Эшләсәк, бәһасе бәяләп бетергесез булыр

делегаты1-2 августта Татарстанда, «Казан Экспо» Халыкара күр­гәз­мәләр үзәгендә, Бөтендөнья татар конгрессының VIII съез­ды узды. Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасының беренче президенты, дәүләт ки­ңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашты, Россия Федерациясе президенты Владимир Путинның котлавы җиткерелде.

Шулай ук Бөтендөнья татар конгрессының VIII съезды белән Төркмәнстан президенты Сердар Бердымухамедовның, Россия Федерациясе хөкүмәте рәисе урынбасары Марат Хөснуллинның котлавы укылды. Чарада чит илләрдән һәм Россия төбәкләреннән килгән 995 делегат һәм 505 шәрәфле кунак катнашты. Чараны 150 массакүләм матбугат вәкилләре яктыртып барды. Самара өлкәсеннән 28 делегат һәм массакүләм матбугат чаралары хез­мәткәрләре катнашты.   

Пленар утырышта Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев отчет-сайлау доклады белән чыгыш ясады. Киләсе биш еллыкка да аны сайлап куйдылар. Аның кандидатурасын җә­мәгатьчелеккә Россия Герое Дамир Йосыпов тәкъдим итте.

Дәүләт Советы депутаты, Мил­ли Шура әгъзасы, Язу­чы­лар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла, татар балаларының киләчәген кайгыртып, тө­бәк­ләрдә хосусый мәктәпләр ачарга тәкъдим итте. «Татар теле һәм әдәбияты 10 — 11 сыйныфларда бөтенләй укытылмый. Димәк, безнең балалар әлеге фәннәр буенча урта белем дә ала алмый! Быел бөтен Татарстанга татар теленнән Бердәм дәүләт имтиханын бердәнбер кыз бала бирде! Шатландык, әлбәттә. Тик утырып еларга гына оныттык», — диде ул.

Үзбәкстан Респуб­лика­сы­ның та­тар һәм башкорт Ак­сакал­лар Шурасы рәисе Рим Гый­ниятуллинның да чы­гы­шы һәр­вакыттагыча кис­кен һәм гай­рәтле булды:

- Без татарлар «нигә алай, нигә болай» дияргә яратабыз, ә шуларны төзәтү өчен нишләргә кирәк — монысын беркем әйт­ми. Россия — йортыбыз, Казан — үзәгебез, учагыбыз. Әгәр Казанда мәгърифәт, мәдәният, сәнгать сүнсә, милләт үзе дә сүнеп барганын сизми калачак. Сөйләшкәндә кемнеңдер ярты сүзе русча, кемнекедер үзбәк телендә булырга мөмкин — шуны ничек туктатырга икәнлеген бер­кем әйтә алмый.

Дәүләт Думасында ничә татар бар? Бер Гыйльметдинов, урманда адашкан кеше кебек, кычкырынган, сөйләгән була. Безне анда беркем дә ишетми бит. Дәүләт Думасында тавышыбыз юк.

 

Россиядә генә 5,3 млн. татар бар, бөтен Думада бичара 3 — 4 татар, аларны да һичкем ишетергә теләми. Партия аша юл табып керергә кирәк. Партия аша шул кешеләрне үстерергә. Татар телен саклауның, як­лау­ның бүтән юлы күренми, — диде Рим әфәнде.

Ул Татар көнен булдыру тәкъдиме белән дә чыкты.

– Конгрессны төзегәндә, бер нәрсәне исәпкә алмадык — Татар көнен билгеләмәдек. Пе­си көне бар, Бабай көне дә бар, ә 8 — 10 млн. татарның көне юк. 19 июнь — конгрессны төзегән көнебез — Сабантуйга да туры килә. Шул көнне Татар көне дип кабул итик әле, — дип тәкъдим итте Үзбәкстан вәкиле.

Татар көне булгач, байра­гы да кирәк, яңа гимны да, дигән фикердә Рим Гыйниятуллин. Ул әле тагын бер идея бирде, Казанның берәр урамына Татарстанның беренче президенты Минтимер  Шәймиев исемен бирергә кирәк, дигән тәкъдим белән чыкты.

Казахстан татарлары һәм башкортлары конгрессы рәисе урынбасары Гриф Хәйруллин милләт өчен эшнең нигезендә үзаң торырга тиешлегенә ба­сым ясады.

– Эшләребез бара төсле, кай­вакыт барысы да ал да гөл булып күренә. Әмма эшебездә нәрсәдер җитми кебек. Татарча сөйләшсәк, җырласак, биесәк, «без — татар» дип кычкырсак, безгә җитә кебек. Әм­ма эшебезнең асылын­да милли үзаң торырга ти­еш. Бу — үз халкыңны югары кү­тәрү, телен, тарихын, милли үзен­чә­лек­ләрен ихтирам итү һәм киләсе буыннарга җиткерү.

Соңгы вакытта «Без, татарлар, тарихта эзлебез» дип мактанырга яратабыз. Дөрес, ата-бабалар үз эзләрен калдырган, ә без нәрсә? Гөрләтеп татарча укыта торган татар мәктәпләре челтәрен булдырдыкмы? Я бул­маса, татарча университет ачтыкмы? Юк бит! Баланы бәләкәй чагында ук укытмагач, үскәч тә укытмагач, ул нинди татар була? — ди Гриф әфәнде.

Ул шулай ук татар һәм башка милләт кешеләре гаилә коргач туган балаларның күбесе татар телен белмәвен ассызык­лады.

Съездда шулай ук Луганск Халык Республикасы Алчевск шәһәренең «Таң» татар мәдәният үзәге» иҗтимагый бер­ләшмәсе рәисе Флюр Карачурин, Бөтендөнья татар кон­грессының Милли Шура әгъ­засы, конгрессның Башкортос­тандагы вәкиле Альфред Дәү­ләтшин чыгыш ясадылар.

Республиканың беренче пре­зиденты, дәүләт киңәшче­се Минтимер Шәймиев, кон­грес­сның 30 еллыгы белән тәб­рикләп:

– 30 ел элек без, татарлар, үз тарихыбызда беренче тапкыр тарихи ватаныбызга җыелдык. Очраштык, күрештек — онытыла торган хәл түгел ул, татарның милләт буларак исәнлегенә бер-беребезгә карап ышандык. Ул чакта рухи бердәмлегебез­не раслау бик мөһим иде. Беренче корылтай, Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитетын оештырып, үз бурычын үтәде. Аның беренче җитәкчесе Индус Таһиров без­нең өметләрне аклады. Хал­кыбыз тарихын барыбыздан да яхшырак белә торган кү­ренекле галим милләт каршында җаваплылыгын тоеп эш­ләде. Моңарчы күрелмәгән гаять җитди гамәлне башлап җибәрү, җайга салуны гыйлемле, булдыклы, көчле кеше генә башкара ала иде. Татарларны берләштерү җиңел булмады. Боларны ерып чыгып, вазифаңны лаеклы үтәдең. Барыбыз исеменнән дә рәхмәт сиңа! — Шәймиевнең шушы рәх­мәт сүзләренә зал алкышлар белән кушылды.

Индус Таһировның эшен Ри­­нат Закиров, Васил Шәй­хра­зыев, Данис Шакиров уңышлы дәвам иттеләр.

Минтимер Шәймиев, тари­хи һәм мәдәни мирас һәй­кәлләрен торгызып, аларны ЮНЕСКО исемлегенә кертүнең мөһимлеге турында да сөй­ләде. Болгар, ислам динен рәсми рәвештә кабул итүнең 1100 еллыгы турында Россия төбәкләреннән җәйге ялга килүче балаларга да сөйләргә, яңа лагерьлар оештырырга ки­рәклеген әйтте. «Эшләсәк, моның бәһасе бәяләп бетергесез», — диде Шәймиев.

Татарстан президенты Рөс­тәм Миңнехановәле башкарасы эшләр бихисап булуын искәртте. «Без тәнкыйтьне кабул итәбез, эшебездән ка­нә­гать үк түгел. Әле эшләргә кирәк», — диде. Ул Милли Шура рәисе итеп янә сайланган Васил Шәйхразыевка да башкарасы эшләрнең күп булуына ишарәләде. «Васил Гаязовичны мактадылар бүген, ләкин моннан бүген «без булдырабыз» дигән хыяллар белән генә китәргә түгел. Телебез, динебез, гореф-га­дәт­ләребезне сак­лап калган хезмәтегез өчен рәхмәт. Үзе­гезне саклагыз. Бергә булырга насыйп бул­сын. Глобализация чорында үзебезне ничек саклап ка­лыр­га икәнлекне күрәбез. Бе­ренчедән, телебез, гаилә, икен­чедән, динебез, һәр мәчет намаз укый торган урын гына түгел, гореф-гадәтләрне сак­лау урыны да булырга тиеш», — диде Миңнеханов.

Съездда Милли Шура рәисе урынбасарлары сайланды. Алдынгы милләттәшләребез пре­зидент кулыннан дәүләт бү­ләк­ләре алды. Утырыш «Туган тел» гимнын күмәк башкару белән тәмамланды.

Эльмира Шәвәлиева.

(Татарстан сайтларына таянып язылды)

«Бердәмлек».

 

Просмотров: 612

Комментирование запрещено