Муфтий Татарстана вручил дипломы выпускникам “Мухаммадии” / Мөфти “Мөхәммәдия” мәдрәсәсенең читтән торып уку бүлеге шәкертләренә дипломнар тапшырды

DSC_0246В 20 день месяца мухаррам (18 августа), выпускники заочного отделения медресе “Мухаммадия”, успешно сдав экзамены и защитив дипломные работы, получили дипломы о среднем профессиональном религиозном образовании. Дипломы выпускникам, обучившимся в течение четырех лет, вручил муфтий Татарстана и директор медресе «Мухаммадия» Камиль хазрат Самигуллин. 

В этом году диплом получили 63 человека – 23 мужчин и 40 женщин – они освоили шариатские предметы и выразили готовность к религиозному служению. Мужчинам присвоена квалификация «имам-хатыйб и преподаватель основ ислама», а женщинам – «мугаллима». Устазы проводили новых готовых специалистов наставлениями и добрыми пожеланиями. 

Самым первым их поздравил муфтий Татарстана, директор медресе Камиль хазрат Самигуллин. Он призвал их не останавливаться на достигнутом, постигать знания в течении всей жизни, как и знаменитые исламские ученые, а также применять знания в жизни – совершать благие дела. «Приносите пользу Татарстану, нашему народу и исламу», — резюмировал муфтий. 

Шакирды приехали учиться из разных регионов России – из Самары, Свердловска, Челябинска, Саратова, Красноярска, Москвы, а также из районов и городов Татарстана. Все они в течение 4-х лет изучали исламские науки на татарском языке и стали специалистами, имамами, преподавателями, преподающими основы ислама на татарском языке в тех регионах, где они проживают. Учащиеся заочного отделения за время обучения сдали экзамены по 34 предметам, их обучали 8 наставников.

В целом, в 2021-2022 учебном году мусульманские учебные заведения Татарстана, включая все 8 медресе, РИИ, КИУ, БИА, окончили 809 шакирдов. Самое многочисленное количество выпускников у «Мухаммадии» – около 200 чел. РИИ окончили 155 студентов, КИУ – 107 студентов, медресе имени 1000-летия принятия ислама – 83 студента, Буинское медресе – 62 студента.

***

Мөхәррәм аеның 20нче көнендә (18нче августта), “Мөхәммәдия” мәдрәсәсенең читтән торып уку бүлеге шәкертләре, чыгарылыш имтиханнарын тапшырып һәм диплом эшләрен уңышлы яклап, урта һөнәри дини белем алу хакында дипломнар алды. Дүрт ел дәвамында уку йортында белем алган укучыларга дипломнарны Татарстан мөфтие һәм “Мөхәммәдия” мәдрәсәсенең җитәкчесе Камил хәзрәт Сәмигуллин тапшырды. Барлыгы 63 укучы – 23 ир-ат һәм 40 хатын-кыз шәригать фәннәрен үзләштереп, мөфти кулыннан таныклыклар алды һәм дини хезмәткә әзер булуларын белдерде. Ир-атларга имам-хатыйб һәм ислам нигезләре укытучысы, ә хатын-кызларга мөгаллимә квалификациясе бирелде. Яңа һөнәргә ия булган белгечләрне киләчәк хезмәт юлларында уңышлар теләп остазлары озатып калды. Тәбрикләү һәм нәсыйхәт сүзләрен беренчеләрдән булып мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин ирештерде. Ул бишектән алып ләхеткә кадәр гыйлем алуның мөһимлеге турында белдереп, алган белемнәрнең өммәт өчен файдалы булуын теләде. 

Шәкертләр Россиянең төрле төбәкләреннән, Татарстан район-шәһәрләреннән килеп укыды. Укучылар арасында Самара, Свердловск, Чиләбе, Саратов, Красноярск, Мәскәүдән килүчеләр бар иде. Алар һәммәсе дә татар телендә 4 ел дәвамында ислам фәннәрен үзләштерде һәм үзләре яшәгән өлкәләрдә татар телендә ислам нигезләрен җиткерүче әзерлекле белгечләр, имамнар, мөгаллимнәр булып җитеште. Читтән торып уку бүлеге шәкертләре уку дәверендә 34 фәннән имтихан тотты, аларга 8 остаз гыйлем бирде. 

“Мөхәммәдия” мәдрәсәсе – Россиядәге иң билгеле мәгариф учакларының берсе. Биредә төрле елларда Галиәсгар Камал, Фатих Әмирхан, Кәрим Тинчурин, Солтан Габәши, Мәҗит Гафури кебек татар зыялылары белем алган.

dumrt.ru

Просмотров: 541

Комментирование запрещено