Якташыбыз истәлеге

C6ImW9y23TiYnSOdSt8d0LCt7OiEThnSjtegIy6sbuEi3Rfrlkhool6WcTdaf285TSe7k-bHR_I5t-CaLyd3dSRQ

Гөлсем ХӨББӘТОВА.

Авылыбыз Иске Ярмәк елдан ел матурлана,
Төрле матур мәйданчыклар лаеклы урын ала.
Үзгәреш җилләре еш кына безнең якка исәләр,
Узган гасыр шәхесләре бик еш искә төшәләр.

Мәшһүр шагыйрь Зыя Ярмәки безнең авылда туган,
Матур шигырьләр язып, истәлеккә калдырган.
“Ак каен” дигән җырын бар дөнья халкы җырлый,
Атаклы шагыйребезне ихтирам итә, зурлый.

Күпчелек шигырьләрен балалар өчен язган,
Тәбигатьнең матурлыгын сабый күңеленә салган.
Тәбигатьне сөяргә һәм сакларга өндәгән,
Аларда хезмәткә мәхәббәт, тырышлык тәрбияләгән.

Якташыбыз исемен мәңгеләштереп, матур сквер да ачылды,
Балаларга шатлык өстәп, мәйданчык та урын алды.
Саваплы эшне башлап йөрде авыл җитәкчеләре,
Район, өлкә башлыклары, авыл хезмәтчәннәре.

Мәйданчыкта шат авазлар, моңлы җырлар яңгырар,
Якташыбыз истәлеге гасырларга юл табар.
Киләчәктә мәйдан бизәп, ак каеннар үсәрләр,
Зыя Ярмәкинең “Ак каенын” балалар онытмаслар.

Гөлсем ХӨББӘТОВА.

Иске Ярмәк авылы, Камышлы районы.

Просмотров: 720

Комментирование запрещено