Казанда булачак Җәмигъ мәчете өчен төзелеш кагыйдәләре үзгәртелде

ac26f940396040ac8a768749d6f7b048Казанда «Кырлай» аттракционнар паркы урынында Җәмигъ мәчетен төзү өчен җирдән файдалану һәм шәһәрне төзү кагыйдәләре үзгәрде. Проект белән Казан шәһәре Думасының XV утырышында Казанның баш архитекторы урынбасары Тимур Кадыйров таныштырды.

Аның сүзләренчә, 2022 елның 20 июлендә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгыннан төбәк әһәмиятендәге объектны – Җәмигъ мәчетен урнаштыру өчен Казанны төзү кагыйдәләрен үзгәртү турында таләп килгән. Берьяклы Гривка урамындагы җир кишәрлегенең кадастр номеры «37» дә тәмамлана, бүгенге көндә аның мәйданы 81,6 мең квадрат метр тәшкил итә.

«Башта 50 мең күләмендә чик куелган иде, бу мәйдан иң соңгы чик булыр дип ниятләнде. Әмма без республика әһәмиятендәге мондый зур объектның җир участогы буенча максималь күләмгә сыешмавын күрдек. Дини йолаларны гамәлгә ашыру «Мәдәни объектларны урнаштыру зонасы» – «50 000» санын «билгеләнми» сүзенә алмаштырырга», – дип белдерде Кадыйров.

Утырышта катнашучыларның берсенең соравына җавап биреп, ул «О4» форматындагы эре объектлар өчен һәрвакыт шундый зона бирелүен әйтте. Бу шулай ук паркларга, мәдәни-ял итү урыннарына һәм шул ук зонада урнашкан башка объектларга да кагыла.

tatar-inform.tatar

Просмотров: 551

Комментирование запрещено