Һөнәрчелек һәм сәнгать дөньясына сәяхәт

Насырова31 июльдә Самараның «Халыклар дуслыгы паркы» этномәдәни комплексында «Һөнәрчелек һәм сәнгать иҗа­ты дөньясына сәяхәтләр» дип аталган ярминкә узды.

Кунакларга һөнәрчелек һәм сәнгать иҗаты буенча лек­ция­ләр тыңлау, фикер алышу, осталык дәресләрендә катнашу, декоратив-гамәли сәнгать эшләнмәләре күргәзмәләрен ка­рап йөрү, сувенирлар һәм үзен­чәлекле савыт-саба, бизәнү әйберләре һәм баш киемнәре, милли тәм-томнар сатып алу мөмкинлеге бар иде. Чараны оештыруда илледән артык милли оешмалар вәкилләре — артистлар, осталар, экскурсоводлар катнашты.

Алар арасында Кукмара ки­ез итекләре сатучы Фирүзә Минәхмәтова, якташларыбыз — татар милли ашлары осталары, эшмәкәрләр Римма һәм Мәүлет Низамовлар, декоратив-гамәли сәнгате остасы Гөлнара Насыйрова кебек уңганнарыбыз бар иде.

- Никтер парктагы йорт­лар­ның бер өлеше әлегәчә ачылмаган, ишекләре бик­ле. Ә менә парк ачылганнан бирле эшләүче казах, кыргыз, үзбәк, яһүд, немец йортлары ишегалдында милли үзен­чәлекне һәм тарихны чагылдырган күргәзмәләр һәм мастер-класслар оештырылган. Татар йорты ишегалдында да милли мәдәният белән кызыксынучы кунаклар шактый җыелган. Чәкчәк, бавырсакларыбызны башка милләт халык­лары да яратканга тагын бер кат инандык, чират басып алалар, — дип елмая Гөлнара ханым. — Шулай да, чарага халык бик күп җыелган иде дип әйтә алмыйм. Беренчедән, ярминкә узачагы турында беркайда да белдерүләр бул­мады диярлек. Кү­бесе социаль чел­тәрләрдә элен­гән бел­де­рү­ләр­не күреп ке­нә кил­гән­нәр. Икен­чедән, парк­ка керү бәясе кыйм­мәт, минемчә. Андый урыннарга гаилә бе­лән килә бит күпчелеге. Ким ди­гәндә, 1000 — 1200 сум чыгарып салырга туры килә.

Мондый чаралар бик кирәк, әлбәттә. Әмма, оештыручыларга, паркта төрле фес­тиваль, ярминкә һәм башка милли чаралар уздырганда булса да керүне бушлай ясарга иде, дигән теләгемне җит­керәсем килә, — дип бүлеште уй-фи­кер­ләре белән гамәли сәнгать ос­тасы.

Чараның оештыручысы һәм инициаторы — Халыклар дуслыгы этнопаркы, әлеге кебек тематик чараларны август һәм сентябрь айларында икешәр тапкыр якшәмбе көннәрендә үткәрергә планлаштыра. Уз­ган ярминкәне күрми калган ке­шеләр дә катнаша алачаклар. Халыклар дуслыгы паркы Волгарь бистәсендәге Солженицын урамында урнашкан. Анда кадәр 80 санлы автобуска яисә электричкага утырып килергә була. Төрле халыкларның көн­күреш әйберләре һәм мә­дә­нияте үрнәкләре тәкъдим ителгән паркка керү бәясе олы­лар өчен — 300, 7 — 14 яшьлек балалар, пенсионерлар, 60 яшьтән өлкәннәр өчен — 200 сум, Бөек Ватан сугышы ветераннары, I — II төркем инвалидлар һәм 6 яшькәчә балалар бушлай керә ала.

Эльмира СӘЙФУЛЛИНА.

«Бердәмлек».

 

Просмотров: 630

Комментирование запрещено