Төркиядә бүгенге утыз татар язучысының хикәясе кергән антология басылып чыккан

-jGL4P5k-_IТөркиянең абруйлы «Һәҗә» нәшриятында (Анкара) «Хәзерге заман та­тар хикәяләре антоло­гиясе – XXI гасыр» җыентыгы дөнья күргән

«376 биттән торган җыентыкта утыз исән-сау язучыбызның яңа гасырда иҗат ите­лгән берәр хикәясе урын алды», — дип хәбәр итә Татарстан Язучылар берлеге.

Антологиягә кер­еш сүзне Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла язган. Хикәяләрне төрек теленә Татарс­тан Язучылар берлеге әгъзасы Фатиһ Кут­лу тәрҗемә иткән.

Китап шушы көннәрдә Төркиядә сатуга чыгачак. Тиздән әлеге антология, Татарстан Язучылар берлеге хозурындагы Әдәби тәрҗемә үзәге проекты буларак, Мәскәүдә урыс телендә дөнья күрәчәк, диелгән хәбәрдә.

tatar-inform.tatar

Просмотров: 533

Комментирование запрещено