрне ныгытуга бер адым ясалыр дип уйлыйм», — диде ул.
Просмотров: 588