КФУның татар теле, әдәбияты һәм журналистика бүлегенә бер урынга биш кеше гариза биргән

3af83b7031cdffabd591396de5471eec«Җиде егетнең укырга керүе, шулай ук, шатланырлык очрак», — диде Рамил Мирзаһитов.

КФУның Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе деканы Рамил Мирзаһитов «Филология. Татар теле һәм әдәбияты, журналистика» белем бирү программасына бер урынга биш кеше гариза биргәнен әйтте.

«Быел нәкъ шушы ук программага бюджет хисабына 25 студент кабул ителә. Исемлекләр 1 августта билгеле булачак. Бүгенге вазгыять өчен шактый зур конкурс: 25 урынга 131 гариза кабул ителде. 25 студентның өчесе чит төбәкләрдән (Ульяновск, Удмуртия, Башкортстан). Җиде егетнең укырга килүе шулай ук, шатланырлык очрак», — диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

  • Искәртеп үтик, КФУның Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбендә татар журналистикасы юнәлеше 2020 елда ачылды. КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Җамалетдинов уку планын «Татмедиа» АҖ белән бергәләп эшләвен һәм киләчәктә бергә уку планын гамәлгә ашыру турында да килешүе турында әйткән иде.

Бу юнәлештә укучы студентлар практиканы республиканың «Татмедиа» агентлыгы карамагындагы матбугат органнарында, телевидениедә уза.

tatar-inform.tatar

Просмотров: 791

Один комментарий

  1. Буген мэктэпне тэмамлаган булсам, мин дэ югары белем алырга шушы уку йортына барыр идем.