Кукмара районында танылган җырчы Ренат Ибраһимовның әнисе яшәгән йортка элмә такта куелды

37a6cd540e41dbf9be39452a2e1baca8Кукмара районының Туеш авылында күренекле шәхес, татар халкының горурлыгы булган, илебез күләмендә танылу алган җырчы, РСФСРның, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, Тукай премиясе лауреаты Ренат Ибраһимовның әнисе Асылбикә Билалова яшәгән. Шулай ук Ренат әфәнде үзе дә яшүсмер чагында җәйге ялларын үткәргән йортка истәлек мемориаль тактасы куелды.

Тантанада район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айгөл Әхмәтшина, бик күп мөхтәрәм кунаклар, Ренат Ибраһимовның тормыш иптәше Светлана ханым, җырчының якын дуслары, туганнары, танышлары катнашты һәм чыгыш ясады. Бу турыда «Хезмәт даны» сайтында хәбәр ителә.

Очрашу Туеш авылы егете, Халыкара «Татар моңы» бәйгесенең беренче лауреаты Руслан Хәсәнов башкаруындагы Туеш авылы турындагы җыр белән төгәлләнде.

tatar-inform.tatar

Просмотров: 551

Комментирование запрещено