Дин һәм милләт: юл уртак, сукмак берме?

25e55289-7502-4b96-a620-55391f4aa7f8Милләт – динне, дин милләтне саклаган, дияргә яратабыз. Ә ни рәвешле? Хәзер милләт белән дин төшенчәләрен бер яссылыкта карарга мөмкинме? Аларны ни берләштерә? «ВТ» хәбәрчесе «Печән базары»нда «Тәртип» радиосы тарафыннан оештырылган «Ислам һәм милләт» дигән лекцияне тыңлап кайтты. Сорауларга «Туган авылым» мәчете имам-хатыйбы Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин җавап бирде. Очрашуның кызыклы өлешләрен сезгә дә тәкъдим итәбез.

Безнең арада татар халкы өчен янып-көеп йөргән милләтчеләр күп. Әмма аларның күбесе үзләрен дингә бәйләми. Дин белән милләт дигәндә, кайсын беренче урынга куярга? Акыллы кеше: «Икесен дә», – дияр. Кайсылары: «Без билгеле бер милләттә туган, шуңа милләт беренче, динне сайлыйбыз», – дияр. Дөрестән дә, татарлар арасында да атеистлар һәм христианнар бар.

Аллаһы Тәгалә Коръәни Кәримдә болай дигән: «Без сезне халыклар, милләтләр, кабиләләр итеп яраттык». Тагын бер аятьтә: «Аллаһы Тәгаләнең әмере бу – сезнең тел һәм тәнегезнең төсе төрле булу», – диелә. Милләт дингә каршы килә  торган нәрсә түгел. Дөрес, кара тәнле кешене күрсәк, без аңа «татар» дип әйтә алмыйбыз инде. Кысык күзле Кытай кешесенә дә «татар» димәбез.

Әмма «милләт» дигән төшенчә нәселдән-нәселгә күчәме икән? Тәнебезнең төсе генә күчә. Тел күчми, гореф-гадәт, кием, милләт күчми. Әйтик, Африкадан бер баланы алып кайтып, аны татар авылында тәрбияләсәң, ул татарча сөйләшәчәк. Крокодил кирәк, димәс, сарык ите ашар. Миңа пальмалар кирәк, дип йөрмәс, талларга үрелер. Адәм галәйһиссәлам дә билгеле бер милләттән булмаган.

Һәрбер халыкның яхшы һәм начар ягы бар. Пәйгамбәребез (с.г.в.) бер аятендә: «Начар якларыңны башкаларга карап төзәт», – дигән. Милләтләр арасында көнчелек хисе туарга тиеш түгел. Бу милләттә болай, тегесендә тегеләй, дияргә ярамый. Һәр халык үзен күтәрергә тырышса да, бүтәннәрне кимсетергә хакы юк аның.

«Татар» безгә ник кирәк?

«Татар» дигән халык юк. «Гарәп» дигән халык та юк. Элек чүлдә яшәгән һәр кешене «гарәп» дип атаганнар. Төрки телдә сөйләшкән һәркемгә «татар» дигәннәр. Барыбыз да татар булсак та, без үзара аерылабыз. Кара тәнле татар да бар, сары чәчле дә. Кысык күзлесе, зур күзлесе дә. Әмма барысы да татар дип йөртелә. «Татар» дигән исем совет чорында популярлашкан. Бу чорга кадәр бу халыкны «мөселман» дип йөрткәннәр. «Син нинди милләттән?» – дип сорамаганнар бит. «Син кем өммәтеннән?» – дип сорау биргәннәр. Бу – феномен, тарихта мондый бер генә очрак билгеле. Татар халкы өчен беренче урында дин торган.

Болгар ханлыгы ислам динен кабул итте, дибез. Меңләгән халык дин тирәсенә берләшкән бит, ә милләт тирәсенә түгел. Димәк, дин дә, милләт тә бер-берсен тулыландырган, тик бер-берсенә бәйләнмәгән.

«Татар» дигән атама кирәкме соң безгә? Бик кирәк! Хәзер  инде Россиядә яшәгән халыкны без дин белән бәйли алмыйбыз. Ник дисәк, ул диннән бик ерагайды. Татар кешесен урамда күрсәк, без карап кына аның татар кешесе икәнен әйтә алмыйбыз. «Татар» дигән төшенчә безне берләштерер өчен кирәк. Кызганыч, хәзер тышкы көчләр татар халкын, башка төрле атамалар кушып, бүлгәләргә тели.

Киләчәк турында

Татар халкын саклап калып буламы? Болай барса, юк. Гаяз Исхакыйның «Ике йөз елдан соң инкыйраз» әсәрен искә алыйк. Инкыйлабка кадәр язылган әсәр бу. Татар халкына 200 ел вакыт бирелә. Азагын хәтерлисездер. Иң ахырда мулла үлә һәм аның өстенә мәчет манарасы төшә. Бу – соңгы татар була. Әсәр язылганнан соң шактый вакыт үтте инде. Исхакыйның сүзләре чынга аша бара. Елдан-ел  татар телендә сөйләшә белүче халык кими. Бер ел эчендә берничә йөз меңгә! Гореф-гадәтләрен белүчеләр аз, динен белүчеләр исә 5 процент кына! Татар телендә сөйләшә һәм бу телне аңлый белгән буын – безнең буын. Безнең балаларыбыз татарча аңлый, ләкин сөйләшми, оныкларыбыз аңламый да, сөйләшми дә. Бу – куркыту да түгел, ачы хакыйкать. Болай дәвам итсә, матур киемнәр кидереп, татарча сөйләштереп, «карагыз, татарлар шундый булган» дип, маймыл чыгарып күрсәтүгә генә калмаска иде.

Вазгыятьне ничек үзгәртергә соң? Татар халкы үз асылыннан кайчан китә башлады? Совет чорында. Ни өчен? Бу вакытта дин юкка чыкты. Халыкны дин генә тотып торган. Совет чорында кеше теләсә нинди ризык ашый, теләсә нинди кием кия башлады. Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Кем башка халыкка охшаса, ул шул булыр», – дигән. Дин киткәч, без Европага борылдык. Балаларыбызга да чит исемнәр куша башладык. Бу – мөселман исемнәре түгел.

Татар халкын рус теленә күчерделәр, татар телендә сөйләшү дә оят иде. Дин беткәч, милләт тә бетә башлады.

Милләтнең һәм диннең үзара бәйләнеше бик тыгыз. Аны аерым карап булмый. Кем аерып карый икән, димәк, ул татар халкын белми.

vatantat.ru

Просмотров: 518

Комментирование запрещено