Күршеләрнең тарихын белү файдалы

БНПУзган ел ахырында Самарада Идел буе халыклары китапха­нә­се ачылган иде. Шушы вакыт эчендә анда өлкәдә яшәүче барлык милләт вәкилләре катнашында күптөрле чаралар уздырылып килә. Менә 28 июльдә дә китапханәдә “Татар халкы: тарихы, гореф-гадәтләре, музыкасы” дип аталган мәдәният көне үтте.

- Башта китапханә музее буйлап тематик экскурсия үткәрелде. Анда татар хал­кының гореф-гадәтләренә, бәйрәмнәре һәм милли ашларына багышланган стендлар куелган иде. Чараның икен­че өлешендә этнографик лек­ция­ләр узды. Тамашачыларны Самара өлкәсенең «Туган тел» татар җәмгыяте президенты Ильяс Гомәр улы Шә­күров сәламләгәннән соң, сүз Тарихи мәчетнең имам-хатыйбы Наил Биктаевка һәм мәчет китапханәчесе Рөстәм Фәй­зул­ловка бирелде. Алар борынгы мәчетнең гаҗәеп архитектура һәйкәле булачагы турында сөйләделәр һәм Самара тарихы өчен әһәмиятен аңлатты­лар.

Спикерлар арасында татар тарихчысы һәм журналист Шамил Галимов та бар иде. Ул тамашачыларны Болгар дәүләте, татар халкы тарихы белән таныштырды, үзенең күпьеллык мавыгуына – тальянка гармунына да тукталып үтте, бер­ничә көй уйнап та күрсәтте һәм аның башка гармуннардан нәрсәсе белән аерылып то­руын аңлатты. Мавыктыргыч лек­ция­сенең икенче өлеше Самарада нәшер ителгән милли газеталарга һәм журналларга багышланган иде.

Чарада катнашкан төрле милләт кешеләре арасында яшь буын вәкилләренең дә шактый күп булуы куандырды. Алар спикерларның чыгышларын бик кызыксынып тыңладылар һәм, сораулар биреп, тарих белән кызыксынуларын күрсәттеләр. Шулай ук алар китапханә фондында сак­ланган сирәк китапларны, татар телендә басылып чыккан китапларның нөсхәләрен карап чыктылар. Туган иле тарихы белән кызыксынган халыкның киләчәге өметле, — дип сөйләде китапханәнең әйдәп баручы методисты Людмила Малкина.

 Эльмира СӘЙФУЛЛИНА.

«Бердәмлек».

Просмотров: 549

Комментирование запрещено