Мәдрәсәдә балалар өчен җәйге ял

гали мэдресеКовид пандемиясенә кадәр Гали авылы мәдрәсәсендә балалар өчен җәйге ял ел саен оештырылып килә иде. Ике еллык тәнәфестән соң, ниһаять, 4 — 17 июльдә мәдрәсәдә янәдән балалар өчен ял оештырылды. Бик көтеп алынган вакыйга булды ул. 70ләп бала дини белем дә алдылар, рәхәтләнеп ял да иттеләр. Бу ялны оештыруга авыл халкы да, иганәчеләр дә, мәхәлләләр дә бик зур ярдәм күрсәттеләр. Ашау ягы да бик яхшы булды. Җиләк-җимеш, яшелчә белән табыннар тулып торды. Пешекчебез Гөлшат ханым Гыймаева бик тәмле ризыклар әзерләп ашатты. Аңа балалаларның  олы рәхмәтләре ирешсен.

Балалар өч төркемгә бүлен­гән иде: 7 — 10 яшьтәгеләр белән Гәмбәр абыстай Баһаутдинова һәм Зөлфия абыстай Курмае­ва  шөгыльләнделәр, 10 яшь­тән узган кызлар белән — Әлфия ханым Хәйруллина, ә малайлар белән Искәндәр хәзрәт, Габдрахман хәзрәт һәм карый Абделвахит хәзрәт көненә икешәр дин дәресе үткәрделәр. Алар балаларга ислам дине каннуннары, әдәп һәм әхлак турында сөйләделәр, намазда укыла торган сүрәләрне өйрәттеләр, тәһарәт алу, намаз уку кагыйдәләре белән таныштырдылар. Һәр көнне намаз укытылды. Ә тәнәфес вакытында хәзрәтләр футбол һәм төр­ле спорт уеннары оештырдылар. “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы әгъзалары Гүзәл Газизуллина, Гөлчәчәк Исхакова, Раилә Асылгарәева кызлар өчен мастер-класслар оештырдылар. Курсларны үткән кыз балалар башларына матур итеп яулык бәйләү, ыргак белән букча үрү, полиэтилен пакеттан чәчкәләр ясау серләренә өйрәнделәр.  

Гөлшат ханым Хәйруллина мөселман кызларының үз-үзен тотышы, баш, өс киемнәре нин­ди булырга тиешлеге һәм ни өчен калфак кияргә, яулык бәйләргә һәм күлмәк гәүдәнең кайсы өлешен капларга тиешлеге турында бик тәфсилләп сөйләде. Китапханәчебез Фә­һи­мә Зарипова экология дәре­се һәм Россия флагы көненә багышланган чара үткәрде. София Сәлимова дини уеннар оештырды, “Сәламәтлек көне” үткәрелде.

Дини укуларның соңгы кө­нендә, 17 июльдә, укучылар өчен викторина оештырыл­ды. Балалар тырышып әзер­ләнгәнлектән, барчасы да кыйммәтле бүләкләр алуга ирештеләр. Ахырда корбан итен­нән әзерләнгән пылау бе­лән сыйланып, бик канәгать булып, өйләренә таралыштылар.

Лагерьны оештыруда катнашкан барлык әти-әниләргә, авылдашларга, иганәчеләргә, мәхәлләләргә Аллаһының рәх­мәтләре ирешсен, Аллаһы Тә­галә изге гамәлләрен кабул итсен. Әмин.

 

Кәүсәр ШӘЙХЕТДИНОВА.

Гали авылы, Похвистнево районы.

«Бердәмлек».

Просмотров: 821

Один комментарий

  1. Алар хэр вакыт мактауга лаек