Өметләр һәм ышанычларга төренеп кайттык

YWZVHjjbLvz-55r74uY31QqWFNEOHRlwHSMIFiowppM1oQDRc1EcO7gWm-JzV_v8sioJkrYSxuKZ4gQfHT2ww_zGТатарстан башкаласы татар халкының иң абруйлы вәкилләрен Казанга җыйды. Бөтендөнья татар конгрессының VIII съезды эшчәнлегендә Россия Федерациясенең 76 төбәгеннән һәм 35 якын һәм ерак чит илләрдән 1500дән артык делегат һәм шәрәфле кунаклар катнашты. Самара төбәге делегациясе дә күләмле булып, араларында иҗтимагый оешмалар җитәкчеләре һәм укытучылар, тарихчылар һәм милли матбугат чаралары хезмәткәрләре, артистлар һәм язучылар, галимнәр һәм геройлар бар иде.

Съездда, гадәттәгечә, татар халкының мәдәниятен, телен, гореф-гадәтләрен саклап калуга һәм үстерүгә үз өлешләрен кертеп килүче иҗтимагый оешмалар, фән, мәгариф, спорт һәм сәнгать, дәүләт ведомстволары һәм җирле үзидарә органнары вәкилләре, зур предприятие җитәкчеләре һәм меценатлар катнашты.

Быелгы VIII съезд Бөтендөнья татар конгрессының 30 еллыгына багышлап уздырылды. Беренче көнне съезд делегатлары һәм мөхтәрәм кунаклар Иске Татар бистәсендә уза торган «Печән базары» фестивалендә катнаштылар. Әлеге чара Кабан күле яры буенда узды, биредә балалар өчен дә, урта яшьтәгеләр өчен дә, өлкән буын вәкилләре өчен дә төрле кызыклы чаралар булдырылган. Барысы да кызыксындырырлык итеп эшләнгән — биюгә дә өйрәтәләр, рәсем сәнгатенә дә игътибар бирелгән. Фикер алышу өчен дә мәйданчыклар булдырылган.

31 июльдә съездда катнашучылар, Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан, Изге Болгар шәһәренә сәфәр кылдылар, анда тарихи-архитектура музей объектларына экскурсияләр үткәрелде. Съездның төп чаралары 1 һәм 2 август көннәрендә “Kazan Expo” бинасында дәвам итте. Ике көн дәвамында Бөтендөнья татар конгрессының 30 еллык тарихына багышланган күргәзмә эшләде. 1 августта Бөтендөнья конгрессының Милли Шура утырышы узды, анда татар мәдәниятен саклау, сәнгать, тел, гаилә традицияләре һәм балалар тәрбияләү турында докладлар укылды.

ТР мәгариф министры урынбасары Минзалия Закирова үз чыгышында әйтеп киткәнчә, Самарада “Яктылык” татар мәктәбенең 25 еллык юбилее билгеләп үтелде, ә Аксеново (Мордовия) 7нче мәктәбендә һәм Чиләбе өлкәсенең Кунашак районында яңадан татар теле дәресләре укытыла башлады.

Шул кичне күңелле чара да булды — Татарстан, Үзбәкстан, Марий Эл республикалары Мәскәү, Пермь өлкәләренең сәнгать хезмәткәрләре, артистлар һәм иҗат коллективлары чыгышы делегатлар өчен чын дәрәҗәдә бүләк булды. Безнең Самара өлкәсе Иске Ярмәк авылының “Ак каен” фольклор ансамбле тәкъдим иткән “Ярмәк вагы” тамашачы күңелендә үз урынын алды.

2 августта Татарстан Республикасы башлыгы Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасының беренче президенты Минтимер Шәймиев катнашында Съездның пленар утырышы узды. Чара Владимир Путинның сәламләү хаты белән башланып китте. Ил башлыгы БТК эшчәнлеген югары бәяләде, белем бирү үзәкләрен булдыру буенча мәгълүмати проектларга, программаларга ярдәм күрсәтеләчәге турында хәбәр итте.

Пленар утырышта Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура әгъзалары сайланды. Анда кергән 75 кеше арасында бу юлы да Самара өлкәсенең “Дуслык” җәмгыяте президенты Фәхретдин Канюкаев бар. Чарада Россия Герое Дамир Йосыпов та катнашты. Ул «Милли Шура» рәисе итеп Васил Шәйхразиевны тәкъдим итте, үзен дә Шура әгъзасы итеп сайладылар.

Килгән кунаклар чараның югары дәрәҗәдә оештырылуы турында искәрттеләр. Милли Шура бюросы әгъзасы, “Дуслык” җәмгыяте президенты Фәхретдин Канюкаев фикеренчә: “Конгресс араларны якынайта. Аның ярдәме белән Самарада бик күп зур чаралар уздырыла. Мәсәлән, Камышлы авылында үткәрелгән Бөтенроссия Сабан туе, “Татар кызы” конкурсы һәм башка күләмле чаралар. Хәзерге вакытта “Яктылык” мәктәбенә бирелгән кичке мәктәп бинасын төзекләндерү проекты төгәлләнеп килә. Әлбәттә, без бу төзелештә Бөтендөнья татар конгрессы ярдәменә дә өмет итәбез. Конгресс белән тыгыз элемтәдә эшләү аркасында өлкә һәм шәһәр администрациясе дә безне башкача кабул итә”.

- Бөтендөнья татар конгрессы үзенең 30 еллыгында 1500 кешене Казанга җыйды һәм чараны матур итеп үткәрде. Бик яхшы дәрәҗәдәге программа җиренә җиткереп уйлап эшләнгән. Биредә бик тә уңай энергетика. Мондый съездлар кирәк, алар бик файдалы. Гомумән, мин бик шат һәм канәгатьмен! — дип сөйли “Сәлам” газетасы хезмәткәре Шамил Баһаутдинов.

- Шәхсән миңа Бөтендөнья татар конгрессының VIII съезды бик ошады. Хезмәттәшләр һәм дуслар белән янә очрашу мөмкинлегеннән файдаланып, тәҗрибә тупладык, татарларның милли стратегиясе турында әңгәмә кордык. Кыскача гына әйткәндә, Бөтендөнья татар конгрессы съезды кабул иткән карарлар — безнең көндәлек эш программасы, — ди Самара өлкәсендә татар тарихын өйрәнү җәмгыяте җитәкчесе Шамил Галимов.

- Съезд бик шәп узды. Без бирегә төбәкләрдәге татар проблемаларын хәл итәргә килдек. Регионнарда чыгып килүче массакүләм матбугат чараларына, мәктәпләргә квалификацияле кадрлар, акча җитмәвенә зарландык. Газеталар бастырып чыгару кыйммәткә төшә, Россия почтасы начар эшли, газеталар вакытында укучыларга барып җитми. Нәтиҗәдә, халык интернет сайтларыннан мәгълүмат табарга өйрәнә. Әйе, интернеттагы мәгълүмат кыры зур-зур адымнар белән каршыбызга килә, һәм без моңа әзер булырга тиешбез. Бу киңлекне газета редакцияләренә дә үзләштерергә кирәк. Ләкин, «Татарстан – Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов әйтүенчә, без соңгы татарга да газета бастырып китереп бирергә тиеш булачакбыз.

Гомумән, съезд бөек күтәрелештә узды, “Печән базары”ндагы очрашулар, кичке концерт шәп иде. Съездда чыгыш ясаучылар да безне дулкынландырган проблемалар турында сөйләделәр. Без татарлар каласыннан илһамланып, өметләр һәм ышанычларга төренеп кайтып барабыз. Бигрәк тә татар мәгарифен үстерүгә, милли матбугат чараларына ярдәм биреләчәге турындагы хәбәр канат куйды. Әлбәттә, бу бик тә яхшы булыр иде, — дип уртаклашты “Бердәмлек” өлкә татар газетасының баш мөхәррире Эльмира Варфоломеева.

YWZVHjjbLvz-55r74uY31QqWFNEOHRlwHSMIFiowppM1oQDRc1EcO7gWm-JzV_v8sioJkrYSxuKZ4gQfHT2ww_zG

Айгөл МИНАСТИНОВА.

Айгөл САФИНА тәрҗемәсе.

«Бердәмлек».

Просмотров: 532

Комментирование запрещено