Исеменә туры килә җисеме

соц работникБез — Тәгъзимә, Фатыйма, Нина, Габдулла белән Гадилә, Нурсалих белән Нурия, Арслан бабай һәм башкалар (барлыгы 12 кеше) “Бердәмлек” газе­тасы аша социаль хезмәт күр­сәтүчебез Гүзәл Галимҗан кы­­зы Гыйниятуллинага ик­сез-чик­сез рәхмәтләребезне бел­де­рергә телибез.

Безнең Гүзәлебез инде 20 елдан артык өлкәннәрне һәм авыруларны карый. Аның җитезлегенә, ярдәмчеллегенә сокланып бетә алмыйбыз. Игелеклелек, киң күңеллелек бу хатынга ана сөте белән кергән­дер. Ул һәрбер өйгә кояштай балкып килеп керә, хәлләрне сораша, әгәр кирәк булса, кан басымын үлчәп, даруын да бирә, беткән булсалар, даруларны район үзәгеннән алып кайта, авырган чакта “ашыгыч ярдәм” машинасын да үзе чакырта. Ничек кенә барысына да өлгерәдер инде, белмибез. Өйләребездә бер тузан затын күрмәссең, ялт иттереп сөртеп-юып тора. Кибеттән ашамлык­ларны, аптекадан даруларны ташып кына калмый, бакчадагы, йорттагы эшләрне дә башкара, кирәк чакта керләрне дә юып ала, ашарга да пешереп китә. Шул ук вакытта татлы теле, тәмле сүзе белән күңелебезне дә күтәрә. Өендә кайнанасына, иренә, кызына да иң кирәкле кеше, бөтен җире чиста-пөхтә, ашлары тәмле.

Гүзәл кызыбызга Алла­һы Тә­галәнең иксез-чиксез рәх­мәт­ләрен белдереп, исәнлек һәм бәхет телибез.

Нина СӘЙФЕТДИНОВА.

Яңа Мансур авылы, Похвистнево районы.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1089

Один комментарий

  1. Эби, бабайлар!!! Гүзәлегезне бик нык йогертмэгез, ул бала корычтан ясалмаган. Бакчаларыгызны, йортларыгызны каратып яфаламыгыз зинхар эчен. Ойлэрегезне жыештырып, ашалар эзерляганга да рэхмэтле булугыз. Бик куп фазыфа саласыз. Э ул эле уз семьясына да бик кирэк.