Күптән түгел социаль челтәрдә утырган вакытта сыйныфташымның кызы белән аралашкан видеосын күреп алдым. Аның кызы белән минем кызым яшьтәшләр, икебез дә чиста татар авылыннан, татарча укып үстек, шуңа күрә кызыксынып карый башладым. Әтисе белән әнисе баладан сүзләр кабатлата:
– Красивое платье, кызым. Смотри! Принеси книжку.
Бер атналап кына карап бардым мин бу тамашаны, нишләп рус телендә аралашалар икән дигән сорау башымнан чыкмады. Озак уйлап тормадым, язып сорадым. Җавап та көттермәде: “Хатыным белән шулай килештек. Күргәнеңчә, татарча гына сөйләшеп үскәч, шәһәргә күчеп киткән вакытта безгә бик авыр булды: дуслар табарга, аралашырга, уйлаган фикерләрне дөрес итеп җиткерергә, ә иң мөһиме, татар акцентыннан оялырга мәҗбүр булдык. Шуңа күрә кызыбызның теле алдан ук рус телендә ачылса, яшәргә җиңелрәк булыр, дидек. Барыбер рус телле мохитта яшибез бит…”
Шундый авыр булды бу сүзләрне укырга! Әйе, сүз дә юк, һәр кешенең үз фикере булырга тиеш. Баланы русча сөйләшергә өйрәтәбез дигән булып, ата-ана үзе дә вата-җимерә русчага күчә. Хәлләреннән килсә, инглизчә дә сөйләшерләр иде, тик белмиләр. Туган телеңнән, татарлыгыңнан оялумы бу?! Ник алай? Татарларны элек-электән мәгърифәтле, булдыклы халык дип белгәннәр. Телебез дә матур һәм моңлы яңгырый.
Мин үзем кызым туу белән бары тик татар телендә генә аралашам. Самарага күчеп килгәнче ул бер рус сүзе дә белми иде. Балалар белән аралаша-аралаша, ярты ел эчендә рус теленә дә өйрәнде. Мин моны проблема дип санамадым да, балалар бакчасына киткәч, барыбер рус теле аңа кирәк булачак.
Туган теле турында сүз чыкса, кайберәүләр хөкүмәтне сүгәргә тотына. Татар теле дәресләрен киметтеләр, янәсе. “Атнага 1 — 2 тапкыр гына кергән татар теле дәресендә бала ничек татарчага өйрәнсен?!” — диючеләр дә бар. Туган телеңдә үзең гел сөйләшсәң, бала теле татарча ачыла. Шуны истә тотыгыз! Сабый беренче сүзләрен туган телендә әйтергә тиеш. Әти-әниең, әби-бабаң шушы телдә сөйләшә икән, димәк, балаңның теле дә — татар теле. Киләчәк буыннарга ана телебезне тапшырып калдырырга теләсәк, үзара гел үз телеңдә аралашырга тиешбез. Иң олы максатым — кызымны әдәби язма телгә дә өйрәтү.
Ерак барасы юк, саф татар авылларында да балалар бүген русча сөйләшеп үсә. Кайберләре татарча бөтенләй аңламый. Кайберәүләре татарча аңлыйм, тик җавапны татар телендә кайтара алмыйм, диләр. Ә үзләрен татар егетләре, татар кызлары дип саныйлар, югыйсә. Татарстанның “Татар радиосы” алып баручысы Айсылу Лерон да социаль челтәрдәге үз битендә шул хакта язып чыкты.
– Рус телен балага махсус өйрәтмәсәң дә, бик тиз отып ала. Яраткан мультиклары русча, урамда балалар рус телендә аралаша… Ә менә балаң туган телен белсен дисәң, тырышмыйча мөмкин түгел. Моның өчен нишлибез? Беренчедән, өйдә татарча сөйләшәбез. Балам, башкаларга карап, “мама” дисә, я ишетмәмешкә салышам, я “мин мама түгел, мин — әни” дим. Икенчедән, русча сөйләшеп маташкан балага кушылып рус теленә күчәргә кирәкми. Күп очракта әби-бабайларның, телләрен вата-җимерә, оныклары белән, “сынущик” дип, русча сөйләшергә маташканын күзәткәнем бар. Соң алар да русчага күчкәч, ничек татарча белсен инде ул бала?! Өченчедән, мөмкинлек булса, баланы татар бакчасына бирергә, ә киләчәктә татар мәктәбен сайларга кирәк.
Кемдер: “Татарча укыган бала югары уку йортына керә алмас, дип борчыла. Юкка хафаланалар! Мәгънәсез сәбәп кенә бу! Менә мин татар гимназиясендә белем алдым, мин дә, үзем белән укыган иптәшләрем дә югары белем алдык. Хәзер күбесе бик дәрәҗәле урыннарда эшлиләр. Туган телен белгән кеше беркайчан да югалмас. Аннары, игътибар итсәгез, туган телләрен яхшы белгән татар балалары рус телен дә камил дәрәҗәдә белә!
Балаларны үз телендә сөйләшергә өйрәтү, туган телебезне ярату, аңа карата ихтирам тәрбияләү бүгенге көндә дә иң мөһим мәсьәләләрнең берсе булып тора. Балалар авазларны дөрес әйтеп, җөмләләрне дөрес төзеп, үзләренең уй-фикерләрен ашыкмыйча сөйли белүләренә ирешү кирәк. Гаеплене читтән эзләгәнче, үзебезнең ялгышларыбызны төзәтергә ашыксак иде. Олыгайган көнегездә “папа”, “мама” буласы килмәс бит, “әти”, “әни” дигәнне ишетү татлырак булыр.
Язмамны бөек шәхесебез Ризаэтдин Фәхретдин сүзләре белән тәмамлыйсым килә: “Сабый чакта алган тәрбияне бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас”. Риясыз сабыйларыбызга дөрес тәрбия биреп, яхшы кешеләр итеп үстерә алсак иде.
Айгөл САФИНА.
«Бердәмлек».
Просмотров: 609